поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
16.07.2015 Җәмгыять

Чебен-черкиләрдән ничек котылырга?

Быел халык чебен-черкиләрдән аеруча зарлана. Никтер бу җәйдә тагын да усалланыбрак, катырак тешлиләр кебек тоела алар. Җитмәсә, еш кына аллергия бирә. Өч яшьлек улымның черки тешләгәннән соң, аяклары хәтта шешеп үк китте. Чемпионат алдыннан Казанда черкиләр калмаячак, имеш, дип тә сөйләделәр.

Ни өчен ишегалларында, бакчаларда чебен-черкиләр кимеми соң, дип, Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенә мөрәҗәгать иттек.

Р оспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтүенчә, тиздән Казанда узачак спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты уңаеннан, республикада чебен-черкиләр тарата торган инфекцияләрдән сак­лану максатында, санитар чистарту эшләре башкарыла. Быел җәй бик эссе булганга, төрле бөҗәкләр, чебен-черкиләр, талпаннар аеруча котырган. Чемпионатка әзерлек кысаларында, чебен-черкиләр белән көрәш өчен бюджеттан 6 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Кеше күпләп ял итә торган яшел зоналарны, паркларны, сулыкларны, чемпионат кунаклары яшәячәк кунакханәләрне, «Спортчылар авылы»н чебен-черкиләрдән арындырганнар инде. Казан аэропортын да тиздән инфекциядән чистартачаклар. Ә менә шәһәр яны бакчаларында, авылларда, ишегалларында черкиләрне агуларга финанслар җитми. Аннары хәзер ярамый да.

– Гадәттә, чебен-черкиләрне канатланганчы агуларга кирәк. Хәзер инде алар канат чыгарганнар, шунлыктан чебен-черкиләрне юк итү өчен күп күләмдә химикатлар кулланырга туры килер иде, бу исә нормативлар буенча тыелган. Черкине агулап, халыкка зыян килергә мөмкин. Шуңа да кешеләр чебен-черкиләрдән саклануның башка ысулларын куллансыннар иде, – диде Любовь Авдонина.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе чебен-черкиләрдән котылу өчен даруханәләрдә сатыла торган махсус кремнар, аэрозольләрдән файдаланырга, кибетләрдә чебен-черкиләрдән саклый торган җайланмалар алырга, тәрәзәләргә вак челтәрләр урнаштырырга киңәш итә. Бакчаларда яшәүчеләр дә чарасын күрсеннәр иде, вакытында чабылмаган үлән, җыелып калган сулар чебен-черкиләр үрчергә җирлек тудыра. Гади генә санитар кагыйдәләрне үтәү дә чебен-черкиләрне киметергә ярдәм итәчәк.


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 14.07.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»