поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 18 Май
  • Энҗе Мөэминова (1924–2009) - балалар язучысы
  • Фаил Шәфигуллин (1939-1982) - шагыйрь
  • Хәким Гыйләҗев - журналист
  • Алинә Заһитова - фигуралы шуучы
  • Артем Здунов - дәүләт эшлеклесе
  • Камилә Гафурҗанова - рапирачы
  • Ольга Павлова - дәүләт эшлеклесе
  • Динар Хөснетдинов - актер
  • Зилә Яз - журналист
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
08.07.2015 Ир белән хатын

Җиде кат үлчәп, бер кат өйлән

Бер көнне кибеттә дустым Ләйләне очраттым. “Кызыма бер банан һәм алма алам. Балалар бакчасыннан алганда, сөендерим әле”, – дип сүз башлады ул. Шактый гына сөйләшеп тордык.

Ләйлә гаиләсе белән Казанда яши. Үзе ашханәдә эшли. Сыеныр почмаклары да эшеннән ерак түгел – тулай торакта 12 квадрат метрлы бүлмәләре бар. Кызына биш яшь, әнә шуңа бакчада тәрбияче апасы: “Елак кына булса да, энекәш кирәк миңа”, – дип шигырь өйрәтеп җибәргән. Тик Ләйләнең икенче бала турында уйларга вакыты да юк. Ире “салгаларга” ярата аның. Шуңа күрә өйгә акчаны сирәк алып кайта. Ләйлә исә кызым кеше арасында ким-хур булмасын дип, тагын бер урында эшләргә мәҗбүр. Күп­катлы йортта идән юа ул. “Тулай торакта заманча кер юу машинасы да урнаштырып булмый, юынам дисәң – чиләкләп су җы­лытасы”, – ди Ләйлә.
 
Озаграк сөй­ләшеп торган саен, сүзләрендә үкенеч сизелә аның... Кияүгә чыкканчы үзеннән 15 яшькә өлкән, бай ир-ат белән очрашып йөргән иде ул. Тик Ләйләнең бәхетле булу телә­геннән бигрәк, яхшы тормышка кызыгуына әти-әнисе каршы килде. Үзеңә тиң яр очрар әле, диделәр. Әнә бит, тормышы ничек үзгәргән дустымның. Ки­беттән чыккач та Ләйлә турында уйлап йөрдем. Әллә соң бүген исәп-хисапка корып кияүгә чыгу яхшыракмы икән?
 
Беренче карашка ямьсез яңгыраса да, бүген матди якны кайгыртып гаилә кору табигый хәлгә әверелеп бара. Психологлар фи­керенчә, хисләргә бәй­лән­мәг­ән йөрәкләр дә бер-бер­сен аңлап, бәхетле яши икән. Алай гына да түгел, бүгенге кебек хисләр тот­рыксызлыгы һәм ирләргә кытлык (монысы да хакыйкать!) заманында “исәп-хи­сап­лы” өйләнешү – яратышып гаилә коруга караганда ышанычлырак, дип ышандыручылар да бар.
 
Әлбәттә, мәхәббәттән башка гаилә кору – дөрес түгел, дип фикер йөртүчеләр дә шактый. Бак­тың исә, бу – нигездә яшьләр фикере икән. Өлкәнрәкләр арасында гаилә тормышының хис-той­гыларга бай булуыннан биг­рәк, тотрыклы булуын теләүчеләр саны арта гына. Статистика мәгъ­лүматларына караганда, матди якны кайгыртып өйләнешкән парлар, хис­ләргә бирелеп гаилә коручыларга караганда яхшырак яши икән. Мәсәлән, Бөек­британиядә “акыл белән” өй­ләнешүчеләрнең – 5-7, ә “йөрәк белән” өйләнешү­челәрнең 40 проценты аерылыша. Нәтиҗәне һәркем үзе ясый.
 
Гомумән, ”акыл” белән өй­ләнешү бүген генә модага кер­мәгән. Мондый гаиләләр урта гасырларда да корылган. Элек кызның әти-әнисе яучыларга килүчеләрдән:“Кәләш өчен күпме бирәсез?” – дип сораган бит. Хатын-кыз да акыллы, мөстә­кыйль егетне сайларга тырышкан. Психологлар фикеренчә, “ялкынлы” мәхәббәт, гаилә коргач та, 1,5–3 елда йә тагын да көчәя, йә сүрелеп юк була икән. Шуңа күрә хисләргә генә таянып гаилә коруны шик астына куйганнар.
 
Хисап корып өйләнешү дө­ресме, әллә яратуга өстенлек бирергәме? Әлеге уңайдан Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев менә нәрсәләр сөйләде:
 
– Исламда элек-электән кыз­ның әти-әнисе егетнең нәселен, финанс хәлен тикшергән, һө­нәрле булуын шарт итеп куйган. Хәзер очраша башлауга: “Мин ул кешене яратам”, – дип, кияүгә чыгалар. Очраклы рәвештә очрашып өйләнешүчеләр арасында ике гаиләнең берсе таркала. Чөнки туйга кадәр “яратам” дип йөри дә, туйдан соң, шул хискә риза булмыйча, акча, фатир, кием сорыйлар, хәтта таләп итә башлыйлар. Хәзер кеше “ярату” сүзенең мәгънәсен аңлап бетерми кебек. Өйләнешкәнче “никах”, “гаилә кору”ның да асылын аңлатып торучы юк. Яшьләр тормышка җинелчә карый. Без балаларны яратабыз, гомеребезне шуларга багышлыйбыз, аларның кечкенә генә уңышы өчен дә сөенәбез, гаепләре булса, баланы акларга тырышабыз. Ир белән хатынның да бер-берсенә мөнә­сәбәте шундый булырга тиеш. Ә бездә сөйгәнең белән куышта да җәннәт, дип кияүгә чыгалар да, аннары бергә яшәргә теләмиләр. Бөтен уңайлыклары булган фатир, кәттә машина таләп итә башлыйлар. Андый гаиләләр озак та тормый, таркала. Яратам, дип йокларга ятасың да, йокыдан торгач, ашыйсы килә башлый шул. Гаилә кору мәсьәләсен дә очраклы кешеләр, гаилә тәҗрибәсе булмаганнар хәл итә хәзер.
 
Мин никах мәҗлесендә кияү белән кәләштән: “Ни өчен өй­ләнешәсез?” – дип сорыйм. Егет тә, кыз да: “Мин яратам, шул кешегә чыксам, бәхетле булыр идем”, – ди. “Мин шул егеткә кияүгә чыгып, аны бәхетле итәргә телим яки шул кызга өйләнеп, аны бәхетле итәргә телим”, – диючеләр бөтенләй юк. Арада үзеңне яраттырып кына, иптә­шең­нең җаена яраклашырга теләмәү гадәте дә еш очрый. Эгоизм дип атала бу хис. Ир өйләнә дә, хатынының аны үзен генә яратуын, ул ничек тели – шулай кие­нүен, ул ничек тели – шулай эшләвен таләп итә. Ул өйләнгәндә үзенә хатын эзли, өйләнгәч, аны хезмәтче итә. Аерылышучыларны карагыз: алар барысы да диярлек яратам, дип өйләнешә, аларны мәҗбүри өйләндерүче юк бит. Элек тә, бүген дә хисапка корылган гаиләләр тотрыклырак.
 

Айгөл ГАЗИЗОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 08.07.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»