поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.07.2015 Догалар

Аналарга дога

- Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа с.г.в. каршына бер сәхабә килеп “Мин иң элек кемгә изгелек күрсәтергә тиеш?” дигән сорау биргән. Расүлебез с.г.в. аңа “Әниеңә” дип җавап кайтарган. Шуннан соң сәхабә кабатлап  тагын сораган: “Әниемнән соң кемгә изгелек кылыйм?” - дип. Пәйгамбәребез икенче тапкыр да : “Әниеңә” -  дигән. Өченче тапкыр да шулай кабатланган. Дүртенче тапкыр сорагач кына Пәйгамбәребез “Әтиеңә” дип җавап бирә. Ягъни бу хәдистән аналарның атага караганда никадәр өстенрәк икәнлеген, зур дәрәҗәдә булуларын ачык аңлыйбыз. Иң беренче хакыбыз аналардан башлана.                                                      
 
Шәүкәт хәзрәт тагын бер риваятьне искә төшереп үтте.
 
- Пәйгамбәребез с.г.в. яшәгән вакытта бер сәхабә үз әнисен җилкәләренә үтыртып Кәгъбатулланы тәваф кылган,  ягъни җиде мәртәбә әйләнеп чыккан. Әйтергә кирәк, Кәгъбәтулланы бала күтәреп әйләнүе дә авыр, ә бу кеше әнисенә Хаҗ кылырга ярдәм иткән. Шуннан соң ул Мөхәммәд с.г.в. янына килеп “Мин әниемнең хакын үтәдемме?”- дип сораган. Расүлебез аңа җавап итеп: “Әй, бәндә, тырышканыңны Аллаһы күргәндер. Тик әниең сине тудырганда әйткән бер “аһ” тавышын да түләп бетерә алмадың әле син”, - дип әйтә.
 
Әйе, әлеге риваятьтән аналарыбыз каршында чиксез бурычлы икәнебезне аңларга була. Шуңа да без, балалар, безнең өчен төннәрен йокламаган, җаннарын бирергә әзер торган олы затлар – газиз әниләребез өчен һәрдаим догада булырга тиешбез.
 
- Шәүкәт хәзрәт, мәшһүр догаларыбыз арасында тагын бер олы доганы өйрәтеп китсәгез иде. Әниләребезгә багышлап без нинди доганы белергә һәм укырга тиешбез.
 
-  Аллаһы Тәгалә безне – мөселманнарны ничек һәм нинди догаларны кылырга үзе өйрәтә. Аналарыбызга багышлап без “Раббир хамһума кәмә раббайяни сагиран” дигән сүзләрне әйтеп йөрергә тиешбез. Аның мәгънәсе шул булыр: “Әй, Раббым, әти-әниемнең барлык гөнаһларын, хаталарын гафу ит, мине кече вакытта, бала чагымда тәрбияләгәнгә күрә.  Ягъни үземдә булган бурычымны сорыйм – Синең рәхмәтеңдә булсыннар иде”. 
 
- Барча Пәйгамбәрләр шушы доганы укыганмы?
 
- Әйе, тик Ибраһим галәйһиссәләмнең тагын бер догасы бар.  Аның үз ата-анасына багышлый торган дога Коръәни Кәримнең Ибраһим сурәсендә килә: “Раббанагъфирли вә ли вә лидәйә вә лил мүьмининә йәүмә йәкумуль хисабе”. Аның мәгънәсе шул: “Әй, Раббым, минем әти-әниемнең, барча мөэминнәрнең, иман китергән бәндәләрне гафу ит. Хисап, Кыямәт көнендә дә Үзеңнең киң кодрәтең белән барчабызның гөнаһларын гафу ит”.
 
Киң кодрәткә ия булучы Аллаһу Раббыбызның “Ананың баласына, ә баланың анасы өчен кылган догасы киртәсез кабул булачак”, дигән сүзләрен дә онытмасак иде.  Ходай Тәгалә, һәрбер ата-анага балалар игелеге насыйп итсен. Мөхтәрәм кардәшләр, бәйрәм көннәрендә генә түгел, исән-сау булучы, ә фани дөньядан киткән булсалар аеруча, һәрдаим ата-аналарыбыз өчен догада булыйк.  Әлеге язманы  Пәйгамбәребез Мөхәммәднең с.г.в. бер хәдисендә әйтелгән сүзләре белән тәмамлыйсы килә: “Җәннәт аналарыгызның аяк астында”. Әссәләмүгаләйкүм, вә рәхмәтуллаһи, вә бәрәкәтүһү.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 04.07.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»