13.06.2015 Милләт
Су татарлары, чүл татарлары...
Бу көннәрдә Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, ягъни ТӘҺСИ 75 еллыгын билгеләп үтә. Шул уңайдан институт директоры Ким Миңнуллинга, юбилей – кылган эш-хезмәтләргә йомгак ясау ул, нәтиҗәләр куандырамы, кебек сораулар белән мөрәҗәгать иттек. Ул аларга бәйнә-бәйнә җавап бирде.
– Чыннан да, узган елның октябреннән башлап юбилейга бәйле чаралар уздырабыз. Ел ахырында сәнгать юнәлешендә халыкара зур конференция үткәрдек. Февраль аенда ел йомгакларына багышлап, өч көнлек гыйльми җыелыш оештырдык. Анда яңа татар әдәбияты тарихын тәкъдим итү булды. Күңелебез теләгәнчә диярлек барып чыкты. Юбилей бит ул бәйрәм итү генә түгел, яңа ниятләр, эш проектлары барлыкка килә, кадрлар мөмкинлеген дә шушында тоя башлыйбыз.
– Кадрлар дигәч, кыскартулар искә төште. Ул сезгә зур зыян салдымы?
– Ул ике этапка сузылды. Беренчесендә, 2013 елда егерме процентка кыскардык. Узган ел үзәкләшү хисабына (бу нигездә техник хезмәткәрләргә кагыла) тагын бераз кыскарту булды. Гомуми планда утызлап берәмлек кыскарды. Тик аларның күпчелеге – фәнни хезмәткәрләр түгел, оештыру юнәлешендә эшләүчеләр. Шөкер, хөкүмәтебез ярдәмендә әйбәт сканер алдык, махсус программа ясаттык. Дөрес, башлаган цифрлаштыру эше әлегә үзебез теләгәнчә, күз алдыбызга китергәнчә бармый. Бераз көйлисе, чарлыйсы әйберләре бар. Әлегә башлангыч этабында гына дисәм дә буладыр.
– Үз заманында, милек бүлешкәндә ТӘҺСИ бинасы мәскәүлеләр карамагында калган иде. Һаман да Мәскәүгә аренда акчасы түләп торасызмы?
– Хәлебез үзгәрмәде. 1946 елдан бирле бу бинада төрле институт яшәп килде. Физиклар, механиклар, биологлар... Бездән кала барысы да – Россия Фәннәр академиясенең Казан үзәгенә карый торган институтлар. Без элек-электән Татарстанга карыйбыз. Милек бүлешкәндә ничектер йоклап калганнар дип әйтимме инде... Менә 2006 елдан коммуналь хезмәтләр, аренда өчен, базар шартларыннан чыгып, хөкүмәтебез түләп тора. Ялгышмасам, елына өч миллионнан артык сумга төшә бу.
– Юбилей көннәрендә институт Гаяз Исхакый әсәрләренең 15 томлыгы, Рифкать Әхмәтьяновның ике томлык “Татар теленең этимологик сүзлеге” чыгуны билгеләп үтте. Тәкъдим итү тантанасында берәүләр Исхакыйның 20-25 томлыгын, икенчеләр 30-35 томлыгын нәшер итәргә була дип белдерде. Әдипнең мәгълүм булып та табылмаган шул хәтле хезмәте бармыни? Рифкать ага да, хезмәтемнең өчтән бере генә әле бу, аны тагын да зурайтып, алты томлык итеп бастырырга мөмкин, дип чыгыш ясады. Сез нәрсә әйтерсез?
– 15 томлыкның чыгуы – зур хезмәт инде ул. Дөрес, академик басма дибез икән, әсәрләренең вариантлары да булырга мөмкин. Билгеле, эзләүне дәвам иттерсәң, публицистик язмалары, хатлары әле табылыр. Берничә әдәби әсәр дә килеп чыгуы бар. Шулай да 30-35 том ук җыелмастыр.
Инде сүзлеккә килгәндә, бу – бик зур эш. Рифкать абый белән бергәләп институт татар фәненә, җәмәгатьчелеккә зур бүләк әзерли алды. Дөресен әйтим: ул иганәчене үзе эзләп тапты. Бастыру чыгымнарын милли җанлы баебыз Камил Әбләзов һәм аның фикердәшләре үз өстенә алды. Бу сүзлекне, чынлап та, алга таба да киңәйтеп эшләргә була.
Ирандагы Шәһри Татар бистәсе татарлары Өре Ахун Җурҗани белән Уразмөхәммәт Мәгъфури әл-Бәйрәкәви (уңда) бик кунакчыл кешеләр булып истә калган
– Институтның саллы эшләреннән янә нинди хезмәтләрне атап китәргә мөмкин?
