поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.07.2015 Догалар

Баш авыртканда укылучы дога

Мөэмин-мөселманнар һәр туган көнгә шөкер итеп, Ходайга рәхмәт укып яши. Көндәлек яшәештә алар фәкать Аллаһының сүзенә, Изге Коръәни Кәримгә таяналар. Сәламәтлекләре борчыган вакытта да, сурә һәм аятьләрдән шифа, ярдәм эзлиләр. 
 
Озак вакыт баш авырганда мөэминнәр дару эзләми, тәһарәт алып намаз укырга, үзләрен өшкерергә ашыга. Мондый ысулның ярдәмен, әлбәттә, чын күңеленнән ышанган кеше генә тоя ала. Даими киңәшчебез Шәүкәт хәзрәт Әбүбәкеров бүген үзеңне сәламәтләндерүдә укыла торган кайбер аятьләр турында сөйли.
 
- Дин белгечләре баш авыртканда Коръәннең Мәрьям сурәсен укырга киңәш итә. Аның аеруча беренче, икенче аятьләре бик шифалы. Алар шулай укыла: “Бисмилләһир-рахманир-рахим. Кәәәф һәә йәә гайн саааде. Зикру рахмәти раббикә габдәһү Зәкәрия”. Тәрҗемә итеп мәгънәсенә керешсәк, беренче аятьнең нәрсә аңлатканын галимнәр әле дә белә алмый. Ул аятьнең мәгънәсен Аллаһы Тәгалә үзе генә беләдер. Бәлки ул шуңа да бик көчле дәвалану чарасы буларак саналадыр да. Ә икенче аятькә килгәндә ул “Зәкәриягә Аллаһының рәхмәте иңде” дигәнне аңлата. Шул аятьләрдә галимнәр шифа таптылар. 
 
Дәвалануның ике ысулы бар. Беренчедән, кулларны башның маңгай өлешенә куябыз да, әлеге аятьләрне өч мәртәбә кабатлыйбыз. Икенче ысулы, шушы ике аятьне бер кәгазь битенә язып, чиста суга салабыз да, аннары шул суны “Бисмилла” әйтеп эчәбез. 
 
- Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа с.г.в. хәдисләреннән аңлашылганча, Аллаһының Расүленең башы авырганда Гайшә анабыз р.г. шулай ук ихлас сурәсен укый торган булган. Пәйгамбәрне шулай шифалаган. Ягъни ничек укыла ул? “Әгузү билләһи минаш-шайтанир-рәҗим бисмилләһир-рахманир-рахим. Кульһү-әллаһү әхәде. Әллааһүс – самәде. Ләм йәлиде. Үә ләм йүүләде. Үә ләм йәкүлләһүү күфү-үән әхәде”, - дип аңлата остазыбыз.
 
Бу аятьләрне, ягъни “Кульһүаллаһ” сурәсен барча авырулардан да дәва дип әйтергә була. Шәүкәт хәзрәт сүзләренчә, болардан тыш сахабалар “Әлхәм” сурәсен дә шифа сурәсе дип йөрткән һәм аны дәвалану чыганагы иткәннәр. Кадерле укучылар, уйлап карасак, Менә шушы аять һәм сурәләрне мөэмин-мөселманнар көненә берничә тапкыр намазда кабатлый. Димәк, аларның күңеле тыныч, тәннәре сәламәт. Аллаһу Раббыбыз изге Коръәни Кәримне дә Адәм баласы адашмыйча, туры юлдан нык атласын, тыныч вә бәрәкәтле гомер кичерсен өчен дип иңдергән. Шуны истә тотып, кеше Раббысының әлеге киң мәрхәмәтенә рәхмәт йөзеннән көненә биш мәртәбә намаз укый, ураза тота. Изге гыйбәдәтләр санына шулай ук дога кылу да керә. Алай гына да түгел, Ислам динендә доганы иң күркәм гыйбәдәт дип атыйлар. Пәйгамбәребезнең с.г.в. бер хәдисендә килгәнчә, бер бәндәнең дога кылып утырганын күрсә, Аллаһ сөенә. Ни өчен? Чөнки дога кылып мөселман кешесе үзенең Аллаһының кодрәтенә ышанганлыгын күрсәтә. Шундый бәндәгә Ходай ярдәм итми калмый. Шуңа күрә авырган вакытта да иң беренче чиратта догаларга, безне юктан бар иткән Аллаһының сүзенә мөрәҗәгать итик. Хәлебез җиңеләеп китеп, әмма авыру бетмәсә инде, табибларга барырга кирәк, чөнки Расүлебез с.г.в. бер хәдисендә “Табиблар булган җирдә яшәгез!”,  - дип әйтеп калдырган. Газиз дин кардәшләрем, авыру килсә, бер дә борчылмыйк, чөнки Хак Тәгалә яраткан бәндәләренә генә авыру бирергә вәгъдә иткән – авырган чакта адәм баласы гөнаһларыннан чистарына икән. Шуны истә тотып, сабыр итик һәм шөкер итеп яшәүчеләрдән булыйк. Ә Аллаһы Тәгалә безгә амәнәт итеп биргән тәннәребезне, сәламәтлегебезне саклап яшик. Саулык һәм күтәренке кәеф теләп бүгенгә сезнең белән хушлашам. Әссәләмүгаләйкүм!

---
Матбугат.ру
№ --- | 04.07.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»