поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.07.2015 Сәясәт

Минтимер Шәймиев татар телендә ант әйттерде

Бүген Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары Татарстанның кеше һәм бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрен сайлады. Республика Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, әлеге затлар хакимият һәм татарстанлылар арасында элемтә ролен үти һәм аларның эшчәнлеге зур әһәмияткә ия.

Татарстанның кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле вазифасына Сәрия Сабурская, ә бала хокуклары буенча вәкил вазифасына исә Гүзәл Удачина кандидатурасы тәкъдим ителде. Аларны Дәүләт Советына Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов керткән. Депутатларга исә кандидатларны Татарстан президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров тәкъдим итте.
 
Билгеле булганча, кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазифасына 30 яшьтән яшьрәк булмаган, абруена тап төшмәгән, югары белемле, кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләре өлкәсендә гыйлеме, аларны яклау тәҗрибәсе булган Россия Федерациясе гражданы сайлап куела. Россия Федерациясе субъектында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең чит дәүләт гражданлыгы яисә Россия Федерациясе гражданының чит дәүләт территориясендә даими яшәү хокукын раслый торган яшәүгә рөхсәте яисә башка документы булырга тиеш түгел.
 
Тагын бер мөһим таләп: бер үк зат Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазифасына рәттән ике сроктан артыкка сайлана алмый.
 
Рөстәм Миңнеханов исә үзенең чыгышында кеше хокукларын яклау буенча вәкилнең ни дәрәҗәдә зур эш башкаруын ассызыклады.
 
- Әлеге эшчәнлеккә бәйле рәвештә без халыкны нинди мәсьәләләр борчыганын, аеруча зур игътибар сорый торган тармакларның нинди булуын беләбез, күрәбез. Өстәвенә, Сәрия Сабурская “Халык контроле” проектын тормышка ашыру буенча да актив эшли һәм бу эшне шактый уңышлы тормышка ашыра. Халык тарафыннан килгән мөрәҗәгатьләр арасында төрлесе бар, әлбәттә. Тиз арада хәл итеп булмый торганнары да юк түгел. Шулай да, барлык шикаятьләрнең 70-80 проценты хәл ителә, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында.
 
Дәүләт Советы депутатлары әлеге кандидатураларны бертавыштан хуплады. Аннары исә алар парламент вәкилләре алдында кеше һәм бала хокукларын яклау буенча кулларыннан килгәннең барысын да эшләячәкләре турында ант итте. Сәрия Сабурская да, Гүзәл Удачина да антны рус телендә генә әзерләгән иде.
 
- Закон нигезендә ант ике дәүләт телендә әйтелергә тиеш, - дип ризасызлыгын белдерде Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев.
 
Яңа сайланган вәкаләтле вәкилләр югалып калмады, билгеле: телләрен вата-җимерә булса да, ант сүзләрен татар телендә дә әйтеп чыктылар. «Татарстан Республикасына тугрылыклы булырга, кеше һәм гражданның хокукларын, ирекләрен һәм законлы мәнфәгатьләрен якларга, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил буларак үземә йөкләнгән бурычларны намус белән үтәргә сүз бирәм», - диде Сәрия Сабурская.

Рәмзия ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 08.07.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»