поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
04.07.2015 Догалар

Яхшы хатын сорау догасы

Гаилә кору Пәйгамбәребезнең сөннәте булганлыктан ир-хатын мөнәсәбәтләренә, гаилә коруга Исламда зур урын бирелә. Аллаһ Тәгалә иң беренче кеше – атабыз Адәмне юктан бар итте һәм җәннәткә урнаштырды. Кешегә куаныч итеп ир-атның үзеннән хатын-кыз Һаваны бар итте. Аллаһу Раббыбыз әйтте: “Аллаһының аятьләреннән, ул сезгә тынычлык табу өчен сезнең үзегездән хатыннар яратты һәм арагызда мәхәббәт вә мәрхәмәтлелек булдырды.” (Рум:21).
 
Чыннан да, тугъры хатын – дөнья һәм ахирәт нигъмәте. Бу хакта Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафаның с.г.в. “Ир-атка бәхетле булу өчен өч нәрсә кирәк: яхшы йорт, яхшы ат һәм яхшы хатын”, -  дигән  хәдисе дә бар. Икенче бер хәдисендә Пәйгамбәребез “Яхшы хатын – иманның яртысы”, - дип әйткән. Әйе, дөнья ул казна, шул казнаның хәзинәсе – хатын-кыз. Гаилә учагы җылы һәм уңайлы булсын өчен бик күп тырышырга кирәк. Ир-ат үз бурычларын, хатын-кыз да үз вазыйфаларын үтәргә тиеш. Нинди хатын исламда хәерле дип санала дигән сорауга “Әниләр” мәчете имам-хатыйбы Шәүкәт хәзрәт Әбүбәкеров җавап бирә.
 
- Тугъры хатынга карасаң, иренең күңеле сөенер, күзләре ял итәр, хатынына әмер бирсә – ул буйсыныр, ә инде ире сәфәргә китсә – хатыны үзен һәм иренең мөлкәтен саклар. Барлык хатын-кызлар да менә шушы шартларга буйсынса, ирләрен бик бәхетле итәр иде. Тик кызганыч, бүгенге көндә күпчелек хатын-кызлар үзләренең гүзәл зат икәнлеген онытып, чамасыннан артык дөнья куа, карьера ясый. Шуның нәтиҗәсендә аның гаиләсенә вакыты аз кала һәм гаилә арбасының бер тәгәрмәче тәгәри. 
 
Дин белгечләре фикеренчә, тәкъва мөслимәләр ирләренең сүзләреннән чыкмаска тиеш. Бу фикерне раслаучы хәдис тә бар. “Нинди генә мөслимә хатын вафат булып, ире аннан разый калса, ул хатын җәннәтле булыр”, - дигән Мөхәммәд с.г.в.  
 
- Ислам дине мөселман кешесен һәрвакыт Аллаһы Тәгаләгә таянырга өйрәтә. Менә бу очракта да мөэмин ир-егетләр Ходайдан хәерле тормыш иптәше сорап, дога кыла. Яхшы хатын насыйп булсын өчен дин белгечләре Изге Китабыбыз Коръәни Кәримдәге Касас сурәсенең, яки аны Нур дип тә әйтәләр, 24нче аятен  укырга киңәш итә. Ул шулай укыла: РАББИ ИННИ ЛИМӘ ӘҢЗӘЛТӘ ИЛӘЙӘ МИН ХАЙИРИН ФӘКЫЙРЬ. Үз вакытында әлеге доганы Муса галәйһиссәләм дә кылган булган. Аның тәрҗемәсе “Йа, Раббым, Син иңдергән нигъмәтләр каршында мин бер фәкыйрь хәлендә. Мин Синең ярдәмеңә мохтаҗ”. 
 
Намаз укый белүчеләргә остазыбыз бу максаттан истихара намазы укуны да киңәш итә. Ул, гадәттә, ике рәкагать сөннәт намазы кебек укыла. Аны тәмамлагач, гарәпчә, яисә үз телеңдә ихластан дога кылырга кирәк. шундый очракта киң мәрхәмәт Иясе булучы Аллаһу Сөбеханәһү вә Тәгалә ярдәм итми калмас. 
 
Тик ни гаҗәп?! Кайбер ирләргә уңган, акыллы, сабыр хатын насыйп булып та, аның кадерен белмәүчеләр очрый. Хөрмәтле мөселман кардәшләр, Аллаһының биргән нигъмәтен саклагыз һәм хатыннарыгызның кадерен белегез диясе килә. Пәйгамбәребез дә бит с.г.в. “Сезнең иң яхшыгыз – хатынына карата иң күркәм мөгамәләдә булучыгыз”, - дип әйтеп калдырган. Мөхәммәд Пәйгамбәрнең с.г.в. “Һәрвакыт хатын-кызларга  карата яхшы булыгыз. Дөреслектә, хатын-кыз кабыргадан яратылды, ә кабырга исә кәкре. Аның белән ләззәтләнәсең килсә, кәкрелегенә карамыйча гына ләззәтлән. Турайтырга уйласаң, сындырырсың. Сындыру – аның белән аерылудыр”, - дигән сүзләрен һәр гаиләдә кагыйдәгә алсалар иде. Хикмәт иясе – Пәйгамбәребез с.г.в. гади генә мисал белән хатын-кызның үзенчәлекле табигатен аңлатып биргән. Чыннан да, йөрәгенә Аллаһының илчесе биргән нәсыйхәтләрне урнаштырган ир, хатынының күп кенә вак-төяк кимчелекләрен күрми, нәтиҗәдә, гаиләдә иминлек һәм тынычлык таралып, тавыш һәм бәхәсләр кими. 
 
Бүгенге сүзне тәмамлап яхшы хатын эзләп йөрүчеләр колагына киңәш итеп тагын бер хәдисне әйтәсе килә. Безгә үрнәк булучы сөекле Пәйгамбәребез с.г.в. “Хатын-кызны сайлаган вакытта 4 нәрсәгә карап сайлыйлар: байлыгына, матурлыгына, дәрәҗәсенә һәм диненә күрә. Гомерлеккә хатын сайлаганда дүртенчесенә карап сайлагыз, ягъни тәкъва мөслимәне эзләгез. Андый очракта сез гаиләдә тынычлык табарсыз!”, - дигән. Ходай Тәгалә һәммәбезгә дә гаилә бәхете, тыныч һәм шатлыклы гомер насыйп итсен дигән теләктә киләсе атнага кадәр саубуллашабыз. Әссәләмүгаләйкүм, вә рәхмәтуллаһи, вә бәрәкәтүһү.

---
Матбугат.ру
№ --- | 04.07.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»