поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
07.07.2015 Тарих

Туфрак астында кала бар

Кабатланып керә торган төшләр була. Туган авылым Мәлләтамак белән күршедәге Игенче авылы уртасында, Мәллә елгасы буендагы Акъяр дигән төштә борынгы шәһәр булуы ихтимал, минемчә. Төшемдә шул тарафта йөрим, берничә такта сугып кына томалап куелган җир авызына юлыгам да, шуларны куптарып, туфрак астында калган борынгы шәһәргә кереп китәм...

Шул төшемне кордашым археолог Альберт Борһановка сөйләгән идем. “Акъярда булдым мин. Монда, чынлап та, нидер булырга мөмкин. Яр буенда чүлмәк ватыклары таптым. Тик яхшылап, тикшереп-казып карамыйча, тәгаен генә нидер әйтүе кыен”, – дип берничә көн элек Альберт шалтыратты. Бу көннәрдә Мөслим районы авылларындагы археологик ядкәрләрне өйрәнеп йөри икән. Әнә алман археологы Генрих Шлиман туфрак астында калган борынгы Троя шәһәрен  фаразлап тапкан бит әле. Мәллә буенда да бәлкем шундый борынгы кала бардыр, тарихи хәтер, кан хәтере дигәннәре бәлкем шулай төшкә әвереләдер?!   

XIII-XIV гасырларда Идел буенда, хәзерге Саратов шәһәре янәшәсендә, Алтын Урданың Үкәк дигән борынгы шәһәре гөрләп торганлыгын, төшләрендә күрмәсә дә, андагы милләттәшләребез болай да яхшы белә. Ни кызганыч, бүген яр буенда борынгы шәһәр торганлыгын фаразлавы кыен. Беренчедән, Идел  ГЭСы кору аркасында борынгы шәһәрнең өчтән бер өлеше хәзер су астында,  Волгоград сусаклагычы биләмәсендә калган. Икенчедән, әле XVIII-XIX гасырларда да борынгы шәһәрнең байтак хәрабәсе күз алдында җәйрәп ятса, Саратов каласын киңәйткәндә – йортлар салганда, урамнар түшәгәндә иске шәһәрнең таш-кирпече шунда файдаланыла. Борынгы кала нигезеннән 17 мең ат олавы ташны шәһәр урамнарына түшиләр. Өченчедән, бәлкем монысы иң әһәмиятлеседер: җир шуышу, убылу нәтиҗәсендә борынгы шәһәрнең шактый өлеше балчык астында кала. “Күп кенә бина-корылмалар, һич үзгәрешсез, җимерелмичә-ишелмичә туфрак астында калган, хәзер дә яхшы сакланган булырга тиеш. Аларны якты дөньяга чыгару өчен, урыны-урыны белән унике метрга кадәр казып төшәргә туры киләчәк”, – ди Саратов өлкәсе татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе, тарих фәннәре кандидаты, эшкуар, күренекле иганәче Камил Әбләзов.– Татарның изге җирләре Болгар гына түгел. Кимендә 150 шәһәр урыны билгеле. Ел саен берсен торгыза алмасак та, һич югы аларны тамгалап, монда элек – Алтын Урда заманында татар шәһәре торган, дип билгеләп куярга кирәк. Мондый хәл башка халыклар арасында татарны танытуда мөһим чара булыр, шул ук вакытта милләттәшләребез өчен горурлык чыганагына әверелер иде, – дип чыгыш ясаган иде әле узган елның ахырында булган БТК башкарма комитетының еллык йомгаклау утырышында (әлеге чара Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре дигән җыен белән бергә үткәрелде) Камил әфәнде.
 
Әлеге чыгыш яңгырауга ярты ел да узмады: татар тарихын, Алтын Урда ядкәрләрен өйрәнүгә кагылышы булган Россия һәм чит ил галимнәре гасырларны ялгаучы чал шәһәрдән (аңлашыла ки, җирле татар милли-мәдәни мөхтәрияте башлангычы белән оештырылган) “Алтын Урданың Саратов-Идел буендагы тарихи-археологик мирасы: Үкәкнең узганы, бүгенгесе, киләчәге” дигән халыкара гыйльми конференциягә чакыру алды. Гыйльми җыелышта җәмгысы җитмештән артык галим катнашты. Табигый, аларның яртысыннан артыгы  татарстанныкылар, татарлар иде.
 
