поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 13 Май
  • Солтан Габәши (1891-1942) - композитор
  • Халидә Минһаҗева - журналист
  • Таһир Якупов (1946-1999) - җырчы
  • Миләүшә Таминдарова - мәдәният хезмәткәре
  • Җәүдәт Хөсәенов - көрәшче
  • Рөстәм Нәбиев - блогер
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
17.06.2015 Язмыш

Ураза: шартлары, вакыты, догалары

Быел уразаның беренче көне 18 июньгә, ягъни пәнҗешәмбегә туры килә. 17 июнь кичендә барлык мөселманнар беренче тәравих намазына җыелачак.

Уразаның шартлары

Ураза шартлары вөҗүб һәм әда шартлары дигән өлешләргә бүленә. Вөҗүб шартлары: мөселман булу, акыллы һәм балигъ булу. Кеше бу сыйфатларның берсеннән мәхрүм генә булса да, аңа ураза тоту фарыз түгел. Әда шартлары: сау-сәламәт булу, өйдә тоту, ният кылу һәм хәез-нифастан (күремнән) пакь булу. Шулай ук чирле белән юлчы кешеләр өчен ураза тоту фарыз түгел. Алар авырган чакта яки сәяхәт вакытында калдырган уразаларын соңрак каза кылырлар. Ният әда шартлары арасында бик әһәмиятле урын били. Ният итмичә тотылган ураза чын ураза булып саналмый.

Уразаның вакыты

Уразаның вакыты – таң атудан (ягъни кояшның кызыллыгы сизелә башлаганнан) алып кояш баешына кадәр дәвам иткән мөддәт.

Уразаның ниятләре

Уразаның теләсә нинди төре­нә дә калеб белән ният итү җитәрлек санала. Ураза вакытында сәхәргә тору да бер нияттер. Тел белән ният итү дә диндә яхшы дип санала. Рамазан уразасы, бил­­геләнгән нәзер һәм нәфел уразасы өчен ният кылу вакыты кояшның баешыннан алып иртә­гесе көннең өйләсенә кадәр дәвам итә.

Рамазан уразасының һәр көне өчен аерым ният ителә, чөнки арага төннәр керә. Аннан соң, көннең уразасы – мөстә­кыйль бер гыйбадәттер. Шуның өчен бер көн ураза бозылса да, башка көннәргә тәэсире юк.

Уразалы кеше өчен мөстәхәб эшләр

Ураза тотучы кешенең сәхәр ашына торуы мөстәхәбтер. Сәхәр ашын төн бетәр алдыннан ашыйлар. Ягъни сәхәрне никадәр кичектерсәң, шулкадәр әйбәт. Әлбәттә, таңның беленүенә кадәр бик аз вакыт калмасын.
Ифтар ашын мөмкин кадәр тизрәк, ягъни ахшам намазыннан элек ашау мөстәхәбтер. Шулай иткәндә, ачлык тойгысы намазга комачау итмәс. Ураза тоткан ке­шенең якыннарына һәм фәкыйрь­ләргә гадәттәгесенә караганда күбрәк ярдәм итүе мөстәхәбтер.

Уразалы кеше мөмкин кадәр көндез һәм кичен Коръән укыса, зикер итсә, Пәйгамбәребезгә (сал­­лалаһу галәйһи вәссәлам – Аңа Аллаһның салаваты вә сә­ламе булсын. Алга таба – Расү­ле­без) салават китерсә, гыйлем бе­лән шө­гыль итсә, бу гамәлләре мөстәхәб булыр.

Уразалы кешенең буш һәм мәгънәсез сүзләр сөйләүдән, гайбәт таратудан, сүз йөртүдән тыелуы да мөстәхәбтер. Гайбәт таратудан, сүз йөртүдән качу исә һәрвакыт ваҗибтер. Тик моның әһәмияте Рамазан аенда аеруча зур була.

Ураза тотканда мәкруһ һәм мәкруһ булмаган эшләр

Уразалы кешенең суга чылатылган теш чистарткычы куллануы, Имам Әбү Йосыф фикеренчә, мәкруһтыр. Әмма башка галим­нәр­нең сүзенә караганда, иртән яки кояш батканнан соң коры һәм юеш теш чистарткычы куллануда кәраһәт юк.

Уразалы кешенең истинҗа вакытында (олы тәһарәт алганда) артык күп итеп су куллануы мәкруһтыр. Тәһарәттә авызына яки борынына кирәгеннән артык су алуы мәкруһтыр. Ураза иясе­нең үзен акларлык бер сәбәбе дә булмыйча пешкән ризыкны авыз итеп каравы мәкруһтыр. Әгәр инде берәр хатын-кызның ире бик холыксыз икән, ул вакытта әлеге хатын пешергән әйбернең тозлы-тозсыз яки баллы-балсыз булып пешкәнен белер өчен, аны йотмау шарты белән авызга алырга мөмкин.

Үз-үзенең ныклыгына ышанмаган ураза иясенең хатынын үбүе һәм назлавы мәкруһтыр. Ура­залы кеше хуш исле чәчәк­ләрне иснәсә, сөрмә тартса, мыек кремы (мае) кулланса, мәкруһ түгел.

Шәригать сәяхәтчеләргә, йөк­ле хатыннарга, бала имезүче хатыннарга, авыруларга ураза тотмаска рөхсәт итә. Ләкин аларга да башка вакытта көнгә-көн ураза тотуны бурыч итеп куя. Картлар, карчыклар, физик яктан хәлсез­лән­гән кешеләр, авыр физик хезмәттә эшләүчеләр, ураза тотмаган көннәре өчен, Аллаһтан кичерү сорап, бер ярлыны ашата ала.

Ураза нияте

Кояш чыгарга 2 сәгать кала сәхәр ашап бетереп, фарыз уразаны тоту өчен ният әйтелә:
“Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләһи Тәгалә. Әмиин”.
“Аллаһ Тәгалә өчен ихласлык белән, таң вакытыннан башлап кояш батканчыга тикле Рамазан уразасын тотарга ният кылдым.
Кояш баеп, чираттагы көннең уразасы тәмамлангач, бер чеметем тоз яки бер йотым су, шулай ук хөрмә кебек татлы җимешләр белән ифтар кылу, ягъни авыз ачу – сөннәттер.

Авыз ачканнан соң укый торган дога:

“Әллаһүммә ләкә сумтү вә галә бикә әәмәңтү вә галәйкә тәүәккәлтү вә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү вә мәә әххәртү”.

“Аллаһым, шушы уразамны Синең өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм мин Сиңа тәвәккәл иттем. Синең ризалыгың белән авыз ачам. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка”.


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 83 |
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»