поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
15.07.2015 Әдәбият

Фәнис Яруллин: 17 июльдә – минем егылган көн, үзенә күрә юбилей

Фәнис Яруллинның "Хәтер төпләрендә утлы күмер" дигән көндәлекләр китабыннан өзекләр бирүне дәвам итәбез.

1983 ел, 15 июль.

Кояшлы иртә. Җылы. Хәзер урамга чыгып ятам. Нурсөя соңгы карлыганнарны җыя башлады. Бакчаның бөтен җимешләрен сатсаң, 200 сумнар тирәсе акча эшләп була икән. Бигрәк пүчтәк. Ярый әле сатасы юк. 4 ай баш калкытмый эшләгән эшең 200 сум табыш бирсен инде. Хәер, ансы да табыш түгел әле аның. Күпме тирес сатып аласың, взносын түлисең, өен 40–50 сумга страховать итәсең, җәй буе ничә сумлык бензин яндырасың. Әгәр расходларын исәпләсәң, үзеңнең хезмәтеңнән башка да 500 ләр чыгып китәдер. 

Мин бәләкәй чакта әнигә ияреп Октябрьскийда катык сатып йөргән чакта: “Их, дөньяда бер нәрсә дә сатасы булмасын иде, бөтен нәрсәне сатып кына алсаң иде”, – дия идем. Теләгем кабул булды. Хәзер артык нәрсәне дә саттырмыйм. Бакчасы юк кешеләргә бушлай бирәбез. Ичмасам рәхмәте була. Кешеләрнең күзенә карап: “Алса ярар иде”, – дип тилмереп торудан да кыен нәрсә юк иде минем өчен. Бәләкәй чакта ландыш чәчкәсе сатып бер чалбар алган идем. Бу минем фабрика теккән беренче чалбарым булгандыр. Безгә мәктәп тә шундый тәрбия биргән: әйбер сату хурлык, базарга чыгу – оят. Хәзер балаларны андый рухта тәрбияләмиләр. Үзеңнән артканны сату бер дә оят нәрсә түгел, диләр. Бу караш, бәлки, дөресрәктер дә. 
 
16 июль.
 
Бүген яңгыр яуды. Көн җылы булды. Нурсөя көне буе варенье кайнатты. Шикәр белән туглап куйган карлыганнарыбыз ачый башлаганнар. Шуларга яңадан бераз шикәр өстәп, кире кайнатырга туры килде. Кыярларны берән-сәрән ашыйбыз. Кура җиләге күп, эре. 
 
Кичә М. килеп хәсрәтен сөйләп китте: Ә.не Р. белән тоттым, ди. Өске этажда маташалар иде, мин керә башлагач, Ә. мине чак бәреп үтермәде, ди. Р.ның бик изгеләрдән түгеллеген элек тә белә идек, тагын бер кат ышанырга туры килде. Монда шактый гына кешеләрнең гөнаһларын күргәләп торабыз. Күрәсең, урыны шулдыр. Саф һава. Тәмле чәчәк исләре. Өстәвенә матур итеп сайраган кошлар да мәхәббәт белән шөгыльләнә. Чәчәкләрнең хуш исеннән башы әйләнеп киткән кешеләрнең ничек күрше бакчасында үскән “чәчәк”кә күзе төшмәсен!
 
Иртәгә, ягъни 17 июльдә – минем егылган көн. Үзенә күрә юбилей. 25 ел. Адәм башы чыдаса да чыдый икән. 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 15.07.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»