– Тукайның алты томлык академик басмасын эшләп, нәшриятка тапшырдык. Аның ике томы чыккан иде инде. Тукайның 130 еллыгына ул дөнья күрергә тиеш. 130 еллыкка “Тукай энциклопедиясе” дә дөнья күрер дип өметләнәбез. Без аны тәмамлау этабында. Быел алты томлык аңлатмалы сүзлек дөнья күрә башлаячак. Соңгы елларда бүлек шушы эш белән мәшгуль булды. Зур хезмәтләрдән Фатих ага Урманчеевның өч томнан торган “Татар теленең мифологик сүзлеге”н атарга була. Бер томлык “Зур диалектологик сүзлек” тә – күркәм казанышыбыз. Ике томлык “Татарча-урысча сүзлек” тә шул исәптә... Саный китсәң, хезмәткәрләребез катнашында ел саен кырыклап хезмәт нәшер ителә.
– Заманында татар әлифбасына үзгәрешләр кертеп, каты к, каты г, w авазларын белдерүче хәрефләр өстәмәкче идек. Әмма латиницага күчәбез дип, бу ниятләр онытылды. Яңалифкә дә күчмәдек, реформалау нияте дә барып чыкмады. Реформалау ниятен кабыргасы белән куярга җыенмыйсызмы?
– Чыннан да, бу мәсьәлә шактыйдан хәл ителмичә килә. Хәзер без орфография кагыйдәләрен алфавитка бәйләмичә генә күпмедер күләмдә чарлый алабыз. Икенчедән, сез әйткән үзгәрешләрне кертеп, алфавитны үзгәртеп, тагын да ныграк камилләштерергә мөмкин. Беренчесен татар дөньясына әллә ни кыенлыклар китермичә генә башкарып була. Икенчесе – шактый зур реформа сорый торган нәрсә. Монысы инде – сәяси ихтыяр сорый торган адым, галимнәргә генә бәйле түгел.
– Сәяси ихтыяр булсын өчен дә әүвәл бит өстәгеләргә галимнәр тәкъдим итәргә тиеш.
– Тәкъдимнәр булмады түгел. Өч-дүрт ел элек, әлеге хәрефләрне дә өстәп, орфография кагыйдәләре дә эшләнгән иде. Бүгенге вәзгыятьтә мондый эшкә сәяси әзерлек булу, тәвәккәллек, эзлеклелек тә кирәк. Шунысы да бар бит әле: бу адым латин язуыннан баш тарту, кириллицаны камилләштерүгә генә ризалашабыз дип аңлашылырга мөмкин. Менә бит бездә бөтен нәрсә сәясиләшә.
– Тел, әдәбият белән шөгыльләнгәч, сез дәреслекләр язу белән шөгыльләнергә тиеш сыман. Әллә мин ялгышаммы?
– Татар теле, әдәбияты буенча дәреслекләр әзерләүнең бездә зур традициясе бар. Мәктәпләргә кадрлар әзерләүче оешма-учреждениеләр бу эш белән күптәннән шөгыльләнеп килде. Болар – КДУның татар бүлеге, пединститутның үзендә татар теле, әдәбияты кафедралары. Әле мөстәкыйль Милли мәгариф институты бар иде. Россиянең барлык төбәкләрендә дә бар иде андыйлар. Алар туплап, координацияләп, дәреслек язу белән шөгыльләнүчеләрнең барысын барлап, юнәлеш биреп торды. Үзгәртеп корулар башлангач, әлеге институт бетерелде. Безнең институт мәктәпләр белән турыдан-туры эшләмәсә дә, дәреслекләр әзерләүдә, язуда катнашып килде. Бүген Фәридә Хәсәнова, Диләрия Абдуллина катнаша, Мирфатих Зәкиев тә бу юнәлештә эшчәнлеген дәвам итә. Институт белгечләре бер үк вакытта эксперт рәвешендә тикшерү, бәя бирү юнәлешендә дә эшли. Чынлап та, дәреслек язучылар шактый гына таркалган, аларны Мәгариф министрлыгының тиешле бүлеге булдыра, өлгерә алганча барлап, юнәлеш биреп тора.
