поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
30.06.2015 Бәйрәм

Бие, җырла, көрәш, Самара, бүген бездә Сабан туе!

Самараның Юрий Гагарин исемендәге ял паркында XXVII Сабан туе гөрләп узды.

Гагарин паркының Сабан туе сукмагына баскан кеше быелгы бәйрәмнең милли төсмерләргә тагын да баерак, тагын да күркәмрәк икәнлеген тоемлагандыр. Шашлык, пылау, бәлеш, камыр ашлары сатучы хатын-кызларның чын татарча итеп бәйләгән яулыкларын, чигүле алъяпкычларын, тукыган һәм чиккән ашъяулык һәм сөлгеләрен, кайнап утырган самавырларын күргән бер генә кеше дә сату рәтләрендә тукталмыйча үтә алмый, бераз сокланып карап торгач, ирексездән акча букчасын тартып чыгара, урама яисә өчпочмаклар һәм чәй алып, эчкәрәк, агачлар арасына кереп утыра да чәй эчкән арада бу матурлыкны тагын бераз күзәтеп тора.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе әгъзасы Рәйсә Гыйбадуллина әле үткән елда ук сату урыннарын милли төсмерләргә баету идеясен биргәч, оештыру комитеты әгъзалары аны хуплап каршы алганнар иде. Ә быелгы Сабан туе алдыннан “Бердәмлек” газетасында “Сабантуйда сатучы да бии” дигән хәбәр басылды. Бу тәкъдим сатучыларның үзләренә дә ошаган, күрәсең. Чәкчәк һәм талкыш-каләвә ясап сатучы эшкуарлар Мәүлет һәм Римма Низамовлар, шашлык белән Камышлы якларыннан килгән Римма Әхмәтова, Рамилә Шамкаева, Гүзәлия Шәкүрова, Тәслимә Шәрифуллина, Җәмилә Мингалимова, Сәмига Әсәдуллина, Тольяттидан Зөл-фия Галиханова һәм Алия Му¬сина, Самарадан Ирида һәм Алинә Ширияздановалар, Гүзәлия Шәйхетдинова өлкә Сабан туена милли киемнәрен кигәннәр, тукыган сөлгеләр һәм чиккән ашъяулыклар белән сату урыннарын бизәгәннәр. Бу матурлыкны фотога төшермичә, призлар бирмичә үтеп буламыни?

Иң матур сату урыны өчен беренче өч урын камышлылылар Җәмилә Мингалимова һәм Сәмига Әсәдуллинага, самаралылар Ирида һәм Алинә Ширияздановаларга, тольяттилылар Зөлфия Галиханова һәм Алия Мусинага бирелде, башка катнашучылар да бүләк алдылар.  Ә менә бөтен милли бәйрәмнәрдә дә милли ризыклар сатучы, бәйрәмнәрне оештыруга саллы өлеш кертүче Мәүлет һәм Римма Низамовларга махсус приз тапшырылды. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: сату урыннары өчен җаваплы Рәйсә һәм Ринат Гыйбадуллиннар киләсе елларда да барлык сату урыннарының да милли рухта бизәлгән булуын таләп итәчәкләр. Димәк, киләсе ел Сабан туена әзерлек алдан ук башланырга тиеш.

Сату рәтләренә сокланып йөргән арада күл өстендәге сәхнәдә концерт программасы башланган. Без килгәндә Новокуйбышевскиның “Дуслык” вокаль төркеме чыгыш ясый иде. Ни гаҗәп, бу ансамбльнең музыка җитәкчесе Валерий Штейнер унбиш ел буе татар вокаль ансамбле белән шөгыльләнә, аларга яңадан-яңа  җырлар өйрәтә. Бүгенге өлкә Сабан туена да “дуслык”лылар яңа программа алып килгәннәр иде.

Шулай ук Тольяттидан - улы һәм туганыннан туган сеңлесе белән Светлана Исхакова, Камышлы районы, Иске Ярмәк авылыннан - “Ак каен” халык ансамбле, Самарадан “Яктылык” мәктәбенең “Йолдыз” ансамбле чыгыш ясадылар. “Ак каен” белән  “Йолдыз”, ярышкандай, икесе дә “Ярмәк вагы”н башкардылар, ә халык аларның икесен дә яратып, кул чабып каршы алды.

Сабан туе көнне Гагарин паркының төрле почмакларында татар музыкасы, татар көйләре агылды. Самараның Мидхәт Әминов җитәкчелегендәге “Идел” халык ансамбле, Марат Рәсүлов җитәкчелегендәге Жигулевск милли-мәдәни автономиясе ансамбле чыгышлары һәркемнең кәефен күтәреп, бәйрәм өер¬мәсенә кертеп җибәрерлек иде.

