поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.07.2015 Догалар

Зикер итү

Иң элек “дога” атамасын тәгаенлик әле. Нәрсәне аңлата соң ул? 
 
Ислам дине белгечләре доганы гыйбәдәтнең асылы дип атый. Изге Коръәни Кәримнең Гафир сүрәсендә Аллаһы Тәгалә кешеләргә болай дип мөрәҗәгать итә: “Әй,   бәндәләрем, Миңа дога кылагыз! Кем шул рәвешле Миңа гыйбәдәт кылудан баш тарта һәм тәккәберләнә, андыйлар түбәнчелектә җәһәннәмгә керерләр”. Шул рәвешле Аллаһу Раббыбыз Коръәндә дога кылуны безгә фарыз иткән. 
 
Чыннан да, мөэмин-мөселман саналган кешеләр Ходайның барлыгын һәм берлеген таныган рәвештә, аның зур кодрәт Иясе икәнлеген аңлый. Димәк авыр чакларында ярдәм сорап, шатлыклы вакытларында фәкать аңа гына рәхмәтләр укып догада ялвара. Ходай үзенең тугры колларын бервакыт та ярдәмсез калдырмам дип вәгъдә биргән. Алай гына да түгел, Аллаһы Тәгалә шулкадәр оялчан ки, берәр бәндәсен кул күтәреп дога кылап утырганын күрсә, ул беркайчан да ул кулларны буш төшермәс. Кайбер хәдисләрдә аңлашылганча, Аллаһу Раббыбыз безгә “Нигә миңем хикмәтемә, көчемә ышанмыйсыз? Сорасагыз Мин сезгә салам белән печән дә бирер идем”, дип мөрәҗәгать иткән. Дога кылуның нинди зур көчкә ия булуы моннан аңлашыла да инде.
 
Дога кылу буенча берникадәр фикерләрне  туплаганнан соң беренче доганы да өйрәнеп китсәк була. Сәхифәбезнең тәүге чыгарылышында Аллаһы Тәгаләне зикер итү догаларын карап китәрбез.  
 
Безне юктан бар иткән Аллаһы Тәгаләнең хакы гаять зур. Ходайның кушкан һәрбер эшен җиренә җиткереп үтәү, Аның тыйган нәрсәләреннән тыелып яшәү – Аллаһы Сөбеханәһү вә Тәгаләнең хакын үтәү була. Яңгырлар яудырып, һәрбарчабызны икмәкле итүче иң бөек патшабызны зикер итү – һәр мөэмин-мөселманның төп бурычы. Зикер итүнең фазыйләтләре хакында безгә тулырак   “Мәрҗәни” мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов сөйли.
 
- Мөэмин-мөселманнар дөньяда яшәгәндә  Аллаһыны һәрдаим искә төшерергә тиешле. Авыр чакларда һәм кайгыда гына түгел, мәгәр сөенечле хәлләр булганда да без һәрвакыт Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәл кылып, аңа мөрәҗәгать кылып яшәргә тиешле. Әгәр дә без Бөек патшабызны зикер итеп Аның исемен саклыйбыз икән, Раббыбыз һәрбарча мөселман бәндәләрен кыямәт көнендә рәхмәт күләгәләрендә саклаячак инша Аллаһ. 
 
Зикер дигән сүз гарәп теленнән “искә төшерү” дип тәрҗемә ителә. Раббысын искә төшерүгә  мөэмин-мөселманның намазы, уразасы, зәкәте, хаҗы һәм Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен башкарылган бүтән хәерле  гамәлләре дә керә. Шулай ук мөселманнар  Раббыбызны аерым сүзләр белән зикер итә ала. 
 
- Аллаһының сөекле Расүле болай дип әйтә: Аллаһы Тәгаләгә иң сөекле сүзләр һәм инде кыямәт көнендә мизан үлчәүләренең яхшы гамәлләр ягын авыр китерә торган ике сүз бардыр. Ул да булса СӨБЕХАННАЛЛАҺИ ГАЗЫЙМ, ВӘ БИХӘМДИҺИ.
 
Илфар хәзрәт аңлатканча, бу сүзләрнең тәрҗемәсе “барлык мактаулар Аллаһы Тәгаләгә һәм Аңа гына бөеклек хас” дигәнне аңлата. Моннан тыш мөэминнәр көн дәвамында  Аллаһу әкбәр, әлхәмдүлилләһи, ләә иләһә илләллаһ” дигән сүзләрне еш кабатлап йөрергә тиешле. Ягъни АЛЛАҺУ ӘКБӘР - Аллаһ олугтыр, ӘЛХӘМДҮЛЛИЛЛӘҺИ – барлык рәхмәтләр Аллаһы Тәгаләгә генә , ЛӘӘ ИЛӘҺӘ ИЛЛӘЛЛАҺ – Аллаһтан гайре башка ышанулы зат юктыр дигәнне аңлата.
 
Менә шушы сүзләрне мөэмин-мөселман көн дәвамында  күпме булдыра ала, шулкадәр кабатларга тиеш. Әлеге зикерләр кыска  булса да, тирән мәгънәгә ия һәм кешене Ходайга якынайтучы көчле чара, чөнки шушы сүзләр Аллаһы Сөбеханәһү вә Тәгаләгә гыйбәдәт кылуның бер төре булып тора . 
 
Изге Коръәни Кәримдә Аллаһу Раббыбыз бәндәсенә болай дип эндәшә: “Әй колым! Әгәр син мине аулакта зикер итсәң, мин дә сине аулакта зикер итәрмен. Әгәр син мине халык алдында зикер итсәң, мин дә сине син зикер иткән халыктан да изге һәм олуграк булган халык алдында искә алырмын”. Димәк Аллаһу Сөбеханәһү вә Тәгалә без уйлаганнан мең тапкырларга рәхмәтле һәм шәфкатькә ия булучы олы Зат. Аңа барча мактау, дан һәм хөрмәт булсын. 
 
Киләсе чыгарылышта Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә салават әйтү турында сөйләшербез. Хөрмәтле милләттәшләр, дога кылучылар рәтендә булыйк, шул очракта Ходай Тәгалә бездән риза булыр һәм дога бәрәкәте ләззәтен кичерү бәхетенә ирештерер. Әссәләмүгаләйкүм.                                                         
Игътибар!
Материалны кулланганда Matbugat.ru сайтына гиперсылтама урнаштыру мәҗбүри! Рәхмәт.

 


---
Матбугат.ру
№ --- | 04.07.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»