|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.05.2009 Хатлар
БИТАРАФЛЫКЯзгы көннең матурлыгына сокланып бакчада шактый кайнаштым. Ниһаять, өйгә кереп телевизорны кабыздым да, диванга урнашып яңалыклар карый башладым. Тәрбиягә алган кечкенә малайны әнисе кыйнап үтергән... Көпә-көндез подъезд төбендә кеше үтереп киткәннәр. Беркем берни күрмәгән, берни ишетмәгән... Соңгы вакытта тормышыбызда җинаять артуына битарафлык та сәбәптер бәлки? Чаллыга баргач булган бер вакыйганы оныта алмыйм. Кибетләрдә йөреп, туганнарга кайтып барам. Кинәт янымнан озын буйлы яшүсмер йөгереп үтте. Аның артыннан кечерәк буйлысы йөгерә:
– Тетя, помогите, он отнял мои кроссовки!
Хәзер инде өчәү йөгерәбез. Үзем йөгерәм, үзем:
– Стой, отдай его кроссовки! – дип кычкырам.
Бик тырышсам да биек үкчәле туфлиләр белән озын буйлы үсмерне куеп җитеп булмый шул. Шулай да өметемне өзмим, йөгерәм, бәлки егет кисәге куркып, кроссовкаларны ташлап китәр дип өметләнәм.
Шулай куышып автобус тукталышына якынлаштык. Эчкә җылы керде: тукталышта кеше шактый, җинаятьчене бергәләп эләктерербез дип уйлыйм. Бөтен көчемне җыеп тизлекне арттырам һәм кулларымны болгап тукталыштагыларга кычкырам:
– Задержите его, задержите хулигана!
Ник бер кеше игътибар итсен, ник берсе баскан урыныннан селкенсен! Яшь җинаятьчегә шул гына кирәк тә: йөгереп барды да кузгалып бара торган автобуска сикереп менде.
Түзмим, татар икәнлекләре кыяфәтләренә чыккан ике хатынга мөрәҗәгать итәм:
– Кычкыра-кычкыра йөгергәнне күрдегез бит, нигә автобусны булса да тоткарламадыгыз. Бу баланың кроссовкаларын талап алган бит ул, – дим һәм ...егылып китәрлек җавап ишетәм:
– Синекен алмаганнар бит. Күп чабулап йөрсәң түбәңә дә биреп китәрләр!
Үзем дә елардай булып кроссовкасыз калган балага карыйм. Сабыйның яшьле күзләрендә әрнү, гаҗизлек. Еллар үтәр, бу малай үсеп егет булыр, бүгенге кайгысын онытыр, тик үзеннән көчсезләр ярдәм өмет итеп ялварулы күзләрен аңа төбәсәләр нишләр икән ул – әйтүе кыен.
Әминә ВӘҖЕТДИНОВА,Актаныш, Такталачык |
Иң күп укылган
|