поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
29.06.2015 Җәмгыять

Мәхәббәт өчпочмагы: ир, хатын һәм детектив

Алия тиешле урынга ничек килеп җиткәнен дә хәтерләми. Моңарчы кинолардан гына күреп белгән детектив белән очрашырга тиеш ул. Исәбе – иренә “койрык” тагу иде. Соңгы ярты елда Айнурның үз-үзен тотышы бик нык үзгәрде. Соңгы арада гомумән, эшлим дигән булып, кич кунарга да кайтмый башлады. Айнурның сөяркәсе барлыгына инанам да, аерылышам, дип үз-үзен тынычландырды Алия.

Бүген детектив эзләп табу авыр түгел икән. Интернетта бу турыда игъланнар бихисап. Социаль челтәрләрнең берсендә кеше артыннан күзәтү турында сәхифә дә бар хәтта. Биредә детектив хезмәтеннән файдаланучылар фикерләрен дә уртаклашкан. Ни хикмәт, аларның күбесе – ирләре “мөгез куйган” хатын-кызлар. Алия детектив белән шәһәрнең икенче читендәге парк­та очрашырга сүз куешты.

Алия һәм Айнур моннан өч ел элек өйләнештеләр. Бер елга якын сөйләшеп йөргәннән соң, гөрләтеп туй ясадылар. Күптән түгел уллары Даниска бер яшь тулды. Айнур әнә шул матур тормышны челпәрәмә китереп җимермәкче. Юкса, ир белән хатын арасында тавыш та чыкканы юк. Айнур таксида эшли. Алия кечкенә бала белән өйдә утыра. Яшьләрнең торак мәсьәләсе дә хәл ителгән. Айнурның әбисеннән калган бер бүлмәле фатиры бар. Гаилә шунда тора. Машинаны исә егетнең әти-әнисе туйда бүләк итте. Кыскасы, тормышлары зарланырлык түгел.

Тик моннан ярты ел чамасы элек Алия иренең үз-үзен тотышында үзгәрешләр сизә башлады. Баштарак Айнур эштән соңга калып кайта башласа, аннары гомумән икешәр-өчәр көн кайтып күренмәс булды. Барысын да уртага салып сөйләшергә тырышу да нәтиҗә бирмәде. Бу хәлләргә гарьләнгән Алия, баласын култык астына кыстырып, өйдән чыгып та китәр иде. Тик кая барсын? Туганнарының барысы да авылда яши. Алия иренең әти-әнисеннән ярдәм дә сорап карады. Тик каената белән каенана улларын яклый.

Иренә генә түгел, аларга да үч итеп, детектив ялларга теләде ул. Күзәтү оештыручы бе­лән очрашуга алдан ук әзерләнеп барырга кирәк икән. Алиядән иренең фотосын, алдагы көн­нәрдә кая барачагын да бәйнә-бәйнә сораштылар. Детективны кимендә өч көнгә ялларга кирәк. Әлеге хезмәтнең бер тәүлеге 5 мең сум тора. Күзәтү­челәр икәү эшләргә дә мөмкин. Болай ышанычлырак. Әгәр күзәтү бил­гелән­гән кеше ресторанга, йә кинотеатрга керсә, детективка ашау-эчү, билет сатып алу өчен киткән чыгымнарны да түлисе. Детектив яшерен күзәтү билге­ләнгән ке­шедә “гаеп” тапса да, тапмаса да, акчаны кире кайтармаячак­лар.

Айнурны подъезд төбендә үк күзәтә башладылар. Детективлар төшке ашка дип кайткан ирнең машинасына, үзе өйгә кереп кит­кән арада, күзәтү җайланмасы куярга тиеш. Ул көнне Алия иртәнге якта ук пилмән ясарга тотынды, ирен: “Төшке ашка кайт, аш пешереп куям”, – дип тә кисәтте. Көн­дезге унике тулып киткәч, ишек­тән Айнур күренде. Тик ашап тормады, ниндидер кәгазьләр алды да янә ишеккә борылды. Ниш­ләргә белмичә, кау­шап калган Алия ире­нең күлмәгендә тап “эзләп тапты”. Ир-ат өс киемен алыштырып алды да чыгып китте. Детективлар үз эшен башкарган, күзәтү җай­ланмасы куелган, Алиягә исә “күршем Гөлнур” дип язылган телефон номерыннан буш смс хә­бәр килде. Бу – эш бетте, дигәнне аңлата иде.
 
