|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.07.2015 Догалар
Яңа кием кигәч укыла торган дога
Әссәләмүгаләйкүм, кадерле туганнар, мөхтәрәм дин кардәшләрем. Бу дөньяда Адәм балаларына савап алу, Ходай рәхмәтенә ирешү өчен бик күп мөмкинлекләр бирелгән: зикер-тәсбих кылу, гыйлем алу һәм тарату, җәмгыятькә, гаиләгә файда китерү, мохтаҗларга ярдәмче булу, сәдакалар бирү һәм башка бик күп төрле изге эшләр. Ни гаҗәп, шулар арасында матур һәм шәригатьчә киенү дә гыйбәдәт була ала икән. Беренче карашка гади генә гадәт, тик ислам белгечләре киемне тәннең гаурәт җирләрен каплау ысулы гына түгел, ә Ходайның бер нигъмәте дип кабул итә. Ислам белгече, даими киңәшчебез, “Әниләр” мәчете имам-хатыйбы Шәүкәт хәзрәт Әбүбәкеров бу хакта ниләр уйлый икән?
- Шәүкәт хәзрәт, әссәләмүгаләйкүм! Ничек инде матур киенү гыйбәдәт була ала? Моңа аңлатма бирегезче.
- Вәгаләйкүм сәлам. Әйе, чыннан да бу шулай. Моның турында Аллаһның илчесе Мөхәммәд тә с.г.в. бер хәдисендә “Әй, кардәшләрем, әгәр дә берәрегез яңа кием кигән вакытта, моның Аллаһу Сөбеханәһү вә Тәгаләнең бер нигъмәте икәнлеген аңлап, рәхмәт әйтү нияте белән авызын ачса, аның бу фикере өчен савабы инде язылган булыр”, - дип әйтеп калдырган. Пәйгамбәрнең с.г.в. тагын бер хәдисендә: “Аллаһы Тәгалә үзе биргән нигъмәтләрен кеше өстендә күрергә ярата” дигән сүзләр дә бар. Димәк, аңлаганыбызча, матур киенү һәм шул вакытта Аллаһу Раббыбызны мактау – чып-чын гыйбәдәт булып тора.
- Безгә барлык нәрсәдә үрнәк булучы Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа с.г.в. бик тәкъва кеше буларак үзе дә матур киенгәнме?
- Нәкъ шулай, кайбер риваятьләрдә бу хакта бер сәхабә: “Мин аны шундый матур, күркәм, яхшы киемдә күрдем ки, хәтта аңарчы андый матур кешене күргәнем дә булмады!”, - дип сөйләп калдырган. Бү сүзләрдән Расүлебезнең нинди зәвыклы кеше икәнлеге аңлашыла. Ул матур киенергә бик яраткан һәм өммәтенә дә киемгә карата игътибарлы булырга киңәш иткән. Мөселманнарның җомга көннәрендә Аллаһы йорты саналган мәчетләргә яңа, матур киемнәр киеп баруы аеруча хуплана. Тик Расүлебез с.г.в. яңа киемнәрне еш алып акчасын исраф итмәгән, ә булган киемен пөхтә тоткан. Киемен генә түгел, үзен дә Пәйгамбәребез карап йөрткән, һәрдаим хушбуйлар сибенгән.
- Яңа киемнәр алып кияргә мөмкинчелек биргәне өчен мөэмин-мөселманнар Аллаһка рәхмәт әйтеп дога кылса, бик күркәм булыр иде.
- Һичшиксез. Алай гына да түгел әле - яңа кием кигәндә кеше махсус дога кылса, ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан сакланыр. Әлеге дога бик озын түгел: ӘЛХӘМДҮЛИЛЛӘҺИ ЛӘЗИ КӘСӘӘНИ ҺӘЗӘ ВӘ РАЗӘКАНИҺИ МИН ГАЙРИ ҺАУЛИН МИННИ ВӘ ЛӘ КУӘ. Мәгънәсенә килгәндә әлеге дога “Мине шушы киемгә киендергән Аллаһу Раббыма сәналәр булсын. Мин бернинди көч куймаган әлеге нигъмәте өчен Ходайга рәхмәтләремне белдерәм. Әлхәмдүллилләһи, Аллага шөкер!”, - дигәнне аңлата.
Остазыбыз сүзләренчә, яңа кием кигән вакытта әлеге доганы укыйбыз икән, Раббыбыз безнең моңа кадәр булган гөнаһларыбызны да, шул киемне кигәннән соң кылганнарын да кичерәчәк икән. Бу сүзләргә “Амин” дияргә кала. Тик саубуллашыр алдыннан Пәйгамбәребез Мөхәммәднең с.г.в. тагын бер хәдисен исебезгә төшерик әле: “Бер адәм халык арасында мактаныр өчен кием киеп йөрсә, Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә ул кешедән йөз чөерер, йә ул киемен салганчыга кадәр аны түбәнәйтер”. Кадерле укучылар, Ходайның биргәннәренә рәхмәтле булып, сөенеп яшик. Әссәләмүгаләйкүм, вә рәхмәтуллаһи, вә бәрәкәтүһү.
--- |
Иң күп укылган
|