|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.08.2015 Спорт
Нижгар егете Европа чемпионыТ.Новгород өлкәсе Кнәген районы Ыргуда узган сабан туенда тай боксы буенча Европа чемпионы Надир Исхаковны очраттык. Мондый исемгә лаек булган милләттәшләребез әлләни күп түгел, шуңа да укучыларны аның белән якыннанрак таныштырыр өчен, Надир белән бераз сөйләштек. Ул Ыргуда күп балалы гаиләдә үсә. Әнисе Гөлгенә җирле китапханәдә хезмәт итә, әтисе Абдулхак фермер. Авыл җирендә эш бер дә бетми, шуңа күрә Надир балачактан ук фи¬зик яктан чыныгып үсә, авырлыкларны җиңәргә өйрәнә. Буш вакытында спорт белән мавыга. 2006 елны Кнәгенгә йөреп, тай боксы белән шөгыльләнә башлый. Әти-әнисе аңа һәрвакыт ярдәм итеп торалар, әлбәттә. Җирле мәктәпне тәмамлагач, ул Мурашкинда техникум укырга керә һәм аны тәмамлый, хәзер Кнәген төзү колледжы студенты. Надир 2014 елда Россия чемпионаты ярышларында беренче урынны ала, аннары Польшаның Краков шәһәрендә узган Ев¬ропа ярышларында Төркиядән, Польшадан һәм Белоруссиядән килгән көндәшләрен җиңеп, Европа чемпионы исеменә лаек була. Шул ук елны аңа Россия спорт мастеры исеме бирелә. 20 яшендә генә булса да, Надирны профессионал дияргә була инде. Хәзер ул тәҗрибәсе белән уртаклаша инде - Кнәгеннең “Молодежный” ФСКсында тай боксы секциясендә тренер булып эшли. Бу көннәрдә Надир Россия җыелма командасы составында август ахырында Тайландта үтәчәк Дөнья чемпионатында катнашырга әзерләнә. Без аңа киләсе ярышларда бөтен көчен, осталыгын күрсәтеп, чемпион исемен яулап кайтуын телибез.
Илнар САДЕКОВ |
Иң күп укылган
|