поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
22.05.2009 Җәмгыять

ТӘТЕШ КАЗАННАН БОРЫНГЫРАК

15-16 май көннәрендә Тәтештә "Урта Идел буе һәм Урал алды урта гасыр башы шәһәре археологиясе" дигән халыкара гыйльми-гамәли конференциясе булып үтте. Россия галимнәреннән тыш анда Украина һәм Венгрия галимнәре дә катнашты. Аны Тәтеш шәһәре муниципаль берлеге, Тәтеш туган якны өйрәнү музее, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты оештырды.

Конференция тәмамлангач, без бу эшне башлап йөрүчеләрнең берсе, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Сибгат улы Хәкимовка берничә сорау белән мөрәҗәгать итеп, гыйльми чарага йомгак ясавын үтендек.

 

– Тәтештәге соңгы казынуларга караганда, шәһәр тарихы 1400 елдан артык дип ишеттек, бу хакмы?

 

– Беренчедән, без әле эшне башладык кына. Мәгълүматлар шактый күп ансы. Төрле елларда төрле галимнәр төрле максат белән тикшергән, эзләнгән, казынган бу якта. Хәзер әлеге материалларны туплап, чагыштырырга, анализларга кирәк. Монда яхшы гына музей бар. Басылып чыккан, дөнья күргән материаллар да байтак. Нинди шәһәр булганын тәгаен ачыклау өчен ике-өч ел махсус казынасы бар. Җирдән генә түгел, архивлардан эзләнү, семинар-конференцияләр үткәрү зарур. Конференциянең дәрәҗәсе шактый яхшы, төрле регионнардан танылган белгечләр килде. Венгриядән килгән Иштван Фодор – үзе генә дә бик зур белгеч. Үз вакытында ул Венгрия дәүләт милли музее директоры булып эшләгән галим.

 

Безнең эрага кадәр дә яшәгәннәр монда – материал җитәрлек. Тирә-якны гына түгел, Тәтешнең үзен әйтәм. Шәһәр дип әйтәбез икән, аның үз билгеләмәсе бар. Әйтик, стенасы булырга да, булмаска да мөмкин. Аерым алганда, Алтын Урда чорында шәһәр стеналары корылмаган. Әмма хезмәт бүленеше, җитештерү булган. Мәсәлән, тимер койганнар, сәүдә итешкәннәр. Әлбәттә, шәһәрләр беренче чиратта дошманнан саклану максатында корыла. Шәһәр икән, анда хатын-кызларның бизәнү әйберләре табылмый калмый. Монда да күп алар.

 

Гадәттә шәһәр тирәсендә бистәләр салына (табигый, кешеләр кирмән эчендә генә яшәсә, анда хәрбиләр генә торырга мөмкин). Бистә урыннары ачыклана икән, тирәк-якта да халык яши дигән сүз. Шул күзлектән караганда, монда VI гасырга караучы кирмән килеп чыга. Мөгаен, ул әүвәл агач булгандыр. Әлегә таш стена табылмады. Дөрес, әллә ни күп казымадык та әле. Шулай да биредә 1450 ел элек, ягъни 560 нчы еллар тирәсендә шәһәр салынган дип әйтергә мөмкин. Чыганаклар нигездә Алтайда, Монголиядә сакланган. Ташъязмаларны әйтүем. Ул вакытта Истәми каган идарә иткән. Бумын каган исә хакимияттә бер ел гына утырып калган. Беренче Төрки каганат 551 елда пәйда була. 552 елда, ул үлгәч, хакимияткә Истәми каган килә. Билгеле булганча, тәхеткә Алтайда утыра ул. Тәхеткә утыруга, биләмәләрен киңәйтә башлый. Алтайдан шушы Тәтешкә, дөресрәге, Дунайга хәтле Төрки каганат җирләре булган. 554 елда гаскәрен алып, ул Идел буйларына юнәлә. 557 дә Уралга килеп җитә, Җаек елгасын кичеп, 558 елны Иделгә чыга. Шушы ук елны бөтен Идел буен яулап алып, шушында төпләнеп кала. Тупланып, нигез корып, 574 елга хәтле, үлгәнче шушы илгә идарә итә. Шул елларда ук ул Идел буенча кирмәннәр салдырган дип уйлыйбыз. Тәтеш – Төрки каганаты чигендә булган кирмәннәрнең берсе, безнеңчә.

