поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 18 Май
  • Энҗе Мөэминова (1924–2009) - балалар язучысы
  • Фаил Шәфигуллин (1939-1982) - шагыйрь
  • Хәким Гыйләҗев - журналист
  • Алинә Заһитова - фигуралы шуучы
  • Артем Здунов - дәүләт эшлеклесе
  • Камилә Гафурҗанова - рапирачы
  • Ольга Павлова - дәүләт эшлеклесе
  • Динар Хөснетдинов - актер
  • Зилә Яз - журналист
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
16.04.2008 Юмор

МИН НИЧЕК ТЕЛГӘ КЕРДЕМ?

Шулай бервакыт авылга кайттым. Үзебезгә. Студент вакыт. Ялга. Өйгә килеп керүем булды, абый бе­лән җизни: “О-о! Менә Алмаз да кайтты, хәзер мунча керәбез!” – диделәр. Беләм инде мин аларның ничек кергәннәрен. Башка – бүрек, кулга бияләй киеп, ике­шәр себерке болгап чабыналар. Минем дә сынатасым килми. Сыкранып кына кереп киттем болар артыннан.

Сиздермим, чыдарга кирәк. Менә ләүкәгә абый ме­неп китте. Ташка бер-ике чүмеч су сипкәннән соң, мин идәннән бусагага таба шуыштым. Ухыра-ухыра чабы­на, малай, абый. Чабына-чабына да тагын су чажыл­дата ташка. Идәндә ятып колак пешә. Әйе, мәйтәм, абый таза! Әле бит җизни менмәгән!.. Нишләргә? Ме­нә абый ләүкәдән төште дә, өстенә бер чиләк су коеп, өйалдына чыгып китте. Мен өйдә, җизни! Абыйның чабынуы чүп кенә икән. Менә, ичмасам, җизни чабы­на! Ике себеркене ташка куйды да, бүрек-бияләйләрне киеп өстенә су бөрки башлады. Син нишлисең дип сорагыз! Мин идән ярыгына кереп китәрдәй булдым, аннан салкынча һава килгән кебек. Шуны исним. Кул­лар белән колакны капладым – пешә. Җизни үзе ча­бына, үзе су сибә, үзе су сибә, үзе чабына. Әллә юри кылана инде. Алай дисәң, бу хәтле кызуга кыланып булмый ул. Бер биш минутлап ухырганнан соң, җиз­ни, себеркеләрен миңа ташлап: “Мә, чабын!” – диде дә абый янына чыгып ятты. Нишләргә? Чабыну тү­гел, торып та булмый. Тегеләр сөйләшә: янәсе, мин нишләрмен икән? Сынатырга ярамый. Яткан килеш кенә чүмечне үрелеп алдым да идәндәге чиләктән ташка су бөркеп җибәрдем. Тавышы әйбәт чыкты, эссе дә галәмәт. Кул пешә. Себеркеләрне алдым да стена бе­лән мичне төяргә тотындым. Үзем анда-монда “эх!” дип куям. Тагын су сибәм, тагын стена тукмыйм. Бай­так шулай кылангач, тегеләр янына чыгып егылдым. Куа чыккан кызу күт битләрен пешереп алды. Абый: “Молодец, безгә охшагансың, тазалык бар”, – диде. Җизни: “Нәселегез шундый, әле җүнләп кызармаган да”, – дип өстәп куйды. Абыйның бер җайлы фило­софиясе бар. “Ныгытып чабынгач, сабынлап юыныр­га кирәкми”, – янәсе. Ул шулай итте дә, киенеп чы­гып китте. Җизни әле тагын бер мәртәбә чабынып ал­ды, аннан ныгытып юынып, миңа җиңел пар теләп, трусигын гына киеп, калган әйберләрен кочаклап, өй­гә шылды. Мин аның артыннан: “Тагын бер-ике мәр­тәбә чабынасым бар”, – дип калдым.

Өйгә чыкканда минем геройлык инде бөтен авыл­га таралган иде. Чөнки мин мунчада чагында безгә Нурдидә килгән булган, абый белән җизнинең: “Без­неке чабынумыни ул, менә, ичмасам, Алмаз чабына ул”, – дигәннәрен авыл буйлап таратып та йөри баш­лаган.

Абый белән җизни минем хәйләне инде күптән белде, ләкин бу хәлнең мәзәге кызык. Миңа шу­лай тоела.


Алмаз ХӘМЗИН
Безнең гәҗит
№ --- |
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»