|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.06.2015 Мәдәният
Камал театрының Уфа шәһәренә гастрольләреКамал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының традицион Уфа гастрольләре 2015 елның 10-17 сентябрендә М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт Академия драма театры һәм Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры сәхнәләрендә узачак. Татар театрының Уфа шәһәренә беренче гастрольләре, әле “Сәйяр” труппасы чорында, 1910 елда булган. Ә бүгенге көндә Камал театры традиция буенча ике елга бер мәртәбә Башкортостан тамашачысына спектакльләрен тәкъдим итә. Театр яңа 110 сезонында Башкортостанга моңа кадәр Уфада уйналмаган 12 спектаклен алып бара. Камал театрының Уфа шәһәрендә гастрольләре беренче мәртәбә ике театраль мәйданда: М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт Академия драма театры һәм Уфа “Нур” татар дәүләт театры сәхнәләрендә узачак.
|
Иң күп укылган
|