поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
07.08.2015 Авыл

Түбән Новгородта «Инглиз»ләр токым биргән

Узган елда Т.Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы Каргада уңышлы гына эшләп килгән “Яфәс” фермерчылык хуҗалыгының эшчәнлеге, дөресрәге, КФХ үрчетә башлаган Герефорд ит токымлы туарлар белән танышып кайткан идек. Быел алар токым биргәннәр.

Бу турыда безгә Кызыл Октябрь районы авыл хуҗалыгы идарәсенең баш зоотехнигы Рафек Аймалетдинов шалтыратып әйтте һәм бозауларны карап кайтырга тәкъдим итте.

Узган елда Т.Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы Каргада уңышлы гына эшләп килгән “Яфәс” фермерчылык хуҗалыгы Герефорд ит токымлы туарларын үрчетә башлады. Быел алар токым биргәннәр. Бу турыда безгә Кызыл Октябрь районы авыл хуҗалыгы идарәсенең баш зоотехнигы Рафек Аймалетдинов (фотода) шалтыратып әйтте һәм бозауларны карап кайтырга тәкъдим итте.

Узган елда хуҗалык җитәкчесе Яфәс Абдуллин дүрт дистәдән артык тана һәм токымлы үгез сатып алган иде. Гомумән, туарлар санын ике йөз башка җиткерергә ниятләнә фермер. Терлек каралтылары да, бүтән уңайлыклар да, җитештергән про¬дукцияне реализацияләү юллары да күптән булдырылган инде. Менә көтелгән беренче токым да бар.

Герефордлар быел да Печә хуҗалыгының җәйге лагеренда урнашкан. Узган елдагыча көтүлек “электрон көтүче” белән чолгап алынган. Без килүгә, терлекләр рәхәт кенә болын буйлап ашап йөри иделәр. Хәер, безнең төбәктә болыннар киң, азык күп. Англиядә барлыкка килгән бу туарлар салкын һава торышына бик чыдамлы, кышларын алар ачык кардада да яши ала икән, азыкка да таләпчән түгелләр.

- Күрәсезме, нинди матур бозаулар. Апрель аеннан башлап, 30 башка артты инде көтү. Карагыз, бу туарларның холкы тыныч, кая куасың, шунда баралар, - диде Рафек әфәнде герефордлар янына барып. - Суыкка чыдамлы “инглиз”ләр бозауларын кыргый хайваннарча үз яннарында үстерәләр, гади сы¬ерныкылар кебек аерым асрарга кирәкми. “Яфәс”некеләр дә кардада, ачык һавада бозаулады¬лар. Аллага шөкер, һәрберсе сау-исән һәм бу токымга хас булган үзенчәлеклеләре - тиз симерәләр (күз генә тимәсен иде). Тәүлеккә, болын үләме белән генә туклансалар да, килограммнан артык артым бирәләр. Яшь герефордларга, әлбәттә, үлән генә ашатылмый. Бай рацион белән төрле кушылмалар да, витаминнар да бирәләр. Сусыл азыкны да, фуражга игенне дә КФХ үз җирләрендә үстерә. Барлык аграр технологияләрне кулланып җитештергән уңыш, гадәттәгечә, мул була. Димәк, туарга ашатырга да, сатарга да кала. Октябрь ахы¬рына ярты тоннага кадәр үсәргә тиешләр бу бозаулар, - дип сөйләде районның баш зоотехнигы.

Яфәс Хәсән улының бу тәвәккәл адымы башкаларга да үрнәк булсын иде, дигән теләктә калган идек һәм шулай булды да. Рафек әфәнде сүзләре буенча, районда тагы да берничә фермер ит токымлы терлек белән кызыксына, ә “Кызыл яр” хуҗалыгы җитәкчесе Марат Саберов бу өлкәдә беренче адым да ясаган инде.


Ринат СӨННӘТОВ
Туган як
№ --- | 07.08.2015
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»