|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.07.2015 Спорт
“Чемпионатка дип махсус кайттык”Диләрә һәм Марат Хафизовлар, Илдус һәм Гүзәл Әхмәдуллиннар гаиләләре белән Казанның Татар утарында мәтрүшкәле чәй эчеп утырабыз. Бер-берсен бүлдерә-бүлдерә: “Мондый урын юк иде бит әле! Бигрәк матур булган, татар бистәсе күркәм урамга әйләнгән!” – дип сокланалар. Татарстанда туып үссәләр дә, алар барысы да дистә елдан артык АКШта гомер итә. Марат – физика галиме, Илдус – “Силиконовая долина”да IT-белгече, хатыннары өйдә балалар тәрбияли. Ике гаилә дә су спорты буенча дөнья чемпионатын туры китереп, туган якларын күрергә кайткан. Без күбрәк ике бала әнисе, АКШка китәр алдыннан Казанда журналист булып эшләгән Диләрә белән аралашабыз. – Ике ел элек Универсиадага эләгә алмадык, чөнки билетлар алып өлгермәдек. Вакытында кайта алмаганга бик үкендек. Быел да башта җыенмаган идек, ә аннары “Универсиада кебек үкенечкә калмасын” дип, тәвәккәлләдек тә очкычка билетлар алдык. Балаларга да күрсәтәсе килде. Кызыбыз Камилә йөзү белән шөгыльләнә, шуңа без су спортындагы барлык көчле спортчыларны исемләп беләбез, ярышларны күзәтәбез. Казанда шундый чемпионат узганда, аны ничек игътибарсыз калдырасың инде?! Билетларның онлайн сатуга чыгуын дүрт күз белән көттек. Әмма ни хикмәт, нәкъ аларның ресурслары аша сатып ала алмадык. Татарстанда яшәүче дусларыбыз алып бирде. Акчаны кызганмадык, иң яхшы урыннарны сайларга тырыштык. Бездә ярышларга билетлар кыйммәтрәк чыга, ә монда уртача бәя. Аннары билет белән көн дәвамында төрле җәмәгать транспортында йөрергә мөмкинлек булуына сөенеп аптырадык. Мондый тәҗрибә турында ишеткән юк иде. АКШта, мәсәлән, андый нәрсә юк. Шулай итеп, бер дә буш көнебез юк. Безгә ошый! – Читтән килгән кешеләргә ныграк күренә, диләр... Бу ярышлар Татарстанны, милли гореф-гадәтләрне күрсәтү ниятеннән дә эшләнә, чит ил кешеләренә кызыклы итеп оештырылганмы? – Ачылышын барып та карадык, телевизордан да күзәттек. Бик матур эшләнгән, махсус эффектлар күп, балалар да, өлкәннәр дә аһ итәрлек. Су бик күп, кызык! Әмма менә татарлык ачылып бетмәгән. Атлантида итеп Болгарны күрсәттеләр, биюләрне дә һиндларныкына охшаттым. Бераз аңлашылмады ул. Филүс Каһиров белән Айгөл Хәйри башкаруында “Туган як” җырыннан башка берни юк иде, кызганыч. Чит ил спортчыларына да, кунакларга да татар мәдәнияте күпкә кызыграк, русны алар Мәскәүдә дә күрә. ФИНА паркына көн саен йөрибез. Безгә ошый! Русча чыгышлар да бар, татарчасы да. Татарчасыныкына кеше аз йөри дип язып чыктылар. Килешмим. Оркестрның милли көйләрне уйнаганын тыңладык, кеше дә хәйран иде, ихлас алкышладылар. Татарча булгач, кызык түгел дип сөйләшүләр – дошман сүзе. Барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган. Бер генә китек ягы бар. Балалар өчен аттракционнар булдырылган, әмма хәвефсезлек чаралары каралмаган. Батутта, мәсәлән, берничә бала сикерә. Америкада берәм-берәм генә кертәләр, хәвеф-хәтәр булмасын өчен монда да шуны исәпкә алсалар, яхшы булыр иде дип карап тордым. Ә тамашалар бик кызык, кеше дә гөрләп тора, гаиләләр белән килгәч тә күңелле! ФИНА паркында чиратта торганда Австралия кешесен очраттык. И, без генә түгел, башкалар да ерак араны узып Казаныбызны күрергә килгән дип сөендек. Ә менә безнең халыкның чемпионатка исе китми кебек, әллә ике ел саен зур чаралар оештырылганга күрә тансык булу югаламы икән дип уйлыйм. Халык зур ярышларга өйрәнде кебек. Ә безгә барысы да кызык, әйдәгез, ярышларны карарга, дип башкаларны да кыстыйм. Кешеләр, Америкадагы кебек гел елмаеп тормаса да, бик ачыклар. Сүз уңаеннан, барлык спорт чаралары уза торган урыннарда эшләүчеләр инглизчә белә. Һәм камил дәрәҗәдә! Әмма сөйләшергә оялалар, чамалы гына беләбез, дип уйлыйлар. Махсус тыңлап тордым, шалт иткән! Бу безнең балалар бит, ә инглизчәне яхшы үзләштергәннәр, дип горурландым! Сүз уңаеннан, чемпионат символикасы белән бүләкләр, сувенирлар карап йөрдек, берничәсен истәлеккә алдык. Әмма Универсиада тамгалары белән булганнары күбрәк һәм кызыграк иде дигән тәэсир калды. – Чит илдә бездәге чемпионатны күрсәтәләрме, язалармы? – Америкада спорт яраталар, шул исәптән су төрләрен дә. Казанда барган чемпионатны күрсәтәләрме, дип махсус кызыксындык. Спорт каналларының барысында да онлайн трансляция бара. Берничә махсуслашкан сайтта да язалар. Менә АКШның спортчысы отсын әле, язып тутырачаклар! Әмма, дөресен әйткәндә, Казанда Олимпиаданың узуын телим. Менә бу була калса, Казаныбыз, республикабыз турында ишетмәгән кеше калмаячак. Американнар Олимпиада узган илнең, анда яшәгән халыкның тарихын сөйли, аларның гореф-гадәтләрен күрсәтә, мәдәнияте белән таныштыра. Шуңа күрә Казанда Олимпиада булуын көтәбез. Булачак ул, Алла боерса, мин шуны көтәм. Әле кайчан гына мондый ярышларның Казанда узуын күз алдына да китерә алмый идек бит! – Чемпионат ярышларына йөрибез дип әйттең, гафу, ә кем өчен җан атасыз? – Без – спорт фанатлары. АКШ спортчылары өчен дә җан атабыз, улыбыз Дамир – Россия өчен кул чаба. Аңа әби-бабайлар тәэсире бар. Әмма үзебезне, беренче чиратта, татар спорты фанатлары дип саныйбыз. 10 ел элек Марат Сафин уйнаганда без аны карарга дип махсус Торонтога бардык. Финалга чыкмагач, бик борчылдык, әмма узса, йә Алла, шулкадәр акчаны каян табарга, вакыт та кысан, дип уйладык та, ярый отмады дип сөендек. Ул вакытта студентлар гаиләсе идек бит, акча ягы чамалы. Аннары Солт-Лейк-Ситида чаңгыда бер татар спортчысы катнашты, аны да дүрт күз белән күзәттек. Бу юлы да татар фамилияле кешене ишетсәк, кул чабабыз, сәламлибез. Кулымда кечкенә булса да Татарстан һәм АКШ флагы. Татарстанның аерым көчле дәүләт итеп таныта торган данлыклы спортчылары булуын телим.
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА |
Иң күп укылган
|