поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
17.05.2009 Җәмгыять

БАНКИР БАТКАН БУРЫЧКА

Башкалабызның Совет район судында мошенниклыкта гаепләнүче УРСА банкның Казан филиалы директоры урынбасары Виталий Сернов эшен карау бара. 37 яшьлек банкир үзе эшли торган банктан 2 млн сум акча алып, әҗәткә баткан.

...Узган ел азагында УРСА банк филиалы җитәкчелеге өстәмә офисларның берсендә ревизия үткәрә һәм нәкъ 2 млн сум җитмәүчелек ачып, хәйран кала. Ләкин озак аптырап утырырга туры килми. Кассир әлеге сумманы филиал җитәкчесе урынбасары бурычка алуын әйтә һәм аның ышаныч язуларын күрсәтә. Аларның берсенә урынбасар Сернов хәтта “мәҗбүр иттем” дигән сүзләр дә сырлаган. Чөнки кассирлар мондый ысул белән кассадан акча алу банк кесәсенә керү икәнен аңлап каршы килгән, әмма кушканны үтәмичә дә булдыра алмаган.

 

2008 елның сентябрь аенда ук шушы алым белән алдан – 300 мең, аннары 400 мең сум сорап торган. Әлеге кассир эштән киткәндә, аның урынына калучы хатын-кызны 700 мең сум җитмәүчелек белән кассаны кабул итәргә күндергән. Һәм анысыннан да 150-300 меңләп әҗәт җыя биргән. Ниһаять, декабрь аена бурычы 2 млнга тулган.

 

Директор урынбасары акчаны алуын кире какмый һәм кага да алмый. Шул ук вакытта бурычны түләрлек чамасы булмавын да әйтә. Банк исә – акчаны уңга-сулга тарата торган оешма түгел. Ревизия нәтиҗәләре икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш бүлегенә тапшырыла. РФ Җинаять кодексының “мошенниклык” дигән маддәсе буенча эш кузгатыла.

 

Әйтергә кирәк, инде җинаять кылуда шикләнелүче дигән “дәрәҗә” алган урынбасар күрсәтмәләрне дөрес бирә, тикшерү барышындагы сорау алу һәм башка чараларга вакытында килә. Шуңа күрә аны сак астына алуның хаҗәте булмый, судта да ул читлек эчендә түгел, залда утыра.

 

Әйтүенә караганда, аны әлеге сумманы алырга бурычлары мәҗбүр иткән. Әле 2000 елда ук ул кредит алучы бер танышына йөкләмә алучы (поручитель) булырга ризалыгын биргән. Тегесе кредитны түли алмагач, аның 10 мең доллар бурычын процентлары белән кайтару поручительгә йөкләнгән. Ул әлеге эшкә акча табуның бик хәтәр юлын сайлаган: шул вакытларда чат саен булган казинода уйный башлаган. Гадәттәгечә, башта шактый зур суммалар ота һәм тора-бара оттыра, кай-ара 200-250 мең сум калдырып чыга башлый.

 

Бурыч сазлыгы аны төпкә суыра. Банклардан кредит алып, ул иске бурычын түли, ләкин яңасына чума. Шушы ысул белән ул шактый гына батмыйча яши әле. Ләкин гел болай дәвам итә алмый. Бигрәк тә узган ел финанс кризисы башлангач, эшләр хөртиләнә. Банклар яңа кредит бирми, ә бурычларны таләп итә. Менә шуннан соң бичарадан ничара дигәндәй, банкирның күзләре үз банкының акча “сандыгына” төшә дә инде.

 

Әлеге акчаны ул элекке кредитларын каплауга тотып бетергән булса кирәк. Шуңа күрә судта аның УРСА банкка – 2 млн һәм Автокредитбанкка 300 меңләп әҗәте турында гына сүз барды. Соңгысын ул 2003 елда әле Татарстан милли банкында эшләгәндә үк алган булган. Ул чакта Автокредитбанк заемщикның коллега булуын исәпкә алып, кредитны поручительләрсез һәм “кирәкмәгән” тикшерүләр уздырмыйча гына биргән. Һәм бүгенге көнгә кадәр суд карары буенча Виталий Серновның хезмәт хакыннан тотып калынган 5 меңнән башка бер тиен дә кайтара алмаган.

 

23 апрельдә булган утырышта дәүләт гаепләүчесе, ике банкка китергән зыянны исәпкә алып, хөкем ителүчене 4 елга ирегеннән мәхрүм итүне сорады. Әлбәттә ки, яклаучы як моның белән килешмәде. Ләкин адвокат китергән дәлилләр зарар күргән банк вәкилләренең каршы чыгышына сәбәп булды. Мәсәлән, хөкем ителүченең чын күңелдән үкенүен исәпкә алырга кирәк дисә, ул әлеге судны чираттагы күңелсезлек итеп кенә кабул итә дип, кире кактылар. Балигъ булмаган баласы бар дигәч, гаиләсе белән аерылган, алимент түләми дигән каршы дәлил китерделәр. Шулай ук адвокатның Автокредитбанк белән булган эпизодны төшереп калдырырга, бары тик иректә калдырганда гына бурычларын түли алачак кебек фикер-тәкъдимнәренең нигезсез икәнен әйтеп каршы килделәр.

 

Кыскасы, прокурор һәм банк вәкилләренең фикере уртак иде. Ә хөкем ителүче исә үз гамәлләрен гражданлык хокук мөнәсәбәтләре яссылыгына куеп, бары тик матди дәгъваларны гына тануын белдерде. Ул ышаныч кәгазе биреп, акча алып торуны мошенниклык, димәк ки, җинаять түгел, дип исәпли. Адвокат та, аның гамәлләрен мошенниклык, ягъни алдалап урлау (үзләштерү) итеп түгел, ә коммерция оешмасының урындагы кешесен үз вәкаләтләрен арттыруы итеп бәяләргә кирәклеген искәртте. Бу очракта хөкем ителүче Җинаять кодексының шактый “йомшак”, шартлы срокка өметләнергә мөмкинлек бирүче 201нче маддәсе кысаларына эләгәчәк.

 

Ләкин 7 майда хөкемдар аның гамәлләренә алдау юлы белән урлау дигән бәя биреп, хөкемне РФ җинаять кодексының “Мошенниклык” маддәсе буенча чыгарды. Чөнки акчаны кире кайтару мөмкинлеге юк икәнен белгән, димәк, урлау, үзләштерү нияте (умысел) булган дип табылды. Суд аны 2,5 елга гомуми режимдагы колониягә озатырга дигән карар чыгарды. Бу инде 10 майда 37 яшен тутырган укымышлы, сәләтле, кыскасы, һәрьяктан килгән ир-атның казинода акчасын гына түгел, иреген дә оттыруын күрсәтә.

 

Ә теге 2 миллион сумны иртәме-соңмы барыбер түләргә туры киләчәк.


Наил ВАХИТОВ
Безнең гәҗит
№ 19 | 14.05.2009
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»