поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
15.06.2015 Мәгариф

Инша китап укырга өйрәтми

Апрель ахырында Россиянең Иҗтимагый палатасында мәктәпләргә кертелгән йомгак­лау иншасының нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Чыгарылыш сыйныф укучылары болай да рус теленнән БДИ кысаларында инша язалар һәм, имтихан шартлары кырысландырылгач, укучы, телиме-те­ләмиме, аны мөстәкыйль язарга мәҗбүр булачак иде.

Имтиханның “С” өлеше баланың ни дәрәҗәдә грамоталы яза белүен, фикерләрен формалаштыра һәм дәлилли алуын күрсәтә. Шуңа күрә өстәмә аттестация чарасы кертү – кирәксез бер нәрсә ул. Моны Иҗтимагый пала­таның Фәнне һәм мәгарифне үс­терү комиссиясе әгъзасы Роман Дощинский да билгеләп: “Өстәмә аттестацион процедура буларак, йомгаклау  иншасы кертү җәм­гыять тарафыннан төрлечә кабул ителде, ә хәзер без аның нәти­җәләрен бәяләүдә дә аңла­шылмаучылык күрәбез”, – диде.

Сөйләшүгә чакырылган рус теле укытучылары иншага әзерләүнең методологик ба­засының формалаштырылмаган, бәяләү күрсәт­кечләренең исә артык йомшак булуыннан зарландылар. “Укытучылар укучыны ат­тестациягә ничек әзерләргә кирәклеген, ә иң мөһиме, аның ничек булырга тиешлеген аңлап бетермиләр. Бу билгесезлек болай да аттестацион процедураларның күплегеннән интеккән укучыларга да күчә”, – диде академик Марьяна Безруких.

Фикер алышуга җыелучылар, һәр сүздә хата җибәрсә дә, укучының сынауны уза алуыннан зарланыштылар. Минемчә, бу йомгаклау иншасының бердәнбер өстен ягы – ул укучыга каушамыйча үз фикерен әйтергә мөмкинлек бирә. Югыйсә элегрәк бездә шулай иде: чыгарылыш имтиханында ки­мендә 4-7 биттән торырга тиешле инша “5ле”гә бәяләрлек булсын өчен, укучы аны бер хатасыз язып тапшырырга тиеш иде. Теманың көтелмәгәндә игълан ителүен, вакытның бик кысан булуын һәм эмоциональ халәтнең бик киеренке икәнен искә алсак, иҗади эшне үзенчәлекле һәм хатасыз итеп эшләп тапшыру мөмкин түгел икәнлеге аңлашыла. Шуңа күрә имтиханның бу төре укучыларның укытучы ярдәме белән тоталь рәвештә күчерүләреннән тора иде.

Медаль алырга өметләнгән укучыларга ярдәм өчен укыту­чыларның махсус бригадасы әзер торды, тема игълан ителүгә, алар китапханәгә чаптылар, “медалист” өчен те­геннән-моннан йолкып темага туры  китерелгән иншаны әвәлә­деләр. Район мәгариф бү­легендә иншаларны тикшерергә җыелган имтихан комиссиясе икенче көнне күрә: медальгә дәгъва кылу­чыларның иншалары игезәк туганнар кебек бер-берсен кабатлый, чөнки бер үк чыганаклардан күче­релгән. Эчтә­леккә игътибар итеп тормыйсың инде шуннан соң, бөтен көч язма эштәге хаталарны лезвие белән кырып төзәтүгә сарыф ителә.

Мондый матавык совет мәктәбендә дистә еллар буе дәвам итте, аны яңа Россия мәгарифе дә эстафета итеп алды һәм шундый озын күз буяучылык марафоныннан соң иншага ничек әзерләргә кирәклеген, аның ничек булырга тиешлеген берәү дә белми. Ни­кадәр генә яманласак та, БДИның “С” өлешендәге инша – үзенең күләме, формасы белән дә уку­чының белемен, сәләтен тик­шерүнең иң оптималь ысулы иде. Бөтен бәла шунда гына: уку­чыларның зур күпчелеге диярлек “С” өлешен башкара алмыйлар. Әмма куркыныч юк, бәяләү күрсәткечләре шулай куелган: син язгансың икән, эшең бер тиенгә яраксыз булса да, күпмедер балл туплыйсың. Бу исә мәктәптән котылып чыгарга җитә.

Йомгаклау иншасын керткән­дә, чиновникларда шундый өмет тә бар иде: укучылар иншаны язар өчен матур әдәбиятны укырга мәҗбүр булмаслармы? Монысы да кысыр өмет, чөнки һәркем белә: әдәби әсәр турында фикер әйтү өчен бу очракта аны уку мәҗбүри түгел. Иншаны уңышлы язу өчен теоретик  әдәбият белән танышу да җитә. Хәзер инде Интернетта ин­шаларның әзер калыплары җитәр­лек, укучыларның яхшы әзер­ләнгәннәре шулардан файдалана.


Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 81 | 11.06.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»