|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.07.2015 Догалар
Байлык догасы
Изге Коръәни Кәримнең “Мәләйкә” ягъни “Фәрештәләр” сурәсенең 45нче аятендә “Аллаһу Раббыбыз үзенең рәхмәтеннән кешеләргә ризык, белем, һидаять бирсә, ул нигъмәтләрне Аллаһуның бирүенә һичкем каршы тора алмас, әгәр бирә торган нигъмәтләрен бирми калса, аларны бирүче һич тә булмас” диелгән. Моннан аңлашыла ки, баеган колын фәкыйрь итүче дә, ярлы кешене баетучы да – бердәнбер Зат, киң кодрәткә ия булучы Аллаһы Тәгалә. Әлеге темага кагылышлы сорауларны без “Әниләр” мәчете имам-хатыйбы Шәүкәт хәзрәт Әбүбәкеровка юлладык. - Шәүкәт хәзрәт, әссәләмүгаләйкүм. Байлык, бәрәкәт турында Изге китапта та сүзләр булгач, бу Ислам динендә тыелмый дияргә мөмкинме?
- Вәгаләйкүм сәлам. Бай булу Ислам динендә Аллаһы Тәгаләнең бер нигъмәте буларак кабул ителә. Димәк, тыелмый. Алай гына да түгел, бер хәдистән аңлашылганча, “Аллаһы Тәгалә колына биргән нигъмәтләрен аның өстендә күрергә ярата”. Бу мөселманнар затлы киенеп, матур яшәргә тиеш дигәнне аңлата. Яхшы белем, йорт, һәм башка төрле уңайлыклар белән үзен һәм якыннарын тәэмин итү өчен кешегә матди яктан нык булу кирәк. Пәйгамбәребез дә с.г.в. моны аңлап, һәрвакыт менә шундый доганы кылып яшәгән: “Аллаһуммә инни әсъәлүкә әлһүдә вәт тука вәл гафәфә вәл гыйнә”. Әлеге сүзләр “Әй, Раббым, мин синнән һидаять, тәкъвалык, гөнаһлардан чистарынуны һәм байлык сорыйм”, дигәнне аңлата.
- Аллаһы Тәгалә һәркемгә нәрсәнең хәерле икәнен иң яхшы белүче. Байлык белән дәрәҗә дә кемгәдер сынау буларак бирелергә мөмкиндер, шулаймы?
- Әйе, нәкъ шулай. Пәйгамбәребез дә с.г.в. байлык белән дә, ярлылык белән дә сыналган. Акчасы, малы булган вакытта масаймаган, кешеләрне мыскыл итмәгән, киресенчә, байлыгын сәдакәгә сарыф иткән. Халыкка файдасы тигән. Ә инде акчасы беткән вакытларында сабыр иткән. Ислам дине һәммәбезне дә менә шулай ике яклы булырга өйрәтә: байлыгың булганда якыннарыңны, кардәшләреңне онытмаска, гаиләңә сарыф итәргә, әгәрдә малың юк икән – сабыр итәргә һәм тырышып эшләргә. “Алма пеш, авызыма төш!”, дип ятучы кешегә Ходай берничек тә ярдәм итә алмый. Кеше үзе тырышса гына Аллаһу Раббыбыз аңа ярдәм итәчәк. Пәйгамбәребез холкындагы кешене Ислам дине иң яхшы холыклы, хәерле кеше дип атый.
- Андый булу бик җиңел түгел бит. Пәйгамбәребез с.г.в. шул максаттан махсус догалар укып сабыр иткәндер.
- Әйе, бик кыен. Шуңа да барлык мөселманнар өчен үрнәк булучы сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафаның с.г.в. тагын бер догасын искә төшерик: “Аллаһуммә инни әгузүбикә минәл куфри вәл факр”. Әлеге кыска доганың мәгънәсе бик тирән: “Әй, Раббым, мин Сиңа көферлектән, фәкыйрьлектән һәм ярлы булудан сыгынам”. Бу догада сүз матди фәкыйрьлек турында гына түгел, ә рухи ярлылык турында да бара, ягъни адәм баласы хөсетлек, саранлык кебек начар сыйфатлардан саклануны сорап дога кыла. Ә бу белгәнебезчә, күпкә әһәмиятлерәк.
Остазыбыз Шәүкәт хәзрәт белән килешми мөмкин түгел. Бер хәдистә әйтелгәнчә, “Аллаһы Тәгалә сезнең киемегезгә түгел, ә калебегезгә карар”. Тәннең зәкәте – ураза, байлыкныкы исә - сәдака. Ходайның биргән нигъмәтләреннән тиешенчә, Раббыбыз бездән риза булырлык итеп файдаланыйк, мохтаҗларга ярдәмләшеп яшик, газиз кардәшләр. Әссәләмүгаләйкүм, вә рәхмәтуллаһи, вә бәрәкәтүһү.
--- |
Иң күп укылган
|