Сарытау
 
Бу кала турында шактый күп ишетсәм дә, булырга туры килгәне юк иде әле. Явыз Иван гаскәрләре бу җирләрне басып алганнан соң гына төзелгән дип расларга тырышсалар да, Саратовка башка халыклар нигез салганын берничек тә күңел кабул итә алмый. Казандагы Сөембикә манарасы сыман, әллә кайдан, мин татарныкы, Сары тау дип, кычкырып тора лабаса шәһәр. Урыслар салсын да татарча исем кушсын, имеш. Конференция эшендә катнашкан археолог Фаяз Хуҗин да әнә, бу атама бернинди бәхәссез татарныкы, монда саргылт туфрак, сары тау, дип өздереп әйтеп тора.  Кала аэропортыннан шәһәргә төшкәндә моны шундук сизәсең: юл һаман таудан түбән үрмәли.
 
Әле биредә ике-өч катлы йортлар шактый күп сакланган: шул ягы белән XX гасыр башында сәүдәгәрләре белән дан казанган Алабуганы, Чистайны хәтерләтә ул. Кыскасы, шәһәрнең тарихи үзәге яхшы сакланган. Тик менә Үкәк җирендә бу татарныкы дип барып сыенырлык, тотып карарлык бер бина-корылма хәрабәсе калмаган. Археологик эзләнүләргә ныклап керешкәч, Болгарда җитмешләп йортны күчерергә туры килгән иде. Алай зурлап алынсалар, монда тагын да күбрәк йортны күчерергә туры килмәгәе.
 
Юллар чатыТарихчы, этнолог Дамир Исхаковтан, элек монда Сарытау дигән татар авылы булганмы, шәһәр исеме шуннан киләме, дип сораштым. “Андый авыл булуын булмаган, әмма шундый исемдәге топоним булуы билгеле, тарихи чыганакларда бар”, – дип әйтте ул. Галимнең сөйләвенә караганда, Үкәк Алтын Урданың әһәмиятле шәһәре саналган. Шушы урында Тора-тау дигән Идел кичүе булган. Кайбер галимнәр аны Тора-тур дип тә әйтә, бәлкем ул исем дөресрәктер дә. Гадиләштереп әйткәндә, шәһәр алдындагы, каршындагы кичү гыйбарәсенә туры килә бу кәлимә. Беренчедән, шәһәр Болгар белән Кырым арасында, ярты юлда урнашкан. Болгардан Үкәккә унбиш көнлек юл булган. Теге ярга, кичүне чыккач, Сарайга ун көнлек юл. Бөек Ефәк юлы белән Идел буе сәүдә юлы кисешкән бик мөһим урын бу. Моннан Кырымга, Кырымнан корабта Иранга, аннан Византия якларына китәргә мөмкин булган. Кирәк дип санаганнар, Сарайга төшеп, Урта Азия тарафларына юл тоткан. Башка галимнәрдән аермалы буларак, Исхаков, Үкәк Кырымга караган, дигән фикердә. XIV гасыр ахырында, XV гасыр башында яшәгән гарәп энциклопедисты әл-Көлкәшәнди, Үкәк Кырым төмәненә кергән, дигән мәгълүмат язып калдырган. Кырымны саклаучы гаскәриләр җәйләрен Идел буйларына килгәннәр, кышларга Кырымга кайтканнар, ярымутрауны саклаучы төп кабилә – кыят кабиләсе; Апас ягында Кыят дигән елга булуы аларның җәйләрен хәзерге Татарстан җирләренә хәтле күтәрелгәнлеген, Иделнең уң ягында  да йөргәнлеген раслый, дип исәпли галим.Үкәкнең үзенчәлеге нәрсәдә соң? XIII-XIV гасырларда яшәгән шәһәр, бөек сәүдә юллары кисешкән урын, шушы урынга күзәтчелек итеп торган төш  буларак, бик әһәмиятле җир бу. Башка мондый тарихи ядкәр-һәйкәл юк. Аны шул ягы белән һич икеләнми ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы исемлегенә кертергә була, диләр галимнәр. Конференциядә катнашучыларның уртак фикере бу.
 
