поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
12.08.2015 Мәгариф

Көзен имтихан бирәбез

Быел рус теле һәм математикадан бердәм дәүләт имтиханнарында “2ле” алган укучылар аны көзен кабат тапшыра алачак. Моңа кадәр әлеге мөмкинлек бары тугызынчы сыйныф укучыларына гына бирелә иде.
Бу имтиханнар 26 се­н­тябрьдә – математика (база һәм профиль өлеше); 29 сентябрьдә – рус теле, 9 октябрьдә математика, рус теле фәннәре буенча үтәчәк. Анда шулай ук узган еллардагы имтихан нәти­җәләрен яхшыртырга те­ләү­челәр дә катнашырга мөмкин.

Быел республикада 11 нче сыйныфны тәмамлаган 138 укучы (узган ел – 151) мәк­тәптән белешмә белән генә чыкты. Тугызынчы сыйныфта математикадан чик баллны үтә алмаучылар – 750, ә рус теленнән 394 кеше иде.

– БДИны кабат көз көне бирдерүне хуплыйм. Кайбер балалар имтиханнарда каушап кала. Моннан бер­ничә ел элек яхшы бил­геләргә ге­нә укыган егетебез сынауны бирә алмады. Икенче елны ул имтиханнан 70 балл туп­лап, вузга укырга керде, – ди Арча районы мәгариф бүлеге башлыгы Зөлфәт Дәүләт­баев.

Арчада укучыларның барысы да аттестат алу бә­хетенә ирешкән. Былтыр исә 5 бала бу бәхеттән мәхрүм калган. Районда рус теле һәм әдәбияты, география, тарих имтиханнары нә­тиҗәләре республика күр­сәт­кечләрен­нән югарырак. Ә менә математика, җәмгыять белемен­нән баллар түбән­рәк. Имтиханнарга Казандагы белем сыйфатына бәя бирү үзәге булдырган “Икеле”­сез БДИ”, “БДИны – “5ле”­гә” программалары буенча әзер­лән­гәннәр. Үзләрендәге иң көч­ле укытучыларны җәлеп иткәннәр. Атна саен сынау имтиханнары үткәр­гән­нәр. Хәтта ял көннәрендә дә укучылар бары имтихан турында гына уйлаган.

Мамадыш районының мәгариф бүлеге башлыгы Ришат Сәмигуллин әйтүен­чә, быел мәктәпне тәмам­лаган 281 укучының барысы да аттестат алган. Узган ел исә өч бала белемен бөтенләй күрсәтә алмаган. “Сәләтле, белемне авыр үзләштерүче балалар белән аерым эш­ләргә туры килде. Йомшаг­рак дигәннәре 4 процент чамасы иде”, – ди ул.
Буадагы сәләтле бала­лар­ның имтихан нәтиҗә­ләре нинди икән? “БДИны 20 баланың барысы да уңышлы тапшырды. Сынауларга бик яхшылап әзер­ләнделәр. Әм­ма укучыларны әле психологик яктан бигүк әзер дип әйтеп булмый. Киеренкелек бар. Медальгә лаек булучылар да шактый“, – ди лицей директоры Илнар Абзалов.

Әгерҗедә исә ике укучы аттестатсыз калган. Ә тугызынчыда тугыз укучы имтиханнарны бирә алмаган. Әлмәттә дә хәлләр күңелсез. Дөрес, аларда балалар саны да күп. Узган ел имтиханнар яхшы гына узган. Быел исә 38 укучы өчен кызарырга туры килгән. БДИда исә 1100 укучы сыналган. 9 нчы сыйныф укучылары арасында имтихан баллары начар булганнар тагын да күбрәк. Район җитәкчелеге бу хәлне укы­туның системалы булмавынннан күрә. “Минемчә, имтихан бирем­нәре авыр булгандыр. Җәй көне дә мәктәпләрдә имтиханнарга әзерлек тукталмый. Имтиханнан начар билге алучылар аны көз көне би­рергә әзерләнә”, – ди Әлмәт районы мәгариф ида­рәсен­дәге имтиханнар бү­леге белгече Оксана Хә­лимова.


Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ 117 | 12.08.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»