|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.05.2009 Хатлар
УКУЧЫ КЕМГӘ КИРӘК?3 баламның икесе мәктәпне моннан 10-12 ел элек тәмамладылар. Ул чакларда ата-аналар, укытучылар, укучылар белән берлектә үткәрелгән чараларны әле дә еш сагынып искә алам. Бер гаилә кебек күңелле яшәдек, балаларның ничек укуы, һәр хәрәкәт белән хәбәрдар булып тордык. Ата-аналарның җыелышка килмәү очрагы да бик сирәк, сәбәп белән генә була иде.
Үзгәртеп кору җилләре барысын да үзгәртеп бара, ахрысы, хәтта ата-аналарның балаларына, мәктәпкә булган мөнәсәбәтен дә. Шулай дими ни дисең. 8 нче сыйныфта укучы кызымның сыйныф җыелышына барган саен аптырап кайтам. Ел дәвамында нибары 4-5 ата-ана катнашты анда. Ә соңгысында бөтенләй ике кеше генә булдык. Адәм көлкесе! Сыйныф җитәкчесе: “Ата-аналарның җыелышка йөрмәвенә күнектек инде”, – дип сүз башлады. Шулай да, 3 егет, җыелыш барышында кереп, әниләренең килү-килмәве белән кызыксынып чыгып киттеләр. Димәк, балалар әле моңа бөтенләй битараф түгел, күрәсең, алар да борчыла. Бу күренеш инде гадәтигә әйләнгән, гаҗәп хәл саналмый хәзер. Югыйсә вакыты да кичке сәгать 6 га куела, эштән соң килеп өлгерергә була. Ә сыйныф журналына күз салгач, кайбер ата-ананың эчендә җаны бар микән дип уйлап куясың. Ничек инде балаң укыган мәктәпкә, ялгышып кына булса да, елга бер тапкыр сугылып чыкмассың! Үзеннән-үзе бүгенге укучы кемгә кирәк соң дигән бик тә урынлы сорау туа. Ата-анасы елга бер тапкыр да килеп күренмәгән баланы укытучылар ничек күңеле үсеп укытырга тиеш икән? Ә бит мәктәптән күпне таләп итәбез. Кайберәүләр: “Баланы “школ” тәрбияләргә тиеш, укытучылар нәрсә карый?” – дип кырт кисеп сөйләшергә ярата. Мәктәп белән ата-ана арасындагы чылбыр өзеклеге нәрсәгә китергәнлеге хакында сүз куертып торасы юк. Еш кына тәртип бозучылар, җинаятькә юлыгучылар каян килеп чыга микән дип баш ватабыз. Әллә ни ерак китеп уйларга кирәкмидер. Бәхеткә, сыйныфыбыз артык активлыгы белән дан тотса да, әлегә андый яман хәлләр күзәтелми. Әмма алдагы тормышка бүгеннән гарантия дә биреп булмый.
Ә җыелышка йөрмәгән ата-ананы “2”ле куеп куркытып та, баласы белән кызыксынырга мәҗбүр итеп тә булмый. Әлегә мәгариф системасында андый кагыйдәләр каралмаган. Шулай да, йөгәнне бөтенләй үк кулдан ычкындырмас өчен ата-аналарның мәктәпкә, балаларына ваемсызлыгына битараф калмаска иде. Бер гаиләдәй булып яшәүгә ни җитә!
Айгөл НУРИЕВА |
Иң күп укылган
|