поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
04.07.2015 Догалар

Зиратка кергәч укылучы дога

“Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!” - ди халык. Җәй - зиярат кылу өчен иң уңай чор. Җылы вакытның санаулы көннәре калып барса да, алда әле әбиләр чуагы, димәк әле вакыт бар һәм бүген өйрәнәсе дога зиратка барырга әзерләнүчеләр игътибарына булыр. Тагын бер нәрсәгә игътибар итәрбез: еш кына “Хатын-кызларга зиратка барырга ярыймы?” – дигән сорауны ишетергә туры килә. Аңа да җавап эзләрбез, иншалла.
 
Зиратка йөрүгә кагылышлы Пәйгамбәребез Мөхәммәднең с.г.в. “Үлемне еш искә төшерегез” - дигән хәдисен  хәтердә яңартсак, яхшы булыр. Чөнки үзенең үләсен, үлгәннән соң җавап бирәсен уйласа, кеше бозыклыкны әзрәк, яхшы гамәлне күбрәк кылачак. Зиратларга йөрү дә безгә үлемне искә төшерә, димәк үзенә күрә бер гыйбәдәт. Шуңа күрә хатын-кызларга каберстанга килү һич тә тыелмый, - дип аңлата Казан шәһәре һәм Үзәк төбәк казые Рөстәм  хәзрәт Зиннуров.
 
-  Аллага шөкер, динебездә һәр мәсьәлә чишелгән, һәрбер нәрсәне Аллаһы Тәгалә ачыклап биргән. Расүлебезнең с.г.в. сөекле җәмәгате Гайшә анабызны искә төшерсәк, аның ире үлгәч тә, якыннары бу дөньядан киткәч тә каберләре янына килеп, өсләрен чистартып, чүпләрен җыя торган булганын белербез. Бу ачыктан-ачык дәлил: хатын-кызларга зиратларга барып зиярат кылу рөхсәт ителә.
 
Рөстәм хәзрәт аңлатканча, Пәйгамбәребез исән чакта каберләр янына килеп хатын-кызларның озак-озак елап утыруларын күргән һәм моның белән бер дә риза калмаган. Шунлыктан динебез хатын-кызларның кешене күмгәндә яисә кабере янына килгән вакытта тавыш күтәреп елап утыруын тыя. Чөнки бу гамәл әрвахларны рәнҗетә. Үлгән кешенең җанын сөендерәм дисәң, аңа багышлап дога кылу – күркәм гамәл.
 
- Бу максаттан Мөхәммәд Пәйгамбәребез с.г.в. “Колхуаллах”, “Ясин Шәриф”не укырга кушкан. Әлеге догаларны теләгән һәр кеше теге яисә бу дини китапта таба ала. Бер риваятьтә әйтелгәнчә, әгәр бер кеше зиратка килеп “Колхуаллах” сурәсен укып әҗер-савабын ул каберстандагы барлык мәетләргә багышласа, Аллаһы Тәгалә шул бәндәгә андагы мәетләр санынача савабын бирәчәк. Моннан тыш Расүлебез түбәндәге доганы укырга киңәш иткән: ӘССӘЛӘМҮГАЛӘЙКҮМ ЙӘ ӘҺЛЕДДИЯР МИНӘЛ МҮСЛИМИНӘ ВӘЛ МҮСЛИМӘТ МИНӘЛ МҮЪМИНИНӘ ВӘЛ МҮЪМИНӘТ ГАФАР АЛЛАҺУ ЛӘ КҮМ ВӘЛӘНӘ ВӘ НӘСЪӘЛУЛЛАҺИ ГАФИЯ ӘНТУМ СӘБИКҮН ВӘН ӘХНҮ БИ КУМ ЛӘХИКУН. Әлеге доганың тәрҗемәсе “Каберстан әһелләреннән булган мөселман һәм мөслимәләргә, мөэмин һәм мөэминәләребезгә сәламнәребез булсын. Аллаһы Тәгалә сезнең һәм безнең гөнаһларыбызны, хаталарыбызны кичерсен. Сез бездән алдан китүчеләр, без сезгә ирешүчеләр һәм сезнең белән күрешүшеләр”, - дигәнне аңлата. Шул доганы укыгач, зираттагы  балык мәетләр безгә сәлам бирер диелгән. Atrakcionai ir pripučiami batutai Vilniuje svetainėje batutunuoma.com 
 
Һәрнәрсәдә кебек үк, зиратка баруга кагылышлы да кагыйдәләре бар. Һәр кеше тәһарәтле килеш, ә хатын-кызлар гаурәтләрен, аеруча чәч-башларын  каплап керсә бигрәк тә яхшы булыр. Хатын-кызларга кагылышлы тагын берничә киңәш бар. Каберстанга бару һәм мәет саклау кебек гамәлләр психологик яктан авыр эшләрдән санала. Шунлыктан  дин бу гамәлләрне авырлы  хатын-кызларга рәхсәт итми, чөнки авыр хисләр карындагы балага да күчәргә мөмкин. Рөстәм хәзрәт сүзләренчә, хәез көннәрендә дә хатын-кызлар зиратка йөрмәсә яхшы. Бу мәсьәләгә кагылышлы башка тыюлар юк. 
 
Хөрмәтле укучыларыбыз, соңгы вакыйгаларның гыйбрәте тормышны тагын да кадерләргә һәм гомернең һәр мизгеленә сөенеп яшәргә өйрәтә. Андый аяныч үлемнәр булмасын дип һәрвакыт дога кылып яшик. Дога – ул гыйбәдәтнең асылы. Аллаһы Тәгалә дога кылган кешене күреп сөенә һәм догада күтәрелгән кулларны беркайчан да буш төшерми.  Әссәләмүгаләйкүм. 

---
Матбугат.ру
№ --- | 04.07.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»