...Айнурның соңгы өч көндә кайларда йөргәне хәзер Алия күз алдында ята. Детектив бер төргәк фотосурәт китереп бирде. Өйгә кайтмаганда Айнур якын туган­нарының Казан читендәге ташландык бакчасында төн кунып йөри икән. Ялгызы гына түгел. Фотода гаилә дусты Люция дә бар. Менә ул аңа чәчәкләр бүләк итә, менә алар кибеттә йөриләр... Күптән түгел генә Люция аларның өендә кунак булып та киткән иде. Алиянең туган көнен зурлап үткәрделәр. Кичкә кадәр утыргач, Айнур күрше йортта гына торучы Люцияне озатып та куйды әле...

Фотосурәтләрне идәндә чә­чеп калдырган килеш, улы белән әнисе янына кайтып китте ул. Тик иренә нәфрәт тулы йөрәге тиз суынды. Бер атна чамасы вакыт узгач, авылга кайткан Айнурны гафу итте ул һәм аңа тагын бер мөмкинлек бирде. Берсе – ялынып гафу үтенде, икенчесе – бала хакына дип ризалашты...

Лилия БОРМУСОВА, психолог:

– Бер-береңне аңлап яшәү һәм ышану – тату гаиләнең төп нигезе. Иреннән, хатыныннан, хәтта баласыннан шикләнеп, психологка мөрәҗәгать итүчеләр белән еш эшләргә туры килә. Ир-атлар хатыннарын эзәрлекли, хатын-кызлар ире хыянәт итә, ахры, дип елый, ата-аналар балаларының һәр адымын тикшереп торырга тырыша. Чынбарлык әнә шундый. Тик гаиләдә болай эшләү кирәкме? Кылган һәр гамәлнең ни белән бетәчәген уйлап эш итәргә кирәк, минемчә. Бер-береңне эзәрлекләү, яшерен күзәтү юлына баскан кеше якыннарын да борчуга сала. Шунысы да бар: тирә-юньдәгеләрдән гел ниндидер мәкер көтеп яшәсәң, иртәме-соңмы сиңа чынлап хыянәт итәргә мөмкиннәр. Икенче яктан караганда, якын кешеңә тулысынча ышанып яшәү дә алданудан сакламый. Иң мөһиме – теләсә нинди хәлдә үз йөзеңне югалтмаска кирәк.

Роман НАСЫЙРОВ, башкаладагы детектив агентлыгы хезмәткәре:

– Без төрле юнәлешләр буенча эшлибез. Яшерен күзәтү оештырудан тыш, хәбәрсез югалган кешеләрне, бурычлыларны эзләү белән дә шөгыльләнәбез. Моннан тыш, милек сатып алырга җыенучылар да мөрәҗәгать итә. Килешү төзүдә күзәтүчеләр буларак катнашабыз. Документларны алдан тикшерү мөмкинлеге дә бар. Яшерен күзәтү оештыруны сорап килүчеләр арасында ире яки хатынын хыянәттә гаепләүчеләр күбрәк. Хезмәткәрләр акча үзләштереп ята, дип шик белдерүче җитәкчеләр дә шактый. Агентлыкта дистәгә якын детектив эшли. Күбесе – моңарчы хокук саклау органнарында хезмәт иткән кешеләр. Законга каршы килми торган хезмәтләр генә күрсәтәбез. Ир-атларга караганда, хатын-кызлар, тормыш иптәше артыннан күзәтүне сорап, ешрак мөрәҗәгать итә. Ирләр күбрәк хыянәт итәме – белмим, әмма күпчелек очракта шикләнү дөрес булып чыга.


Эльвира ВӘЛИЕВА
Ватаным Татарстан
№ 92 | 29.06.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»