|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.04.2008 Спорт
ХОККЕЙ ТРАДИЦИЯСЕ ДӘВАМ ИТӘӘле Советлар Союзы вакытында ук хоккей буенча СССР – Канада очрашуы гади уен гына түгел, ә тулы бер тамашага әйләнә иде. Урамда 21нче гасыр, әмма бу ике көндәш арасында шау-шу һаман тәмамланмый. Менә “Татнефть-арена”га килгән тамашачыларга да Россия – Канада көрәшен карау бәхете эләкте. Дөнья беренчелеге 18 яшькәчә яшүсмерләр арасында булуына карамастан, бозның һәр почмагында диярлек көрәш, сугыш һәм мавыктыргыч уен күзәтергә була иде. Әйтерсең лә, бозда яшь егетләр түгел, ә тәҗрибәле Харламов, Майоров һәм Третьяклар җыелган. Уенда тамашачы буларак катнашкан “Ак барс”ның баш тренеры Зиннәтулла Биләлетдинов көндәшләр күкрәгендә өрәңге яфрагын күреп, нәкъ менә үзе уйнаган чорны искә төшергәндер, мөгаен. Кискен көрәштә узган ике период җиңүчене билгели алмый. Беренчесендә алка кертүче булмый, икенчесендә исәп – 2:2 тәмамланды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге очрашуда тигез составта уйнаган минутлар булмады диярлек, һәр бәрелешү штраф минутлары белән үрелеп барды. Нәтиҗәдә, Россия җыелмасы егетләрчә характерын соңгы минутларда күрсәтә. Иң элек алканы Грачев, соңыннан Кулемин кертеп, безнең җыелма коллективка җиңү китерә алды. Хәзер Александр Бирюков шәкертләре Дания җыелмасы белән очрашканнан соң, чирекфинал уеннарына әзерләнә башлаячак.
Алмаз ГАФИЯТОВ |
Иң күп укылган
|