поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
10.08.2015 Интернет

Социаль челтәрләрдә утыручылар белән ничек көрәшәләр?

Россия ширкәтләрендә язылган һәм язылмаган кагыйдәләр җитәрлек. Бүгенге көндә шуларның иң әһәмиятлесе – социаль челтәрләрдә утыруга караганнары. Күн кенә компанияләрдә социаль челтәрләрдә утырганда нәрсә эшләргә яраган-ярамаганлыгын искәртә торган кагыйдәләр бар.

Хезмәткәрләрнең интернеттагы чамадан тыш активлыгын тыюның нинди ысуллары бар? Super.job тикшеренүләр порталы шуны ачыклаган.

Эш белән тәэмин итүчеләрнең 51 проценты социаль челтәрләр белән артык мавыгучыларга каршы көрәшә. Ширкәтләрнең 29 проценты эш компьютерларынан социаль челтәрләргә керүне тыя (“блокировка” куя).

Ләкин моңа да карамастан, эшчеләр бу тыюларны чикләп уза. Эш компьютерыннан кереп булмаса да, хезмәткәрләр телефон яки анонимайзер аша утыра. Россиянең һәр дүртенче ширкәте социаль челтәрләрдә коммерция серен саклауны, конфиденциаль мәгълүматны читкә чыгармауны үтенә. Эш бирүчеләрнең 18 проценты үз персоналының мораль-әхлак ягын да кайгырта: хезмәткәрләрнең язган фикерләренең дөрес язылышын, цензурага сыймаган сүзләрнең, ялангач төшкән фотоларның булу-булмавын тикшерә. Эш белән тәэмин итүчеләрнең 16 проценты оешма турында тискәре комментарийлар язуны тыя. Ә кайбер оешмалар хәтта үзләре турында уңай фикер язуны да чикли икән.

Хәер, социаль челтәрләрдәге чамадан тыш активлык кайвакыт аяныч нәтиҗәләргә дә китерергә мөмкин. Әйткән сүз – аткан ук, дип халык белми әйтми. Башкалар белән чагыштырганда, интернеттагы активлыклары аркасында шелтәләрне күбрәк 24 яшькә кадәрле ир-атлар ала икән.

Кече эшмәкәрлек белән чагыштырганда, эре бизнеста социаль челтәрләргә керүне ешрак тыялар. Сораштыру күрсәткәнчә, беренчеләре исә нигездә бу өлкәдә нинди дә булса кагыйдәләр кертми.


---
Интертат.ру
№ --- | 09.08.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»