|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.08.2015 Язмыш
Язмыш мине ничек кенә сынамадыЯзмыш мине ничек кенә сынамады. Бөтен хәсрәт кечкенә вакытта егылганнан башланды. Шуклыгым малайларныкыннан ким түгел иде шул минем. Бер көтү бала-чага тау башыннан чана шуганда, мин, агачка килеп төртелеп, умыртка сөягемне имгәттем. Миңа хәзер 67 яшь. Алты яшемнән шушы вакытка кадәр ниләр генә күрмәдем. Әмма язмышыма шөкер итеп, һәр туган таңга сөенеп, шатланып яшим. Баштарак егылганның бернинди начар ягын күрмәсәм дә, тора-бара үземдә тайпылышлар сизә башладым. Мәктәпне тәмамлап, укырга китәргә җыенып йөргән чак иде. Хәлем начараеп китеп, аңымны җуйганмын. Уянып киткәндә, сентябрь ае иде инде. Өч ае буе аңсыз ятканмын икән. Шул көннән соң, тормышка башкача карый башладым. Табиблар: “Аяксыз каласың”, – диделәр. Бу хакта яратып йөргән кешемә дә әйттем. Тик ул аңа карап араны өзмәде. Нинди генә авыр хәлдә калсам да, гел янәшәмдә булды. Әти белән әнием мине кая гына алып барып карамадылар. Иң яхшы табиблар да, өшкерә торган әбиләр дә – берсе дә калмады. Тик нәтиҗәсе булмады, мин инвалид калдым. Минем кебекләр бик күп. Ә миңа тормыштагы бәхетем китек ягымны түгәрәк итәргә булышты. Наилнең ярдәме, үҗәтлеге белән матурлыкны күрергә өйрәндем. Тормыштагы күңелсезлекләрне генә уйлап утырсаң, үзеннән-үзе эшләрең уңмый башлый. Беренче елларда миңа да авыр иде. Тик янәшәмдәге кешеләрнең терәк булуы көч бирде. Кызганган кешеләрне яратмыйм. Булганга шөкер итеп яшим. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укыйм. Кызымның да, улымның да – үз гаиләләре. Оныкларым, янымда бөтерелеп, тормышымны ямьле итә. Шуларга сөенеп, шатланып яшим. Минем кебек кешеләргә бер генә теләгем бар – беркайчан да күңелегезне төшермәгез, алга таба яшәргә көч табып, тормышның кадерен белеп яшәгез.
Рәмилә МОСТАФИНА |
Иң күп укылган
|