|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.07.2015 Мәдәният
Кыз да картая, бал да бозыламы?Умартачылык белән шөгыльләнүче шәхси хуҗалыклар саны бермә-бер артты. Алар янәшәсендә заманында дан тоткан колхоз-совхоз умартачылыгы күләгәдә калды кебек. Күп җирләрдә алар бөтенләй юкка чыкты. Әмма сирәк булса да сакланып калган урыннар бар әле. Кадрлар барысын да хәл итә! Әлеге мәгълүм гыйбарә бал җитештерүчеләргә дә кагыла. Саба районында урнашкан “Нырты” хуҗалыгы умартачылыгында булып кайтканнан соң әнә шуңа инандык. Заманында Марат Хафизов бирегә өйрәнчек булып эшкә килгән. Һәм шул килүдән төпләнеп калган да. Ул вакытта умарталарның баш саны бармак белән генә санарлык була, хәзер алар тугыз дистәгә якынлаша. Умарта асраучы башка шәхси хуҗалыклар кебек Маратның бал сатып, аны урнаштыру мәшәкате юк. Табигать нигъмәтен ул “Нырты” хуҗалыгына тапшыра. Шулай да умартачы, кемнең нинди бал җитештергәнен карар өчен, ярминкәләргә йөрергә ярата икән. Үҗәтлек сорала Быел балның кадере булыр кебек. Саба районының умартачылык буенча баш дәүләт инспекторы Фәнил Сираҗиев һава шартларының бал җитештерү өчен шактый катлаулы булуын белдерә: “Алдагы ун көнгә фаразларга күз салсак, умартачылык өчен уңай көннәр әлегә күренми. Бал җыя торган вакытта һава торышы начар”. Элек бабайлар балны 14 августтан соң гына алган. Әмма табигать үзгәрүе умартачылыкка да кагылган. Кайбер районнарда Питрауга үләннәр корып бетә язган. Чәчәк булмагач, корт балны каян алсын, диләр умартачылар. Әмма алар төшенкелеккә бирелеп утырмый. Быел да шактый гына яхшы эшләгән оялар бар икән. “Балны умартаның көченә карап аерталар. Кайберләре шактый яхшы җыя. Андыйлардан берничә тапкыр бал алырга була. Ә кайберсеннән берне дә көчкә аласың”, – ди Сираҗиев. Әйтүләренчә, безнең якта бал кортының “урта рус токымлы татар популяциясе” дип аталганын асрау отышлы. Алар салкынга чыдам, кышны яхшы уздыра, төрле авыруларга да бик бирешми. Быелгы кебек табигать шартларында да күпмедер күләмдә бал җыеп алырга сәләтлеләр. Кайбер авылларда “карпат” токымына өстенлек бирәләр. Әмма белгечләр бу кортлар салкынга бирешүчәнрәк, алар җылы яклар өчен яхшы, ди. Әйтүләренчә, тәҗрибәле умартачылар бу токымга өстенлек бирми, “карпат”лар бары һәвәскәрләрдә генә асрала. Балны ничек сатарга? Соңгы елларда бал җитештерүчеләр күбәеп киткәнгәме, күп кеше аны урнаштыра алмыйча җәфа чигә. Саба районы Олыяз авылында яшәүче фермер Кәбир абый Хуҗин үз вакытында 100 башка якын умарта тота иде. Алардан бал икмәге (перга), умарта корты җилеме (прополис), балавыз, кәрәзле бал кебек бал продукциясен җитештерә торган була. Умартачының хәлен белеп шалтыраткач, Кәбир абый: “Үзем өчен генә берничә оя тотам. Умарталарның баш санын киметтем. Бетердем дип тә әйтергә була. Бердән, җир эшләре күбәеп китте, бал кортларына вакыт тими башлады. Икенчедән, җитештергән балны урнаштыру авырлашты. Кая куярга да белмәдек”, – ди Кәбир абый.
Рәсимә МУЛЛАЯНОВА |
Иң күп укылган
|