поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
12.05.2009 Җәмгыять

"КАЗАН УТЛАРЫ"НДА - "АК ҖИЛКӘН"

"Казан утлары" журналында "Ак җилкән" яшьләр рубрикасы чыгып килә. Сәләтле егетләр-кызлар, үз иҗатыгызны "Ак җилкән"нән башлагыз!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Бу шигырьне язучы кыз мин булам – Алсу Нургатина. Аксубай районының Иске Ибрай авылында яшәп ятмыш. 9 А сыйныфында укыйм. Китаплар укырга бик тә яратам. Хыялым – журналист булу.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

* * *

 

КУЕН ДӘФТӘРЕНӘ

 

Мәхәббәттә сагыш сөенеч белән гел янәшә була.

Үсмер егетләр юньсез киңәшләрне яратып тыңлый.

Публий

 

Бушлай килгән нәрсә кайчакта аеруча кыйммәткә төшә.

А. Эйнштейн

 

Мәхәббәттән курку – тормыштан курку. Тормыштан курыккан кеше исә – 3/4 кә үле кеше ул.

Б. Рассель

 

Дустыңны мактаганда үзеңне мактыйсың.

Дуслары булган кешенең дусты юк.

Фукидид

 

Үткәндә матур мәхәббәте булмаган кеше – кызганыч. Ләкин шундый мәхәббәте булып та саклый алмаган кешеләргә караганда аңа биниһая җиңел. Чөнки ул мәхәббәтнең татлыдан татлы кичерешләрен белми, чөнки ул мәхәббәтнең тетрәткеч бәхетеннән гафил.

Ш.Хөсәенов

 

* * *

ХАТ

 

Исәнме, “Ак җилкән”!

Синең чыкканыңны көтә-көтә, әбием әйтмешли, көтек булдым инде... Журнал килә, әти дә, әни дә рәхәтләнеп укыйлар, мин көткән нәрсә генә һаман юк та юк.

Мин маҗаралар яратам, ләкин алар хәзерге сериаллардагы кебек булмасын, күңелгә-җанга да нәрсәдер бирсен, мине каядыр дәшсен иде. Әллә үзем уйлап чыгарып язасы инде.

Тормышым матур да кебек, ләкин чын тормышым әле башланмаган да бугай. Менә иртәгә яки берсекөнгә нидер булыр да, мин дүрткә-бишкә укучы “тәртипле” Лилиядән чын Лилиягә әйләнермен кебек.

Әти дә, әни дә, абый да (ул миннән 12 яшькә олы!) мине гел бәләкәйсетәләр, алар өчен мин һаман да шул бакчага йөргән Лилия бугай әле.

Абыйның китаплары арасында Жюль Вернның “Капитан Грант балалары”н күреп алдым да, укып бетергәнемне сизми дә калдым. Сизми калдым дип, өч көн рәттән укыдым инде мин аны. Дәресләрне дә юньләп әзерли алмадым, математичка белән химичка “өчле” куйдылар.

Мин үзем дә хыялда каядыр сәяхәткә чыгып китәм. Китәм дип, китәргә телим, ләкин хыялда гына да тәмам чыгып китә алганым юк әле, чөнки кемнәр белән чыгасымны белмим. Безнең класс кызлары белән юлга чыгарлык түгел, аларга бөтенләй башка нәрсәләр кирәк шул, ә малайлар...

Берсе белән хәтта Антарктидага да барыр идем мин, бернинди салкынын да тоймас идем. Ләкин ул да шул компьютерына кадалып утырудан башканы белми.

Әллә ниләр язардай булып тотынган идем дә, берни дә яза алмадым!

Әллә нинди генә бер кыз инде мин шунда, соңгы вакытта үземне үзем дә аңлап бетермим әле... Кая барып чыгар инде бу Лилия дигән кызый!

 

Лилия М.

Чаллы кызы.

 

«Ак җилкән»гә хат язу өчен адрес:

420066, Казан, Декабристлар ур., 2, «Казан утлары», «Ак җилкән».


---
Казан утлары
№ 5 | май 2009
Казан утлары печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»