|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.07.2015 Дин
Рөстәм Миңнеханов “Ярдәм” мәчетендә ифтарда катнашты (ФОТО)Кичә, 5 июльдә, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановны “Ярдәм” мәчетендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль проектлары белән таныштырды. Бирегә Татарстан Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов ифтарга килгән иде. Аерым алганда, ул күзләре күрмәүчеләрне тернәкләндерү юнәлешендә эшли торган “Ярдәм” үзәген карады, укучылар белән аралашты. Шулай ук Теләче районындагы ТР МДН патронажында эшләүче балалар йортында тәрбияләнүчеләр белән сөйләште. Балалар исә рамазан ае дәвамында мәчеттә кунакта.
Рөстәм Миңнехановны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, урынбасарлары Илдар хәзрәт Баязитов һәм Рөстәм хәзрәт Хәйруллин озата йөрде. Илдар хәзрәт үзәк эшчәнлеге турында сөйләде, күзләре күрмәүчеләр өчен тудырылган шартларны күрсәтте.
Аннары барча кунаклар ифтарга җыелды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт ифтар вакытында Изге Коръән сүрәләрен укыды һәм туган җиребезгә, халкыбызга иминлек, бәрәкәт сорап дога кылды, диелә ТРМДНнең бүгенге хәбәрендә.
Илдар Баязитов, Рамил Ибраһимов, Ринат Нуриев фотолары.
--- |
Иң күп укылган
|