 

Төркиләр ул заманда, нигездә, аварлар белән сугышкан. Чынбарлыкта аварлар әллә ни күп түгел. Аларның күбесе – төркиләр ич. Әмма алары да тарихка авар исеме белән кереп калган. Шулай итеп, бер төркиләр белән икенче төркиләр сугышкан булып чыга. Димәк, 560 елда Тәтеш кирмән буларак салына башлый. Ә инде Алтын Урда чорында вилаят мәгънәсендә бу җирләр даруга дип атала. Нугай даругасы, ягъни вилаятенең башкаласы Тәтеш була. Даруга – монгол сүзе. Урыс теленә дә кергән бу кәлимә. Юл булган, юл тирәсендә шәһәрләр оешкан. Алар салым җыю, ям (почта) тукталышы вазыйфасын үтәгән.

 

– Биредә шәһәр булуның нинди дәлилләре бар соң?

 

– Монда бик күп чүлмәк ватыклары, тимер әйберләре табыла. Болар – тимер балта, ук очы, чүлмәк эчендә шактый яхшы сакланган арыш, бодай бөртекләре. Хәтта тимер сабан да бар. Аны Кара диңгез буеннан сарматлар алып килгән дип уйлыйбыз. Бу табылдыклар Имәнкискә культурасына туры килә.

 

– Хәзерге Уфа җирлегендә табылган шәһәр нигезе дә Имәнкискә культурасына карый диләр бит. Уфага 1400 ел дигән хәбәр таралган иде. Димәк, ул сүз дөрес булып чыга?

 

– Әйе, ул хәбәр нигезсез түгел. 576 нчы еллар тирәсендә Истәми каган гас­кәрләре Уфа тирәсенә барып чыга.

 

– Бу вакытларда Казан булганмы соң?

 

– Безнең җирлектә шәһәр булмаган. Әмма шул тирәләрдә, әйтик, Әмәт тавы тирәсендә борынгыдан, 2500 ел элек кешеләр яшәгән.

 

– Ул вакытта монда нинди халыклар тереклек иткән – төркиләрме, сарматлармы, венгр-мадьярлармы?

 

– Имәнкискәлеләр дигәнебез – шул сарматлар инде. Сарматлар – борынгы иранлылар алар. Минемчә, сарматлар иранлылар гына булмаган. Чөнки аларның әләмендә казан сурәте җилфердәгән. Төркиләрдә дә, сарматларда да казан шул вазыйфаны үтәгән, тимер казан кулланылган. Һуннар – төрки халык, болгарлар – көнбатыш һуннар. Сарматларда да шул ук казан бар. Димәк, аларның да төрки өлеше булган. Бу табигый. Чөнки һуннар да бер төрле генә кабиләдән оешмаган. Дөрес, төркиләр өстенлек иткән.

 

– 570 нче елларда Алтайда да сарматлар яшәгәнме?

 

– Юк, Алтайда ул вакытта фәкать төркиләр генә тереклек иткән. Төркиләр шунда тупланган. Дөрес, кайберәүләр, төркиләр Маньчжуриядән килеп чыккан, дип исәпли.

 

– Димәк, нигез салучы буларак, Тәтештә Истәми каганга һәйкәл куярга мөмкин?

 

– Бик тә урынлы булыр иде.

 

– Акчалар табыламы соң?

 

– Сәүдә булган. Хәтта Һиндстаннан хатын-кызларның бизәнү әйберләрен китергәннәр. Идел буенда яшәгәч, әллә кайлардан сәүдәгәрләр килү гаҗәп түгел. Сәүдәгәрләрнең миссионер да булулары, дин, идеология таратулары, шул исәптән Идел буйларына беренчеләрдән булып ислам динен алып килүе гаҗәп түгел.

 

– Бу төбәктә тагын нинди халыклар яшәгән?

 

– Угорлар, ягъни протовенгрлар бирегә VII гасырда килеп чыга. VII-IX гасырларда монда төркиләр һәм угорлар, ягъни мадьярларның бабалары яши. IX гасырда исә бу җирләргә болгарлар килеп утыра. Шәһәр киңәя, угорлар акрынлап юкка чыга. Бер өлеше китә, бер өлеше болгарлаша, башкортлаша, төркиләшә, күрәсең. Алда әйткәнемчә, Истәми каганга хәтле дә монда кешеләр яшәгән, әмма дәвамлылык юк, культура катламы юк. VI гасырдан бүгенгәчә яшәеш өзелмәгән – менә нәрсәдә хикмәт. Хәзер безгә яхшылап казынып, шәһәрнең үзәген табарга кирәк. Казанның үзәге табылды – ул Кремль булып чыкты. Казан Кремле нигезендә бөтен гасыр катламнары килеп чыга.

