|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.07.2015 Җәмгыять
Татарстанның иң нык һәм иң тотрыксыз гаиләле районнары ИСЕМЛЕГЕ мәгълүм булдыТатарстанда иң ныклы гаиләләр Теләче һәм Балтачта яши. Ә менә Югары Ослан һәм Лаешта хәлләр мөшкел. Быелның алты аена алынган мәгълүматларга караганда, биредә аерылышучылар саны өйләнешүчеләргә караганда да күбрәк. Белгечләр исә чаң суга. Киләчәктә гаилә төшенчәсе гомумән юкка чыгарга мөмкин, ди алар. Бактың исә, бүген алтын балдак киючеләр арасында: “Гаилә нәрсә ул?”– дигән сорауга “Ул – уртак бала туу”, – дип кенә җавап бирүчеләр күп икән. Мәхәббәт, тугрылык кебек кыйммәтләрне белмиләр дә. Ике көн элек республикада Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәмен зурлап үткәрделәр. Шул рәвешле түрәләр гаиләнең җәмгыятьтә тоткан урынын күтәрмәкче була, күрәсең. Акчәчәктә гәүдәләнеш тапкан әлеге көнне Изге Вәли көне белән дә тәңгәлләштереп караучылар бар хәтта. Тик менә Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе әзерләгән статистика мәгълүматлары гына күңелгә шом сала. 2015 елның алты аена алынган саннарга караганда, башкалада өйләнешүчеләрнең яртысы диярлек аерылыша. Чаллыда өч парның икесе кире уйлый. Авылларда да аерылышучылар шактый. Ә менә халык саны буенча татар районнары булып исәпләнгән төбәкләрдә аерылышучылар кимрәк. Хәер, авылларда мәсьәләнең икенче ягы да бар. Әби-бабайлар кызларны, барган җиреңдә таш бул, дип өйрәтә бит. Быел алтын балдак киючеләр саны чагыштырмача аз булуның тагын бер сәбәбе дә бар. Мөселман дөньясында ураза ае дәвам итә. Шуңа күрә августта туйлар саны бермә-бер артачак, дип фаразлыйлар. Белгечләр арасында вәзгыять ул кадәр үк начар түгел, дип раслаучылар да җитәрлек. Татарстанда яңа туган балалар саны арта. Быелның алты аенда 27 мең 436 сабый дөньяга килгән.
Эльвира ВӘЛИЕВА |
Иң күп укылган
|