Министрлыкта эшләп, дәреслек язучы һәр төркемнең эшчәнлеген күзәтеп бару шактый катлаулы, минемчә. Шуңа күрә без Мәгариф министрлыгына ТӘҺСИдә (бүлек буламы ул, бер лабораторияме) дәреслекләр язу белән шөгыльләнүчеләргә юнәлеш биреп торучы белгечләр төркеме оештырырга тәкъдим иттек. 6-7 кешедән торган әлеге төркем дәреслек язу яки моны эшләүче төркемне формалаштыру белән шөгыльләнер, турыдан-туры министрлыкның тиешле бүлеге белән бергәләп, кирәк тапсалар, буйсынып та эшләр; министрлыкның ярдәмче һәм фәнни-теоретик бер структурасы булыр иде. Һөнәри дәрәҗәдә бу эш белән шөгыльләнүче, министрлык вәкилләре белән бергә семинар-конференцияләр уздыручы дәреслекләр яздыру үзәге дип күз алдына китерәм мин аны. Министрлыкта бүген дәреслек язучы һәр төркем белән аерым эшлиләр. Әлегә аннан тәгаен җавап юк.
– Гыйльми экспедицияләргә ел саен чыга аласызмы? Актанышка караганда Иранга бару катлаулырактыр инде?
– Экспедиция оештыру мәсьәләсен соңгы елларда шактый югары дәрәҗәгә җиткердек. Менә 6-7 ел максатчан, планлы рәвештә ел саен ТӘҺСИнең үз транспортында Татарстанның бер районына һәм чит төбәккә чыкмый калмыйбыз. Соңгы елларда без аны комплекслы итеп оештырабыз: фольклорчы, археограф, тел, музыка белгечләрен кертеп, ун-унике көнгә җибәрәбез. Әйтик, үзебезнекеләрдән Актаныш, Мамадыш, Чүпрәле, Кукмарада булдык. Читтәгеләрдән Удмуртия, Пенза, Курган, Мари Иле, Әстерхан якларын гизеп кайттык. Өйрәнү-тикшерү нәтиҗәләрен китап итеп чыгармый калмыйбыз. Узган елны тиңдәшлекне өйрәнү программасы буенча хөкүмәттән махсус акча бүлеп бирелеп, Омск һәм Самара өлкәләрендә булып кайттык. Быел Томск һәм Оренбург өлкәсе планлаштырылган.
2013 елның ахырында Иранга сәфәр кылдык. Анда татар авыллары булуын ишеткән бар иде. Тәгаен алганда, без Иранның Төрекмәнстан белән чик буендагы Гөлстан провинциясенә бардык. Бүген анда татарча сөйләшеп, аңлашып була торган кешеләр сирәк. Чөнки берничә мәртәбә һәм шактый күптән күчкәннәр. Әйтик, Алтын Урда чорында ук күчкәннәр бар, диләр. XVIII гасыр башында, Петр Беренченең Персия походлары вакытында ук калган милләттәшләребез бар дип тә сөйләделәр. XIX-XX гасыр башларында Азия, Төрекмәнстан аша килеп чыккан төркемнәр булуын белдек. Каспий диңгезе яры буенда татарлар яшәгән төбәкләр – Чабаклы, Алтын Тәпә кебек авыллар бар. Төрекмәнстан ягына карата үзләрен су һәм чүл татарлары дип бүләләр.
Ничек килеп чыгу тарихын аңлата алмасалар да, татар сүзен, атамасын беләләр. Шунысы кызык: төрекмәннәр белән дә, иранлылар белән дә кушылмаганнар, авыллары-авыллары белән аерым урнашканнар. Әлеге Гөлстан провинциясендә фарсыларга караганда төрекмәннәр күбрәк яши. Шуңа күрә телләренә төрекмән теле шактый нык тәэсир ясаганы сизелә. Ирандагы төрекмәннәрнең үзәге бу.
Без анда XX гасыр башында барып урнашкан татар кешеләрен таптык. Кече Көмеш Тәпә, Олы Көмеш Тәпә, Хуҗа Нәфес, Кара Киле, Татар Гулия, Татар Сүфлә, Карасу, Аккамыш кебек уннан артык авыл бар. Дөрес, болар төрекмән ягыннан кергән исемнәр дә булырга мөмкин. Әмма алар төрекмәннәр белән кушылмаган. Шәһри Татар бистәсендә шактый күп татар яши. Менә без шунда Уразмөхәммәт Мәгъфури әл-Бәйрәкәви дигән кеше белән таныштык. Аның бер бабасы Р. Фәхретдиннең “Асарь” әсәрендә телгә алынган Бәйрәкәвигә туры килә. Аның энесе белән дә күрештек. Болар белән аңлашып була. Әле алар очрашуга заманында Казанда чыккан китапларны да алып килгән иде.