 

– Тәтешнең аерата нык үскән, чәчәк аткан чоры кайсы гасырларга карый?

 

– Бу – XIII-XIV гасырлар, Алтын Урда дәвере. Ул вакытта Болгар да чәчәк ата. Хәзерге Болгар калдыклары – борынгы Болгар түгел, Алтын Урта чоры Болгары ул. Аны Батухан килеп кабат тергезә.

 

– Болгар дистә елдан артык монголларга каршы торган дип аңлаттылар бит моңарчы...

 

– Имеш-мимеш кенә бу. Монда Субудай разведкага гына килеп китә. Болгарны җимерергә уйламаган ул. Аның максаты бүтән: монда атларга азык бармы-юкмы, дала ни хәлдә, чирәм кайчан чыга? Гаскәр белән елганы кайсы урыннан кичеп була – шуны карарга килгән ул.

 

– Рафаил әфәнде, Болгардан Тәтешкә әйләнеп кайтыйк әле. Бу ачышның әһәмияте нәрсәдә? Гомумән, бу ачыш тәтешлеләрнең үзләренә нәрсә бирә?

 

– Бу ачышның әһәмияте шунда: без көтмәгәндә, уйламаганда Татарстан җирендә Беренче Төрки каганатның бер кирмәненә юлыктык. Ул чорга караган мондый кирмәннәр алга таба республикабызда тагын табылыр әле дип уйлыйм. Аерым алганда, Тәтеш районындагы Олы Тархан авылы да шактый зур тарихлы булырга охшый. Инде тәтешлеләрнең үзләренә килгәндә, алар үзләренең борынгы тарихлары белән горурлана ала. Шәһәрне туризм юнәлешендә дә үстерергә мөмкинлек ачыла дигән сүз бу. Миңа калса, 1450 ел элек нигез салынган шәһәрне күрергә теләүчеләр аз булмас. Әнә шәһәр мэры Рөстәм Җамалетдинов та, гыйльми эшегезне – казынуларыгызны, эзләнүләрегезне дәвам итсәгез иде, дип безне хуплап тора. Бу яңалык ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратовны да кызыксындырды.

 

P.S. Конференция вакытында бәхәсләр дә "кабынып-кабынып" алды. Шулардан аеруча истә калганы кеше сөякләренең ни рәвешле сакланышы турындагысы булды. Урта гасырлар башы чорын казыганда археологлар еш булмаса да башы, күкрәге изелгән, чәрдәкләнгән, башы җиргә каратып күмелгән яисә башы, аягы яки кулы гәүдәсеннән аерылган мәет сөякләренә тап була икән. Берәүләр моны, үлекнең муенындагы, күкрәгендәге бизәнү әйберләрен талау максатында эшләнгән, дип аңлатса, күпчелек галимнәр, аерым алганда, Иштван Фодор башкача бәян итте:

 

– Борынгы кешеләр, мәетләрнең кабердән чыгып йөрү ихтималы бар, дип курыккан. Кешегә берничә җан бирелә дип ышанган, гәүдәнең аерым җаны була дип исәпләгән. Чөнки төшләрендә үзләрен, күптән үлгән танышларын күргәннәр. Шуңа күрә вафатына бер ел тулгач, үлектән саклану өчен, башын гәүдәсеннән аерганнар, кулларын, аякларын өзгәннәр. Хәтта кайберәүләрне кулларын артка бәйләп, аякларын тышаулап күмгәннәр. Чыгып йөрмәсен дигәннәр, күрәсең. Бигрәк тә шаманнарның кире әйләнеп кайту ихтималы зур, дип уйлаганнар. Шуңа күрә шаман үлгәч, ите сөягеннән аерылсын өчен, аларны озак кына казанда кайнатканнар. (Дөрес, кайбер халыкларда явыз көчләрдән сакласын дип, үлек янына тимер әйберләр салып калдыру гадәте дә булган Уфадан килгән археолог бу гадәтнең башкортларда X-XIV гасырларда да очравын искәртте – Р.М.).

 

Биредә борынгы мадьярлар яшәгәне ачыкланганга, Р.Хәкимов белән Р.Җамалетдинов Венгрия тарафына археологик эзләнүләрдә катнашырга тәкъдим итте. Иштван әфәнде исә моңа, кризис булу сәбәпле, илдә акча таба алмаган сурәттә, бу проект белән Европа берлегенә мөрәҗәгать итеп карарбыз, дип җавап бирде.

 

Зөлфия МАДЬЯРОВА коллажы


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 94-96 | 22.05.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»