поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
04.07.2015 Догалар

Тәүбә догасы

Тәүбә кылу – динебез һәм кеше яшәешенең асылы. Чөнки Пәйгамбәребез с.г.в. хәдисендә әйтелгәнчә, нинди генә Адәм баласы булмасын – барысы да гөнаһлы. Гөнаһ кылу, нәфес - әлеге сыйфатлар изгеләре белән беррәттән шулай ук Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән. Ләкин олы шәфкать иясе булучы Раббыбыз безгә гөнаһлардан чистарыну өчен тәүбә ишекләрен ача. Алай гына да түгел, кайбер хәдисләрдә әйтелгәнчә, Аллаһы сөбеханәһү вә Тәгаләнең кодрәте тәүбә кылган бәндәсенең гөнаһларын савапка алыштырырга да җитә икән. Бу хакта тулырак мәгълүматны даими киңәшчебез “Әниләр” мәчете имам – хатыйбы Шәүкәт хәзрәт Әбүбәкеров җиткерә.
 
- Риваятьләрдән аңлашылганча, кыямәт көнендә кайсебер кешеләр килерләр һәм гамәл дәфтәре ачылганда бу гөнаһым, теге гөнаһым бар иде дип аларны дәфтәрдән эзли башларлар, ләкин тапмаячаклар икән. Ягъни Аллаһы Тәгалә үзенең киң мәрхәмәте белән аларны юк иткән, гамәл дәфтәреннән сөртеп алган була. Нәрсә хисабына? Әлбәттә, тәүбә-истигъфар хисабына. Безгә үрнәк өчен җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәднең гөнаһлары гафу ителеп беткән булса да, ул көненә 70-100 мәртәбә тәүбә-истигъфар кылган. Моннан тәүбә кылуның ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнен аңларга буладыр. Әйтергә кирәк, тәүбәнең шартлары бар. Тәүбә кылырга ниятләгән кеше иң беренче чиратта кылган гөнаһы өчен үкенергә, хәрам гамәлне башка эшләмәм дип үзенә сүз бирергә, Аллаһыдан гафу ителүне сорап дога кылырга тиеш. Әгәр дә инде тәүбә кылып яңадан шул гөнаһысына кайтса, элек кылган гөнаһлары да кайтырга мөмкин. Шуңа күрә бик сак һәм һәр эшне уйлап эшләргә кирәк.
 
Раббыбыз безгә карата бик мәрхәмәтле, шуңа күрә тәүбәне нинди телдә кылсаң да, ул кабул ителә. Ләкин бу максаттан Расүлебез безгә махсус догаларын өйрәтеп калдырды. Мәсәлән, кыска гына ӘСТӘГЪФИРУЛЛАҺИ дип дога кылабыз. Бу сүзләр “Аллаһы Тәгаләдән минем гөнаһларымны гафу итүен сорыйм”, дигәнне аңлата. Икенче догасы да бар. ӘСТӘГЪФИРУЛЛАҺИ ЛӘЗИ ЛӘӘ ИЛӘҺӘ ИЛЛӘҺҮ ӘЛ-ХӘЙУЛЬ    КАЙУМ ВӘ ӘТҮБҮ  ИЛӘЙҺИ. Бу сүзләр тәрҗемә ителгәндә “Барлык нәрсәнең Хуҗасы булучы, бердәнбер Аллаһы Тәгаләгә өмет итәм, ул гына бар нәрсәне карап торучы. Аннан гына барлык гөнаһларымны гафу итүне сорыйм!”, - дигән мәгънәне аңлата. 
 
Газиз кардәшләр, алай гына да түгел. Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә бәндәнең кылган гөнаһына үкенүен белсә, шул гөнаһыннан истигъфар иткәнче үк, гөнаһын ярлыкар икән. Ә бу исә кылган гөнаһка үкенү – үзе тәүбә дигән сүз. Тоткан уразаларыгыз, кылган догаларыгыз кабул булсын. Әссәләмүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 04.07.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»