“Әстерханнан аермалы буларак, Саратов татарлары көчлерәк, куәтлерәк.  Республика, шәһәр хакимиятләре белән дә уртак тел табалар. Гадәттә хәзерге урыс шәһәрләренең тарихын урыслардан гына башлап җибәрәләр. Тәгаен алганда, Әстерханда шулай булды. Менә Россиядә беренче тапкыр, татар катлавын да кертеп, шәһәргә нигез салыну датасын билгеләмәкчеләр. Эшләр яхшы гына барса, бу җәһәттә федераль программа эшләнергә мөмкин. XIV гасырның икенче яртысында шәһәр казага тарыса да, халкы беркая да китмәгән, шушында яшәп калган.  Биредә гомер кичерүче татарлар тарихы шушылай шәһәргә нигез салучылар тарихы булып кереп китәр, шәт”, – дип фаразлый Исхаков.
 
Дәлилләр азрак, диләр
 
Гаҗәп түгел: берничә Мәскәү галиме, шул исәптән татар галиме, археолог Фаяз Хуҗин да бу фикерне уртаклашырга ашыкмады. Тәгаен алганда, Фаяз әфәнде, Саратов – Үкәкнең дәвамы ул, дип әйтергә иртәрәк, әлегә матди дәлилләр азрак, дигән фикердә. Шушы фикерен конференциянең пленар утырышында да яңгыратты ул. – Үкәк – күптән билгеле шәһәр. Ул XIV гасырдан язма истәлекләрдә телгә алына. XIX гасырдан аны археологлар тикшерә башлый. Дөрес, ул бервакытта да системалы тикшерелми. Саратов шәһәре читендә калган ул. Аның табигате бик матур. Хәзер шунда тарихи-археологик һәм табигый саклаулык-заповедник булдырырга ниятлиләр. Хәзер күп кеше бу нигездә татар шәһәре булганлыгын ишетте. Үкәк булган,  XIV гасыр ахырларында, XV гасыр башларында юкка чыккан. Әмма шәһәр булудан туктагач та халкы тулаем бу җирдән башка төшкә күчеп китә алмый. Инде Саратов шәһәренә кайчан нигез салынган дигән мәсьәләгә килгәндә, бу катлаулырак. Әгәр борынгы шәһәр өзлексез үскән булса, хәзерге Саратовның исеме дә Үкәк булып калыр иде. Шуңа күрә Үкәк белән Саратов арасында өзеклек бар кебек тоела миңа. Дөрес, Саратов дип аталган икән, Явыз Иван заманында биредә Үкәкнең ниндидер дәвамчылары булган, яшәгән дигән сүз бу. Мантыйк буенча фикер йөрткәндә, Үкәк юкка чыккач яңа шәһәр барлыкка килгән вакытны – XV-XVI гасырларны яхшылап өйрәнергә кирәк. Миңа калса, Үкәк элегрәк, болгарлар чорында да булгандыр, чөнки Саратовтан ерак кына түгел VIII гасырда күмелгән болгар кешесенең кабере табылды. Гадәттә буш урынга шәһәр китереп утыртмыйлар. Димәк, монда элек-электән кешеләр яшәгән”, – дип бәян итте ул соңрак безгә үз позициясен.
 
Фаяз әфәнде фикеренчә, VIII гасырлардан башлап Бөек Идел сәүдә юлы булган. Монголларга хәтле чорны караганда, аның үсү вакыты X гасырга туры килә. Шушы вакытларда безнең Казан калкып чыга. Казаннан Идел буйлап көньякка таба барганда Лаеш, аннан соң Болгар, Тәтеш, Сембер, бераз соңрак Үкәк-Саратов, аннан Сары Шин, хәзерге Волгоград, Әстерхан тезелеп китә. Шулай Идел юлы буйлап шәһәрләр – сәүдә үзәкләре барлыкка килгән. Алар Болгар, Алтын Урда чорында үскән һәм җимерелгән. Соңрак алар урынында Явыз Иван крепостьларын утыртып куйган, хәтта аларның исемнәрен дә үзгәртеп тормаган. “Саратовның яшен ачыклау әллә ни кыен булмас. Аны 750 ел, бераз күбрәк дип билгеләргә мөмкиннәр. Моның өчен яхшы экспедиция оештырырга кирәк. Анда Саратов археологлары гына түгел, Казан, Мәскәү археологлары, төрле белгечләр, төгәл фәннәр өлкәсендә эшләүче галимнәр дә булырга тиеш. Хәзер чүлмәк кисәгенә карап кына фаразлау вакыты үтте, төрле яңа ысуллар бар”, – дип белдерде галим. Күз курка, кул эшлиОзын сүзнең кыскасы, Үкәк тарихын тагын да тирәнрәк өйрәнергә, аны бөтендөнья мирасы тарихы исемлегенә кертергә галим-голәмә хәер-фатихасын бирде – әлеге халыкара конференциянең төп нәтиҗәсе шул, минемә.
 
