|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.05.2009 Җәмгыять
ЧАРЛАГЫННАН БАЙ КӨЛӘ...10 майда Иркутски өлкәсе губернаторы Игорь Есиповский һава һәлакәтендә вафат булды. Түрә һәм тагын өч кеше утырган вертолет өлкәнең тыюлык зонасында тайгага егылып төшкән. Рәсми мәгълүмат буенча, губернатор эшлекле сәяхәт вакытында фаҗигагә юлыккан. Ләкин бу хәбәрне ишетүгә үк шикләнүчеләр дә табылды – ял көнне, төн уртасында губернатор тыюлыкта нинди эшлекле сәфәр уздырсын? Бу атнада фаҗиганең кайбер нечкәлекләре билгеле булды. Вертолет калдыклары арасында ау мылтыгы, ә һәлакәт булган җирдән ерак түгел атылган аю түше табылган. Һәлакәткә, башта әйтелгәнчә, һава шартлары начар булу түгел, ә атылган аюны вертолетка күтәрергә маташканда винтның агачка тиюе сәбәпче булган.
Шушындый мәгълүматлар пәйда булуга карамастан, түрәләр үз линиясеннән тайпылмый. Губернатор ауга йөрмәгән, ә эшлекле сәфәрдә булган! Төнге сәгать уникедә дә ул эштә булган!
Миңа калса, түрәнең ауда булуы хакында ачыктан-ачык әйтсәләр, яхшырак булыр иде. Халык аны аңлар иде. Бу бит чын безнеңчә, чын урысча. Төн уртасында башбаштакланып аю атып йөргәндә һәлакәткә юлыккан хуҗаны хәтта хөрмәт белән искә алырлар иде әле – менә егет курыкмый, үзен чын ирләрчә тоткан! Әллә нинди ялганнар уйлап чыгарып, халыкның ачуын гына китерәләр. Ауга барганнар, салганнар, шунда фаҗига булган – бу бит бик гади һәм аңлаешлы. Һәркем белән булырга мөмкин вакыйга. Кара халык ярык бозда шыртлака тотканда фаҗигагә очраса, түрә халкы кара төндә вертолетта яна. Тыюлыкка экологлардан башкаларга керү тыелуга карамастан, кара халык анда учак ягарга мөмкин, ә түрәләр вертолеттан аю ата. Кем ничек булдыра инде!
Быел түрәләр, вертолет һәм ауга бәйле икенче вакыйга инде бу. Әле гыйнварда гына Русия Президентының Дәүләт Думасындагы вәкиле Косопкин һәм башка ваграк түрәләр утырган вертолет Алтай республикасында тауга бәрелеп, егылып төшкән иде. 9 гыйнварда юкка чыккан түрәләрне өч көн эзләделәр. Әкәмәт ил Русия – илдә Президент кадәр Президентның вәкилен таба алмыйлар! Очраклы рәвештә фаҗигадән исән калган очучыларның берсе 40 чакрым ара үтеп, үзе кешеләрне тапмаса, тагын күпме эзләрләр иде. Коточкыч зур территориядә кеше яшәми, ул җирләрне беркем контрольдә тотмый дигән сүз. Русиядә ни булмас дисең, очсыз-кырыйсыз бит ул... Әле шул илгә һаман җир җитми, һаман ике аршын өчен үз солдатларын утка тыгарга әзер.
Косопкин командасының ни сәбәпле фаҗигагә юлыкканын артык яшереп маташмыйлар да. Болары да “эшлекле сәфәрдә” булган – Русиянең Кызыл Китабына кертелгән, безнең илдә җәмгысы 300 тирәсе генә калып барган кыр кәҗәләре – архарларны атканнар. Кайбер газеталар язуынча, браконьерлар кәҗәләрне ату өчен хәтта пулемет кулланганнар. Болар инде өчләтә браконьерлар – бердән, ау тыелган кыр кәҗәләрен атканнар, икенчедән, ау өчен вертолет кулланганнар, өченчедән, мылтык кына җитмәгән... Бу факт буенча җинаять эше кузгатсалар да, исән калганнар ауда катнашмаган, гаеплеләр үле, димәк, гаепләрлек кеше дә юк дигән нәтиҗәгә килү белән чикләнерләр, мөгаен.
Русиядәге законнарның кырыслыгы аларны үтәү мәҗбүри булмау исәбенә компенсацияләнә. Байлар шөгыле ауга бәйле вакыйгалар әледән-әле бездә дә булып тора. “Буран”да капланган район башлыкларын саный башласаң да, бармак җитеп бетмәс. Фаҗигагә юлыкканнары да бар...
Моннан җиде-сигез еллар элек Арча районы башлыгы урынбасарының “Буран”да кабан атып йөрү факты буенча җинаять эше кузгатырга маташып караганнар иде. Шул хакта сорагач, урынбасар (хәзер вафат инде), гөнаһсыз күзләре белән миңа карап, ауда булмаганлыгын, басуларның торышын карап йөрүен сөйләгән иде. Икътисадка җавап бирүче урынбасар февраль кичендә, булачак уңыш хакында кайгыртып, басу карап йөргән. Ничек ышанмыйсың инде шуңа?
Тагын бер район – Минзәләнең элеккеге башлыгы аудан поши тотып алып кайтып, тәҗрибә оештырып маташкан иде. Ат, сыер белән кушылдырып, яңа токымлы мал чыгара, имеш. Бичара поши гына “генетик главаның” кызык күрергә теләгәнен аңламыйча, әллә ничә сыер белән атны имгәткәнен сөйләделәр. Әле өстәвенә башлык поши җигеп урамга чыга иде. Бичара пошины район башлыгының алышынуы гына тоткынлыктан коткарды.
Хәер, халык шул аудагы аю ролендә. Тукай язганча: “...кар арасыннан карый да ай көлә, Мин фәкыйрь михнәттә – гүя чарлагыннан бай көлә!”
Ә түрәләр – өстә, кулларында пүләмүт, үзләренең чиксез хакимиятен тоеп җилләнеп очып йөри. “Шалт, Мөхәммәтҗан!” дигән кебек, кайберәүләре аю атам дип агачка бәрелеп кадала.
Аюлар кызганыч...
Рәмис ЛАТЫЙПОВ |
Иң күп укылган
|