поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
04.07.2015 Догалар

Бурычтан котылу догасы

Адәм баласының  тормышы гаҗәеп инде. Кешенең бармаклары тигез булмаган кебек, Аллаһы Тәгалә каршында кешеләр дә тигез түгел. Кемдер акчасын кая куярга белми, ә кайберәүләр гомер буе мохтаҗлык кичерә. Чарасызлыктан күпчелек кеше бурычка акча алып, әҗәтләргә бата, кредитлар түли. Ислам дине әҗәткә акча алуга ничек карый икән? Әлеге сорауны без даими киңәшчебез “Мәрҗәни” мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәновка юлладык. Ул менә нәрсә дип җавап бирде:
 
- “Әгәр берәү сезнең яныгызга бурычка мал яки акча сорап килә һәм сез шул кешегә ярдәм нияте белән бурычка ул сораган әйберләрне биреп торасыз икән, шул вакытта кыямәт көнендә бернинди башка күләгә булмаганда Аллаһы Тәгалә шушы бурычка биреп торучы, яисә бурычының яртысын өлешчә гафу итүчене үзенең рәхмәт күләгәләренә кертер”, диелгән Аллаһы Тәгаләнең Расүленнән с.г.в. соң калган хәдисләрдә.          
 
Моннан аңлашыла ки, әгәр бер кешенең ихтыяҗы чыгып бер мөһим эш эшләргә, яки берәр нәрсә алырга теләп акчасы җитмәгән очракта Аллаһы Тәгалә бурычка мал алып торырга рөхсәт итә. Бер мөселман икенче кардәше өчен терәк булып тора, шунлыктан үзара ярдәмләшеп яшәү ул – сөннәт. 
 
- Хәзрәт, алайса бу очракта да кылына торган махсус догасы бардыр, мөгаен?                                                        
 
-  Әйе, әлбәттә, Ислам дине мөселман кешесенең тормышында була торган барлык вакыйгаларны күздә тоткан. Алай гына да түгел, савапларны күпләп җыярга ашыккан мөэмин-мөселман өчен һәр минутны файдалы итеп, ягъни гыйбәдәттә уздыру мөмкинлекләре ачыла. Тагын  бер хәдисне искә төшерсәк, анда мондый сүзләр бар: “Әгәр берәү мөмкинчелеге булып бурычка акча биреп, соңыннан ул кешегә әҗәтен гафу итә икән, Аллаһы Тәгалә шул изге бәндәне җәннәт әһелләреннән итәр” диелгән. Сөбеханалла! Ә бурычтан котылу өчен Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. бер дога кыла торган булган һәм аны безгә дә өйрәтеп калдырган. ӘЛЛАҺУММӘ ӘКФИНИ БИ ХӘЛӘЛИКӘ ГАН ХӘРӘМИК ВӘ ӘГЪНИНИ БИФАДЛИКӘ ГАММӘН СИВӘК. Бу сүзләр “Әй, Аллаһым, син биргән хәләл ризыклар син биргән хәрам ризыклардан мине ерагайтсыннар иде. Әй, Раббым, кешегә мохтаҗ булмыйча, кешедән ярдәм сорамыйча, синнән генә ярдәм сорасам иде”, - дигәнне аңлата. 
 
Тик дусларым, бурычка керү Исламда рөхсәт ителсә дә, без моннан качарга тиеш, чөнки әҗәтле килеш дөньядан китсәк, безгә Раббыбызның ачуы төшәргә мөмкин. Әҗәтле кеше мәрхүм булган вакытта ул әрвахның кыямәттә хәлен җиңеләйтер өчен аның бурычын туганнары яисә кардәшләре түләргә тиеш. Ә иң яхшысы Ходайның биргәненә шөкрана кылып яшәү. Остазыбыз да әлеге фикерне хуплады:
 
- Чыннан да, Аллаһ Рәсүле с.г.в. “Синнән өстенрәк кешеләргә карамыйча, синнән түбәнрәк булган кешеләрнең хәләтенә кара һәм үзеңнең булган нигъмәтләреңне күреп шөкрана кыл, рәхмәтеңне әйтеп яшә!”, - дигән. 
 
Хөрмәтле укучыларыбыз, шулай итеп, бүген тагын бер дога өйрәндек. Тик азактан Рәсүлебезнең с.г.в. янәдән бер хәдисен искә төшерәсе килә. Ул безгә шундый хәбәр калдырган: “Әгәр дә бәндә догасын “Йә Раббым! Йә Раббым! Йә Раббым! дип башласа, Аллаһы Тәгалә аңа: “Әйт колым, теләгеңне үтим!”, - дип җавап бирә. Тик бөтен галәмнәрнең Хуҗасы Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә алай әйтер өчен безнең фәкать тел хәрәкәте генә җитәрме икән? Юк, әлбәттә, күп тапкырлар тәүбә кылып, догаларыбызны йөрәк белән ихластан кылыйк. Сезгә күңел тынычлыгы теләп саубуллашам. Әссәләмүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.

---
Матбугат.ру
№ --- | 04.07.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»