поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
25.05.2009 Җәмгыять

МИНИСТРЛАР КҮПМЕГӘ БАЕГАН?

Россия җитәкчеләре һәм Татарстан башлыгыннан соң, республика түрәләренең дә узган елгы керемнәре турында мәгълүмат пәйда булды. Дәүләт Советы һәм Министрлар Кабинеты җитәкчеләре арасында былтыр иң зур керемгә Премьер-министрның беренче урынбасары Равил Моратов ия булган. Ул 16 миллион 318 мең сум акча эшләгән. Дөрес, әлеге сумманың 11 миллион 740 меңе кыйммәтле кәгазьләрдән алынган керем. Ә иң аз акча алучы – мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйлметдинов. Ул былтыр 961 мең күләмендә керемгә ия булган. Исемлек ахырындагыларның барысы да әле күптән түгел генә министрлык җитәкчесе итеп билгеләнгән кешеләр.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин былтыр 4 миллион 178 мең сум акча эшләгән. Парламент спикеры 2 мең 123 кв.метрлык җир кишәрлеге, 255 һәм 180,8 кв.метрлык ике йорт, фатирның өчтән бер өлеше (173,6 кв.метр) һәм транспорт кую урынының өчтән бер өлешенә (13 кв.метр) ия икән. Татарстан Президенты Аппараты башлыгы Юрий Камалтынов узган ел 3 миллион 642 мең сум күләмендә керем алган. Аның милкендә 1500 кв.метрлык җир кишәрлеге һәм фатирның яртысы (140 кв.метр) исәпләнә.

 

Республика Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов узган ел 6 миллион 643 мең сум акча эшләгән. Хөкүмәт җитәкчесенең милкендә 1776 һәм 1249 кв.метрлык ике җир кишәрлеге, мәйданы 585,9 кв.метр булган йорт, 110,7 кв.метрлы кунак йорты һәм фатирның өчтән бер өлеше (279,7 кв.метр) исәпләнә. Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров узган ел 3 миллион 242 мең сум акча эшләгән. Шамил Хәмит улының милкендә 1200 метр мәйданда җир кишәрлеге, 157,1 кв.метрлы фатир, гараж исәпләнә.

 

Премьер-министрның беренче урынбасары Равил Моратов узган ел 16 миллион 318 мең сум акча эшләгән. Моннан тыш аның 10 мең 504 кв.метр мәйданда җир кишәрлеге, 1138,9 кв.метрлы йорты, 292 кв.метрлы бакча йорты бар икән. Тагын бер беренче вице-премьер Борис Павлов былтыр 3 миллион 635 мең сум акча эшләгән. Аның милкендә 900 һәм 2000 кв.метр мәйданда ике җир кишәрлеге, 220,6 кв.метрлы фатир һәм гараж исәпләнә. Вице-премьер – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов узган ел 5 миллион 107 мең сум күләмендә керем алган. Дөрес, бу сумманың 2 миллион 274 меңе кыйммәтле кәгазьләрдән кергән. Марат Готыф улының милкендә 1500 кв.метр мәйданда җир кишәрлеге, йортның биштән бер өлеше (596,5 кв.метр) исәпләнә. Вице-премьер – мәдәният министры Зилә Вәлиева былтыр 2 миллион 738 мең сум керем алган. Зилә Рәхимҗан кызының 110,3 һәм 110,5 кв.метр мәйданда ике фатиры һәм гаражы бар икән.

 

Министрлар арасында иң зур керем алган кеше – Марат Хөснуллин. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының байлыгы узган ел 7 миллион 757 мең сумга арткан. Әлеге сумманың 4 миллион 910 меңен Марат Шакирҗан улы күчемсез милек сатудан алган. Керем күләме ягыннан чагыштырсак, Хөснуллиннан соң исемлектә Равил Зарипов белән Марат Сафиуллин килә. Узган ел сәнәгать һәм сәүдә министры 6 миллион 964 мең, икътисад министры исә 6 миллион 191 мең сум акча эшләгән. Иң зур керемле түрәләр арасында алга таба Радик Гайзатуллин (финанс министры – 5 миллион 748 мең), Азат Хамаев (җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министры – 4 миллион 160 мең), Мидхәт Корманов (юстиция министры – 3 миллион 743 мең), Әсгат Сәфәров (эчке эшләр министры – 2 миллион 889 мең), Айрат Фәррахов (сәламәтлек саклау министры – 2 миллион 695 мең), Әгъләм Садретдинов (экология һәм табигый байлыклар министры – 2 миллион 511 мең), Рафис Хәбибуллин (гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры – 2 миллион 446 мең), Марат Бариев (яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры – 2 миллион 397 мең), Фәрит Фазылҗанов (мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры – 2 миллион 295 мең), Айрат Шәфигуллин (хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры – 2 миллион 187 мең), Валерий Власов (урман хуҗалыгы министры – 1 миллион 365 мең), Геннадий Емельянов (транспорт һәм юл хуҗалыгы министры – 1 миллион 172 мең) һәм Альберт Гыйлметдиновны (фән һәм мәгариф министры – 961 мең) телгә алырга мөмкин. Әйтергә кирәк, соңгы өчесенең министрлык җитәкчеләре итеп әле күптән түгел генә билгеләнүе игътибарны җәлеп итә.

 

P.S. Сүз уңаеннан, илдә яшәүчеләрнең 70 проценты түрәләр китергән мәгълүматларга ышанмавын белдергән. Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү буенча Бөтенроссия үзәге (ВЦИОМ) уздырган сораштыруда әнә шул ачыкланган. Илнең 42 төбәгендә 1400 кеше катнашында уздырылган бу чарада җавап бирүчеләрнең 53 проценты мондый декларацияләр хакында гомумән белми булып чыккан.

 


---
Ватаным Татарстан
№ --- | 22.05.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»