поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
31.08.2015 Авыл

83 яшьлек картны бал кортлары чагып үтерә язган

Авылыбызның 83 яшьлек аксакалы Фәхертдин Садриевны кортлар чагып үтерә язган. Күңелсез хәбәрне ишеткәч, бабайның хәлен белергә бардым.

– Авыл башында урнашкан зираттан кайтып килә идем, кызым. Кыр уртасында ташландык утын өеме күрдем. Кышлыкка мунча ягарга беразын арба белән ташып булмасмы дип кызыксынып барган идем. Шунда яңагымны бер корт чагып алды. Мин аны кыргый корт дип уйладым, әллә ни игътибар да итмәдем үзенә. Сыдырып төшердем дә эшемне дәвам иттем. Ә бераздан кортлар сыра башлады, – ди Фәхертдин бабай.
 
Карт тизрәк болыннан олы юлга чыгарга ашыккан. Урам буйлап барганда да әкрен генә, ипләп кенә йөри иде Фәхертдин бабай, кая инде ул чабу! Бик ашыкса да, әллә ни тизләтә алмаган адымнарын.
 
– Башымда бары бер генә уй иде: ничек тә болында ятып калмаска, кешеләр йөри торган җиргә чыгарга! Аланда кеше биеклегендә үләннәр үсә, әгәр хәлдән таеп егылсам, мине берәү дә таба алмас дип курыктым, – дип искә төшерә бабай.
Юлга чыккач, хәлдән таеп егылган. Кәчтүме бе­лән капланырга тырышса да, кортлардан котыла алмаган: муенын да сырып алганнар, билен дә чакканнар. Узып китүче машиналар да бабайга игътибар итмәгән.
 
Чарасызлыктан, бәлки авылдашлары ишетер дип:
 
– Булышыгыз! Ярдәм итегез! Фәхертдин бабагыз бу! – дип тә кычкырып караган.
 
Юл өстендә яткан бабайны туган тиешле кешесе танып алган, ләкин үзенең дә кортларга аллергия булу сәбәпле, ярдәм итә алмаган.
 
Бабайны балалары өй­дә булу гына коткарып калган. Шофер өйгә кайтып әйтүгә, су, юрган алып, янына чабалар.
 
– Минем кымшанырга да хәлем юк иде инде, корт чагуын да, авыртуны да сизми башладым. Улымның: «Әти, курыкма, без монда!» – дигән сүзләре генә тынычландырды, – ди карт.
 
Азган кортлар тынычланмый әле, өйлә­ренә хәтле ияреп кайта. (Мин кунакка килгәндә дә бер‑икесе «безелдәп» йөри иде).
 
– Угын алганда, башта 200ләпне санадык, соңыннан буталып, санамый гына чүпләп бетердек. Корт чакмаган бер җире дә калмаган иде. Колагы гына да керпе тиресен хәтерләтте. Ук өстенә ук... Белмим, ничек исән калгандыр ул, табиблар да шаккатты, – ди олы кызы Фәймә.
 
Өйгә кайтып җиткәч, бабайга беренче ярдәмне авыл фельдшеры күрсәткән.
 
Авыл башында бабай­ның кортлар белән кө­рәшүен дә күрми калмаганнар, күргәннәр. Бер төркем кеше кычкыруын да ишетеп карап торган, ләкин берсе дә корт өеменә барырга кыймаган. Ник ярдәм сорап чакырмадыгыз, ник булышмадыгыз дигән сорауга да, гамьсез генә:
– Без бит аның Фәхертдин абый икәнен белмәдек! – дип кенә җавап бирделәр.
 
Тузынган кортлар 83 яшьлек карт белән генә чикләнмәгән. Авыл башында арканда торган малга да бәйләнгән. Мәгъ­сүм Сафиннарның бозаулары да чак кына үлемнән калган ул көнне.
Кортларның хуҗасын беркем дә белми, әлбәттә. Фәхертдин бабай да берәүгә дә үпкәле түгел.
 
– Кемнекеләр икәнен хәзер ничек ачыклыйсың инде, кортларның бит исемнәре юк. Исән калуыма Ходайга рәхмәтлемен, укымаган догам калмады, – ди ул.
 
*****
 
«Бер корт чагып та үләргә мөмкин»

Наилә Рәхмәтуллина, Казанның баш аллергологы:
 
– Кешене берьюлы 200‑250 корт чагу токсик реакция китереп чыгара. Бу очракта кеше бал корты агуыннан үләргә дә мөмкин. Корт чакканнан соң күптән яшеренеп яткан хроник авырулары да үзен сиздерә. Өлкән яшьтәге кешеләр, балалар бал кортлары чагуын авыр кичерә. Ә аллергиясе булган кеше бер корт чагуыннан да үләргә мөмкин. Кешенең аллергик булу ихтималы нәселдән килә. Бер гаиләдә берничә кешедә бал кортларына аллергия булуы мөмкин.
 
Аллергик реакция кешеләрдә ике төрле була. Беренчесе, нормаль күренеш: корт чаккан җир шешә, кызарып чыга. Организм шул рәвешле агу белән көрәшә. Икенче очракта инде шеш тагын да зуррак була, күб­рәк кызара, кан басымы күтәрелә, бөтен тән вак бетчәләр белән тула, бронхиаль астма башлана. Әгәр дә кешегә вакытында ярдәм күрсәтелмәсә, анфилактик шок булырга мөмкин. Корт чакканнан соң иң беренче чиратта угын алырга һәм чаккан урынга боз куярга һәм кичекмәстән табибка барыр­га кирәк. Аллергиясе булган кешеләр үзләре белән һәрвакыт кирәкле дарулар йөртергә тиеш.

Алисә САБИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 30.08.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»