|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.07.2015 Могҗиза
Кама елгасында гигант җәен балыгы тотканнар (ФОТО)Балыкчыларның хыялы – барысын да шаккатырып, үзең буе балык тотудыр инде. Безнең таныш егетләрнең бу хыялы тормышка ашкан – тоткан җәеннәре (сом) үзләреннән бер башка озынрак та әле. Бу «монстрны» Кама елгасында, Саескан тавы күпере астында тотканнар. Балыклары 56 килолы! – Без Рөстәм белән ул көнне җәенгә түгел, сыла балыгына (судак) килгән идек, – ди балыкчыларның берсе Ринат. – Иртәнге биштә сылага дигән резинкага эләкте ул. Бер шундыйрак зурлыктагы балык минем плетенканы өзеп киткән иде инде, шуңа күрә монысында акыллырак булдык: балыкны су өстенә чыгаргач, тиз генә энәләрдән 3 япьле багор сыманрак нәрсә ясадык та, балыкны шуның белән эләктереп өстерәдек. Берәр сәгать тирәсе «көрәштек». Алексеевск егетләре гидроциклда йөриләр иде, ярга чыгарырга алар булышты. Сөендем инде, әлегә тоткан иң зур балыгым шушы! Рөстәм миңа караганда тәҗрибәлерәк балыкчы, аның 94 килолысын эләктергәне бар. 1921 елда Тәтеш янында 960 килограммлы кырпы (белуга) балыгы тотыла. Аның эченнән 12 пот (192 килограмм) икра, капчык белән кысла, чөгә (стерлядь) һәм шумба (налим) балыкларын алалар.
Альбина БӘШИРОВА |
Иң күп укылган
|