|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.07.2015 Спорт
Рөстәм Миңнеханов һәм Филип Эспозито Казан Спорт сараенда хоккей уйнады (ФОТО)Кичә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов 1972 елгы хоккей буенча «СССР - Канада» суперсериясендә катнашучы, атаклы хоккейчы Филип Эспозито белән очрашты. Искәртәбез, Филип Эспозито Казанга Рөстәм Миңнеханов чакыруы буенча 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты чараларында катнашу өчен килде. Казанда булганда Филип Эспозито Рөстәм Миңнеханов белән бергәләп интервью бирде, интервью профессиональ һәм һәвәскәр хоккейга, хоккей уенын яшьләр арасында популярлаштыруга багышланды. Интервью Казанда Спорт сарае мәйданчыгында язылды, анда Филип Эспозито һәм Рөстәм Миңнеханов иптәшләрчә хоккей матчында катнашты.
Филип Эспозито һәм Рөстәм Миңнеханов интервьюсы әлегә «Хоккей дипломатиясе» исемле документаль фильмга керәчәк, ул әле эшләү стадиясендә. Идеянең авторы һәм проектның генераль продюсеры - Скотт Макферсон. Фильм милләтара багланышларны урнаштыру, икътисадый һәм сәяси мөнәсәбәтләрне ныгыту алымы буларак «хоккей дипломатиясен» куллану нәтиҗәлелегенә багышлана, бу дипломатия боздагы уенчыларның үзара аңлашуына нигезләнә.
«Хоккей – коллектив уен, бу спорт төренең җанатарлары күп, - диде интервьюда Рөстәм Миңнеханов. – Бүген безнең бөек хоккейчы Филип Эспозито белән бозда очрашу мөмкинлеге килеп чыкты».
Филип Эспозито, үз чиратында, ассызыклаганча, ул «хоккей дипломатиясе»нә зур әһәмият бирә. Аның сүзләренчә, бозда «бар да бер телдә сөйләшә», дип хәбәр итә ТР Президенты Матбугат хезмәте.
Фотолар ТР Президенты сайтыннан алынды.
--- |
Иң күп укылган
|