поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
04.07.2015 Догалар

Иминлек догасы

Һәр көнне иртән торгач һәрберебез алдагы көнгә планнар кора: кемдер эшкә китә, кемдер өйдә кала, укучылар исә белем йортына юнәлә. Кая гына барып, ни генә кылсак та, һәммәбез эшләрнең уңышлы, көннәрнең имин-бәрәкәтле булуын тели. Һәм ни кызык, шушы максатны күздә тотып кешеләр әллә нәрсәләр эшли. Берәүләр проблемалар килеп чыкмасмы, алар килеп туса нишләргә дип, багучыга барса, икенчеләр төрле фэн-шуй сурәтләренә өмет итеп алар белән өйләрен тутыра. Янәсе авызына акча капкан бу симез бака байлык, мал китерә, ә өй түренә менә шушы рәсемне элеп куйсам, дошман явызлыгыннан сакланырмын. Читтән күзәтүчегә болар барысы да сабый баланың уенчыклар белән үзен юатырга тырышып уйнап утыруын хәтерләтер, мөгаен. Чарасызлыктан уңга-сулга бәргәләнгән андый кешеләрне күреп кайвакыт кызганып та куясың.
 
Ә иманлы бәндә сәламәтлек, бәрәкәтле тормыш яисә башка нәрсә теләгәндә сораганда нәрсәгә өметләнә һәм кемгә мөрәҗәгать итә?
 
Беренчедән, мөэмин-мөселманнар аяз күк йөзе, тыныч гаилә тормышы, яңгырлар яудырып, игеннәр үстереп, ризыкландыруы өчен табынуга лаеклы булган бердәнбер Зат – Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәтләрен әйтеп догада яши. Мондый тыныч яшәеш – ул үзе бәрәкәт һәм иминлек. Андый рәхмәтле бәндәләренә Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә сорамасалар да,  нигъмәтләрен мулдан бирә һәм өстәп тора.
 
Икенчедән, әгәр инде иманлы затның томышында сынау буларак берәр авырлык килеп туды икән, ул Раббысыннан шушы авырлыктан чыгу юлларын күрсәтүен һәм сабырлык сорап дога кыла, төннәрен намазда үткәрә. Шуңа күрә мөселманнар һәрвакыт гыйбәдәттә булганлыктан, догаларны  кешенең гомерлек юлдашы дияргә була. 
 
Әйдәгез, газиз дин кардәшләрем, без дә тәкъва бәндәләрдән үрнәк алып саваплы гамәлләр дәфтәрен тулыланлырырга ашыгыйк.
 
Көн дә кирәкле догаларның берсе – иминлек догасы. Аның хакта даими киңәшчебез һәм остазыбыз “Әниләр” мәчете имам-хатыйбы Шәүкәт хәзрәт Әбүбәкеров сөйли.
 
- Һәр көнне иртән торгач мөселман кешесе иминлек сорап шул доганы укый: ӘЛЛАҺУММӘ ИННИ ӘСЪӘЛҮКӘ ХАЙРӘ МӘ ФИ ҺӘЗӘЛ ЯУМИ ВӘ ҺАЙРА МӘ БӘҺДӘҺҮ - ВӘ ӘГУЗУ БИКӘ МИН ШӘРРИ МӘ ФИ ҺӘЗӘЛ ЯУМИ ВӘ ШӘРРИ МӘ БӘҺДӘҺҮ. Аның мәгънәсе: “Әй, Раббым, мин Синнән бу көннең бөтен изгелекләрен һәм бу көннән соң булган башка көннәрдә дә барча изгелекләрне миңа ирештерсәң иде дип сорыйм! Бу көндә булачак бәла-казадан мине коткарсаң иде, барча бозыклыктан, зарардан мине сакласаң иде. Бүген генә түгел киләчәк тормышымның һәр көнендә.” – дигәнне аңлата. Бу дога - хәдис. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа с.г.в. шул доганы көн дә укый торган булган.
 
Аңлашылганча, әлеге дога үз эченә бу дөньяны да, ахирәтне дә ала. Пәйгамбәребез дә с.г.в. үзенең, гаиләсенең һәм өммәтенең иминлеге өчен әлеге доганы һәрдаим кыла торган булган. Бер хәдистә шундый сүзләр бар: “Дөньяда  гамәл бар - хисап юк, ахирәттә хисап бар - гамәл юк!”. Моннан аңлашыла ки, кыямәт көнендә җавап тотканда изге гамәлләр кылып без үзебезнең хәлне никадәр яхшыртырга теләсәк тә, бу мөмкин булмаячак. Шуңа күрә моның хакта инде дөньялыкта ук кайгыртып куерга ашыксак иде. Ә туры юлдан нык атларга исә безгә җанга шифалы догалар ярдәм итәр.

---
Матбугат.ру
№ --- | 04.07.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»