Ә өлкә “Туган тел” оешмасы директоры Фәрхәт Мәхмүтов һәм аның тормыш иптәше Альбина оештырган уеннар һәм бәйгеләр балалар Сабан туен хәтерләтте. Хәер, халкыбызның иң кызыклы уеннары – катыктан тәңкә эзләү,  кашыкка йомырка куеп, капчык киеп, көянтә-чиләк асып йөгерүләр, чүлмәк вату, асфальтта рәсем ясау, “Озын толым” һәм бию конкурсларында ата-аналар да катнашты. Һәркем моннан “Ипозембанк” әзерләгән призлар һәм туңдырма күтәреп китте.  

Көндезге уникедә Сабан туеның рәсми өлеше башланды. Бәйрәмнең төп оештыручысы, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты рәисе Әнвәр Имран улы Горланов, Сабан туен ачып, халыкны бәйрәм белән котлады һәм аның Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап уздырылуына басым ясады. Чыннан да, сәхнә кырыенда, күләгәдә, сугыш ветераннары, аксакалларыбыз утырган икән. Аларның кызу кояш нурлары астындагы сәхнәгә түгел, ә агач күләгәсенә утырту гына да ветераннарга карата зур игътибар һәм ихтирам иде. Бу оештыручыларның бәйрәмне бөтен нечкәлекләренә кадәр уйлап эшләүләрен күрсәтә. Ветераннарны сәхнәгә чакырып, бәйрәм белән котлаганнан соң, кабат урыннарына озатып куйдылар.

Бәйрәмгә губерна Думасы рәисе Виктор Сазонов килгән иде. Ул өлкә губернаторы Николай Меркушкин һәм үзенең исеменнән татарларны бәйрәм белән котлап: “Борынгы татарларның сабан бәйрәме хәзерге заманда төрле милләт халыкларының көтеп алынган һәм яраткан бәйрәменә әверелеп бара. Самарада Сабан туен 27 ел бәйрәм итәбез инде, ә ул һаман да киңрәк колач ала бара, һаман да күбрәк халыкны үз тирәсенә җыя. Бу өлкә хөкүмәтенең уйлап эшләгән сәясәте нәтиҗәсе дә”, - дип Әнвәр Имран улына губернаторның Сәламләү хатын, туксанынчы елларда милли эшләр бүлеге җитәкчесе булып эшләгән, ә хәзер “Самара татарлары” журналы хәбәрчесе Рәшит Шакировка - Мактау грамотасы, Самара өлкәсендә татар хәрәкәтен башлап җибәрүчеләр Мансур Ямалетдинов һәм Шәүкәт Хәйбулловка Рәхмәт хатлары тапшырды.

Татарстан президенты Рөстәм Миннехановның котлавын, Самара Сабан туена артистлар һәм көрәшчеләр алып килеп, үз чатырларын куеп, һәрвакыт бәйрәмебезне күтәрүче Зәй районы администрациясе башлыгы Рәзиф Кәримов җиткерде. Анда: “Сабан туе буыннар арасында рухи бәйләнеш булдыруга булыша. Бәйрәмебез - милли гореф-гадәтләребезне саклау мисалы һәм халкыбызның бер¬ләшү символы”, - дигән сүзләр бар. Татарстан кунаклары Виктор Сазоновка, шәһәр администрациясе башлыгы Олег Фурсовка,  шәһәр Думасы рәисе Александр Фетисовка һәм әле генә мәдәният министры итеп билгеләнгән Сергей Филипповка шәҗәрә китаплары бүләк итте.

Александр Фетисов исә Самара халкына шатлыклы хәбәр җиткерергә ашыкты: “Кичә генә Самара өлкәсенең эш бирүчеләр Союзы утырышында күп еллар “Туган тел” президенты булып эшләгән кабель компаниясенең директорлар советы рәисе Әнвәр Кәшаф улы Бульхин Самара шәһәренең Мактаулы гражданы итеп сайланды”, - дип хәбәр итте. Фетисов та халыкны бәйрәм белән котлап, төрле милли оешмалар әгъзалары Мәүлет Низамов, Равилә Кыямова, Гөлфия Кәримова, Римма Нуретдинова һәм Винер Нурмөхәммәтовларга “Рәхмәт хат”лары тапшырды.

Сергей Филиппов “Ялкынлы яшьлек” ансамблендә күп еллар хормейстер булып эшләгән Әлфия Гыйниятуллинаны мә¬дәният министрлыгының Рәх¬мәт хаты, ә җырчы Искәндәр Әхмәтовны Мактау грамотасы белән бүләкләде.

