|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.08.2015 Мәдәният
Илсаф кызын кияүгә бирде (ФОТО)31 июль көнне җырчы Илсаф кызы Энҗене кияүгә бирде. Туйны Казанда гөрләтеп уздырганнар. Мәҗлескә 130 кунак чакырылган, алар арасында Илсафның җырчы дуслары да булган. - Артистлардан Алсу Әбелханова, Раяз Фасыйхов, Ришат Фазлыйәхмәтов, Илнар Сәйфиев, Рәсим Низамов килде. Аларга аеруча рәхмәтләремне җиткерәм. Барлык кунаклар да канәгать калды. Туй югары дәрәҗәдә узды дип уйлыйм, - дип сөйләде Илсаф Intertat.ru хәбәрчесенә. Яшьләргә бүләк итеп ике яктан 100әр мең сум акча салганнар. Кияү - Руслан исемле, Казан егете, һөнәре буенча төзүче. Энҗегә - 24 яшь, ул ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында эшли, белеме буенча икътисадчы. "Кызымның җырчы булуын теләмәс идем, чөнки хатын-кыз өчен бу авыр хезмәт", - диде Илсаф. Яшь пар исә Казанда үз фатирларында яшәячәк.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|