поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
04.07.2015 Авто

«Халык инспекторы»: йөртүчеләр - җәяүлеләрне, җәяүлеләр - йөртүчеләрне «сата»

Татарстанда «Халык инспекторы» системасы чын мәгънәсендә зур популярлык казанды. Мәсәлән, агымдагы елның икенче кварталында әлеге системага халык тарафыннан барлыгы 18 меңнән артык мөрәҗәгать килеп ирешкән. Бу – беренче квартал күрсәткечләре белән чагыштырганда ике тапкырга (!) артыграк.

Хәтерләсәгез, “Халык инспекторы” проекты Татарстанда узган елның ноябрь аенда эшли башлаган иде. Ул халыкка шәһәр юлларында тәртипне тәэмин итү эшендә шәхсән катнашу хокукы бирде. Шул ук вакытта әлеге проект казанлыларда юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга начар тискәре караш барлыкка китерер, дип фаразланды.
 
- 2015 елның икенче кварталында “Халык инспекторы” системасына барлыгы 13 008 гариза килде. Бу агымдагы елның беренче өч ае белән чагыштырганда ике тапкырга артыграк. Ул чорда без халыктан нибары 5 150 мөрәҗәгать кенә алган идек, - диделәр Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында.
 
Белгечләр әлеге вәзгыятьне яз һәм җәй айларында паркинглар белән бәйле проблеманың аеруча кискенләшүе белән аңлата. Гаризаларның күбесе нәкъ менә машина кую урыннары белән бәйле икән.
 
- Агымдагы елның икенче кварталында барлыгы 13 235 эш буенча тиешле карар чыгарылды. Тиздән тагын 5 863 мөрәҗәгать буенча эш тәмамланырга тиеш, - ди белгечләр.
 
Хәер, бу өлкәдә берникадәр авырлыклар да юк түгел. Бактың исә, машина йөртүчеләр хокук сакчыларына бер-берләренең юл йөрү кагыйдәләрен бозулары турында хәбәр итәргә ашыкмый икән. “Халык инспекторы” системасы, нигездә, машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр арасындагы бәхәсләрне хәл итү чарасына әверелгән. Мәсәлән, башкалада җәяүле юллары аша чыгучы кешеләрне бәрдерү белән бәйле проблема аеруча актуаль. “Халык инспекторы” аша килеп ирешкән шикаятьләр арасында андыйлар аеруча еш очрый икән.
 
Тагын бер кат исегезгә төшерәбез: «Халык инспекторы” проектында катнашу өчен телефонга махсус кушымта урнаштырып, шуның аша юл йөрү кагыйдәләрен бозу очрагы күрсәтелгән видео урнаштыру да җитә. Иң мөһиме, видеода машинаның номеры, юл билгеләре һәм җәяүлеләр аермачык күренергә тиеш.

Рәмзия ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 04.07.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»