Тарих фәннәре докторы, ЮНЕСКО кафедрасының Идел буе бүлеге мөдире Рафаил Вәлиев моны ничегрәк эшләргә, нәрсәләрдән башларга кирәклеген саратовлыларга тәфсилләп бәян итте. Эшләнәсе эшләр түбәндәгедән гыйбарәт: шактый катлаулы эш булса да, әүвәл музей-саклаулык булдырырга, шәһәрлек җирендәге бистәдән шактый гына йортны күчерергә, Үкәк шәһәрлеген саклау зонасын тәгаенләп куярга, үзенчәлеген расларга, XIII гасырдан бүгенгәчә дәвамчанлыгын билгеләргә кирәк. Шулай ук Саратовка кайчан нигез салынганлыгын раслау өчен, Россия һәм чит ил галимнәрен җәлеп итеп, конференцияләр уздыруны дәвам итү зарур. Бу җәһәттә Казанның мең еллыгын раслау тәҗрибәсен дә киң файдаланырга мөмкин. Татарстандагы кебек “Яңарыш” фонды булдыру да - көн кадагындагы бурыч.
 
“Эшне комплекслы, системалы һәм барча хакимият тармакларын, иҗтимагый оешмаларны, өлкәдә яшәгән барча халыкларны килештереп эшләргә кирәк. Күз курка, кул эшли”, –дип борынгы шәһәрне тергезергә чакырды ЮНЕСКО вәкиле.Үкәкне тергезүнең сәяси зарурлыгын, бу эшнең татарлар өчен генә түгел, биредә яшәүче башка халыклар өчен дә әһәмиятле булуын, Саратовның абруен барча дөньяга танытачак гамәл икәнлеген, мөгаен, күренекле тарихчыбыз Индус Таһировтан да яхшырак аңлатучы булмагандыр. Җыелыш мөнбәреннән ул моны раслаучы байтак дәлил китерде. – Үкәкне тергезү өчен иң элек бик күп акча кирәк. Чөнки анда бернәрсә дә юк. Шунлыктан аңа акчалы кешеләрнең бик зур игътибары сорала. Кайдадыр рәсемнәр, карталар саклангандыр – шуларны җыеп Үкәкнең образын тудырасы бар. Акча бүленеп тә, аны үзләштереп куюлары мөмкин. Акча тиешле урынга тотылсын өчен, бу эшкә җаваплы, намуслы кешеләр билгеләнеп куелсын иде. Өлкә халкының  5 проценты татар. Алар арасында бик әзерлекле һәм чын мәгънәсендә милли җанлы, намуслы кешеләр бар.
 
Шулардан ышанычлы команда булдырырга кирәк. Команда, акча һәм фән кушылган очракта да Үкәкне унбиш елсыз тергезеп булмый, дип бу зур эшне  тиз генә башкарып чыгып булмаячагын  искәртте Индус ага, конференция тәмамлангач .Шөкер, Камил Әбләзов кебек милләтпәрвәрләребез барында, хакимиятләр белән уртак тел табып эшләгәндә әлеге изге ниятләр озакка сузылмый тормышка ашар төсле. Милләттәшләребез әллә ни ишле яшәмәсә дә, татарның тәэсире зур бу төбәктә. Әгәр Үкәк тергезелеп, аңа татар рухы иңдерелсә, вәзгыять биредә бөтенләй башка булачак.– Бездәге тарихи-мәдәни ядкәрләр Болгарга караганда да яхшырак сакланган, аларны казып якты дөньяга чыгарасы гына бар. Үзебез дә тик тормыйбыз. Федераль үзәк, Татарстан да булышса, Үкәкне тергезербез, – дип саубуллашты безнең белән Камил әфәнде.
 

Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ --- | 07.07.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»