Котлауларга, зурлауларга, мактауларга бай рәсми өлеш тәмамланганда көрәш кырында батырлар бәйгесе дә тәмамланган иде инде. Самаралылардан 50 килограммга кадәр үлчәүдә “Яктылык” татар мәктәбе укучысы Әбдерәхим Шералиев, 80 килограммга кадәр үлчәүдә Җәмил Шәмшетдинов, 90 килограммга кадәр үлчәүдә Тольятти егете Вячеслав Рудаков, 110 килограммга кадәр үлчәүдә Николай Иванов җиңде. Ләкин, безнең кызганычка, ә зәйлеләр шатлыгына абсолют батыр булып Татарстан егете Радик Сәлахов танылды. Ул сарыкны - аркасына, ә 25 мең сум акчаны кесәсенә салды да, мәйданны бер әйләнеп, чыгып та китте. Мин җитез егетне артыннан куып җитеп, берничә сорау биреп өлгердем.

- Радик, син быел ничә сарык алдың инде?

- Бусы бишенче.

- Ә Самарада ничәнче тапкыр көрәшәсең?

- Дүртенче.

- Ә Самара егетләре яхшы көрәшәме соң?

- Яхшы.

- Ә нишләп соң синнән җиңдерәләр?

- Без дә монда уйнап йөрмибез бит. Тырыштык инде. Аларга да тырышырга, грек-рим көрәше ысулларыннан китеп, татар көрәшенең серләрен өйрәнергә кирәк.

Менә шундый аз сүзле, ләкин бик көчле егет булып чыкты Радик.

Әйе, уйнап йөрмиләр Зәй егетләре. Әнә гер күтәрүче Альберт Галимов та, 48 яшендә булуына карамастан, 16 килолы ике герне уйнатып 86 тапкыр күтәрде. Ә 2010 елда, 43 яшендә, ул аларны 100 тапкыр күтәргән булган.

Ригил Курмаев җитәкчелегендәге кул көче таләп итүче спорт төрләрендә дә җиңүчеләр күп булды.  24 килограммлы герне күтәрүдә - Рәфис Гатин, 16 килограммлы герне күтәрүдә - Рәсим Йосыпов, хатын-кызларның гер күтәрү ярышында - Лилия Гатина, ирләр армрестлингында -  Магомед Магомедов, ә егетләр ярышында  Мөнир Йосыпов җиңүче булды.

Төш җиткәндә спорт уеннары тәмамланды, һәм көрәш мәйданы зур бер танцполга әверелде. Казан егетләре Артур белән Марат, соңрак тиктормас Мөнир Рахмаев сәхнәне биләп алдылар. Зәй районыннан килгән артистлар да аларга кушылды. И-и, китте бию, китте җыр. Рәхәтләнеп, иркенләп ял итте татарлар. Хәер, татарлар гына түгел, башка милләт халыклары да, бер дә кимсенмичә, татар егетләре кыздырган мәйданда типтерделәр. 

Бәйрәм тәмамланып, икенче көнне үк “Самар татарлары” сайтында куелган фоторепортаж астында “Огромное спасибо всем организаторам, особенно хочу поблагодарить Раису Шамильевну Гибадуллину! Праздник прошел как всегда на высшем уровне! Инша Аллах, пусть так и будет!” – кебек язмалар күренә башлады. Без дә шушы матур, үз тирәсенә 15 меңләп кеше җыйган, ләкин бернинди тәртипсезлек тә булмаган бәйрәмне оештыручыларга - өлкә хөкүмәтенә, өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма комитеты рәисе Әнвәр Горлановка һәм башкаручы директоры Шамил Галимовка, “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүровка һәм аның директоры Фәрхәт Мәхмүтовка, “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаевка һәм аның булышчылары Винер Нурмөхәммәтов һәм Гөлфия Кәримовага, Самара шәһәр милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗинга, матди ярдәм күрсәткән эшкуарлар Гөлсем Хөсәенова, Шамил Хисаметдинов, Рамил Әюпов, Гомәр Батыршин, Азат Туймасов, Наил Носов, бертуган Илдар һәм Альберт Алиевларга, “АКБАРСбанк”ның Самара филиалына һәм башка ярдәмчеләргә һәм катнашучыларга рәхмәтләребезне җиткермәсәк, күңелебез китек булыр иде. Киләсе Сабан туйларына кадәр исән-имин яшик!

Виктор САЗОНОВ сугыш ветераннарын сәламли.

Сәмига ӘСӘДУЛЛИНА һәм Җәмилә МИНГАЛИМОВАның сәүдә урыны беренче урын алды.

Сабантуй батыры Радик СӘЛАХОВ (уртада) Рәзиф КӘРИМОВ (сулда) һәм Әнвәр ГОРЛАНОВ белән.

Гагарин паркы бию мәйданына әверелде.

Хәмзә МОРТАЗИН һәм Римма НУРЕТДИНОВА фотосурәтләре
 


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»