поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
20.05.2009 Авыл

СЕЗДӘ КӨТҮ ЧЫКТЫМЫ?

Балачактан көтү каршылау хәтергә кереп калган. Иң элек, тузан уйнатып, сарыклар кайта. Бала-чага адашып калган бәтиләрне эзләргә чыгып йө­герә. Озак та тормый, акрын гына атлап, сөтлебикәләр дә күренә. Кичке сәгать 6 белән 7 арасында авыл шау-шуга күмелеп ала.

Малларны көтүгә чыгару, каршы алу үзе бер яшәү тәртибе булган. Хәзер мондый җанланыш бетеп бара. Шактый гына хәлле саналган авылларда да көтүгә 30 дан артык сыер чыкмый. Сарыклар турында әйтәсе дә юк. Анысын да асрамый башладылар. Моның сә­бәбе авыл картаюда гына да түгел, яшьрәкләр дә мал тотудан бизеп бара. 5-6 ел элек 80 гә җитеп килүче каенанам сыерын бетергәндә күршеләрдән оят дип күз яше түккән иде. Хәзер исә авылда яшәп сыер асрамау гадәти хәлгә әверелеп бара. Чөнки сөт сату бәяләре түбән, мал тоту файдасыз, диләр.

 

Сәбилә МӘҮЛЕТОВА, Башкортостан, Стәрлебаш районы Урман авылы, пенсионер:

– Көтү 1 майда чыкты. Башка елларда сыерларны апрельнең егермеләрендә үк чыгара идек, быел кар яуды, шуңа да соңарды. Көтү чыккан көнне көтү­челәргә йомырка бирә торган гадәт бар бездә. Сөтлебикәләр исән-сау йөрсен­нәр, ризыклары мул булсын, сөтне күп бирсеннәр дигән теләкләр әйтеп озатабыз аларны.

1 сыер, 8 сарык асрыйбыз. Безнең якларда таулар, урманнар шактый. малкайлар ашар өчен үлән күп, шуңа күрә сыер әллә ни табыш китермәсә дә, бетермәскә тырышабыз. Быел көтү­дәге сыер башы саны кыскарган, 40 кына калган, элегрәк күп иде. Авыл картая, әбиләр мал тотмый башлады.

Көтүне чиратлашып көтә­без. Бер эре мал чыгарасың икән, бер көн көтү көтәсең, 4 сарыкка – бер көн. Көтү өчен акча түләү юк, ә менә үгезен чыгарган йорт хуҗасы көтүдән азат ителә.

 

Фәрит Мәхмүтов, Теләче районы Югары Кибәхуҗа авылы җирлеге башлыгы:

– Бездә әле көтү чыкмады. Аны бу атнаның шимбә-якшәмбесенә планлаштырабыз. Ел саен чират буенча көтәләр. Өлкән яшьтәгеләр генә мәк­тәп укучыларына акча түләп, чиратын үткәрә. Узган ел белән чагыштырганда, сыерлар да, сарыклар да кимеде. Төгәл санын көтү чыккач бе­ләчәкбез. 

 

Тәхәветдин Хөсәенов, Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылы җирлеге башлыгы:

– Авылда көтү май башында чыкты. Бездә барлыгы өч көтү. Берсе чират буенча, икесен ялланып көтә­ләр. 1 көн көтү бәясе 300 сум. Шуның өстенә көтүчене ашатырга да тиеш булалар. Сарык көтүе юк. Мөгезле эре терлек саны елдан-ел кими.

 

Илфак ШИҺАПОВ, журналист, продюсер:

– Халыкта курку бар. Авылларга инвесторлар килгәч, киләчәктә көтүне яланнарда йөртеп булырмы, юкмы дип борчыла. Байлар урманга халыкның малын бушка чыгармаска да мөмкин, акчаны каерырлар микән дип кайгыра. Аннары тагын бер әйберне кү­зәт­тем, кризис галәмәте белән көтү көтеп акча эшләүчеләр кү­бәйгән. Моңа кадәр көтүче­ләр 40 меңләп акча эшли тор­ган булса да, безнең татар кешеләре моңа тотынмый иде, бу эштән тартынды. Татар өчен гомер-гомер­гә иң соңгы һөнәрләрнең берсе саналды, шуңа да көтүгә чиратлашып чыгуны хуп кү­рәләр иде. Хәзер кайбер татар авылларында да көтүчеләр бар дип куанышалар.

 

Гөлназ Вилданова, Минзәлә районы Хуҗәмәт авылы җирлеге башлыгы:

– 9 майда көтү чыкты. Соңгы ике-өч елда мал саны бик кимеде. 200 баштан 68 гә калды. Бездә һәр гаилә чират буенча көтә. Хуҗалыкта ике сыер икән, ике көн чыгарга туры килә. Хәленнән кил­мәү­челәр булса, көтү белән идарә итүчегә 800 сумын бирә дә, ул кеше эзли башлый. Узган ел бәяне мең сумга кадәр күтәрделәр. Чаллыдан 23 чакрым гына булгач, бәяләр шәһәрчә. Шуңа карамастан, көтү көтәргә ашкынып торучы юк. Сарыкларны быел сыер көтүенә кушарга уйлыйбыз.

 

Фәнә ГАРИПОВА, Башкортостан, Илеш районы Шәммәт авылы, укытучы:

– Авылыбызда электән калган гадәт – чиратлашып көтәбез. 2 эре мал куасың икән – бер көн. 4 сарык өчен дә шулай. Көтү ир­тәнге 7.00 дә кузгала, 21.00-21.30 кайтып керәләр. Колхоз яланнарында йөргәнгә күрә, акча түлибез, 1 сыерга 10-15 сум тирәсе чыга.  Мал тоту чыгымлы, ләкин авыл кешесенең тамагын шулар туйдыра.

 

 


Роза НУРГАЛИЕВА, Айрат БАРИЕВ
Ирек мәйданы
№ 19 | 15.05.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»