поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
11.06.2015 Җәмгыять

Нәҗибә Сафина: Ирләрдә юкмы әллә?

Телефон чылтырый. “Башкортстан. Дүртөйле районы, Йосып авылы”, – ди чылтыратучы ир-ат тавышы һәм сәлам дә биреп тормый, кызып-кызып сөйләргә дә тотына:

– Кара әле, “Татарстан яшьләре”ндә чыккан “Песи кайгысымыни монда?”дигән язмаңны укыдым да, бик нык ачуым чыкты әле. Әллә хатын-кызда гына дисеңме ул зарны? Үзең әледән-әле “Ил язмышы ирләр иңендә” дип, кабатлап торасың, әллә ир-атның да җаны ярылырдай хәлгә җиткәнен тоймыйсыңмы?

– Ник алай дисең?– дип сорыйм, инде тавышыннан Казанда яшәүче якташым Радик әфәндене танып алып.

Чыннан да, җаны ярылыр хәлгә җиткән икән, тезә генә бу:

– Әллә галимнәр милли университет ачылуын теләмиләрме? Әллә милли мәгариф системасын Мәскәүгә бүләк итеп, татар баласын туган теленнән мәхрүм итәргә теләгән иделәрме алар? Әллә Казан, республика мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укытабыз дип, соң чиккәчә җаннарын сыккан укытучыларның Дәүләт Советына мөрәҗәгатьәре әллә кайчан, әллә ничә кат өлгереп коелмаган дисеңме?

Ә балалар бакчалары? Алар күптән инде туган телне бетерү урынына әверелдерелгәннәр.

Күп акча алучылар Мәскәү акчасын алабыз дип уйлыйлар ахры.Татарстан акчасын Мәскәү аша әйләндереп кенә китереп алдаганнарын да аңламаган бәндәләр милләт кадәр милләт киләчәген хәл итә аламыни?

Юк инде, чи ит кабынып кына китми, яна торгач, күпләребез пешеп үк чыкты шикелле. Эндәшми бит милләттәшләр, эндәшми...

Татар матбугаты исәпкә – бар, санга – юк. Ипләп-сипләп, итләп-читләп кенә язганны да чыгара алмыйлар.

– Ай-һай, – дип сүзгә катнашмакчы булам.

Кая ул! Сыер дуласа аттан яман була диләр хатын-кыз турында. Ә ат дуласа, менә ничек була икән:сүз әйтергә дә ирек бирми.

– Әле күптән түгел Г.Камал театры артистлары белән татар спектакльләрен русча репетиция ярдәмендә әзерләүләрен ишетеп, бик сәер халәткә кергән идем: татарны нинди кубызга теләсәң, шундый кубызга биетеп, башын җирдән дә түбән идертеп була микәнни?

Әйтсәң – сүз, төртсәң – күз инде. Ике теллелек дигәннәре дә Конституциягә язылган, кирәкмәгән җиргә ягылган инде. Бер генә оешмада да эш ике телдә алып барылмый бит. Әле мәчетләрдә дин сабаклары да рус телендә алып барыла. Тукайның төшенә керсә, кабереннән кире кайтыр иде, билләһи...

Ә саф татар авылларында татар мәктәпләренең юклыгын, балаларның мәктәпкә барган-кайтканда да русча сөйләшүләрен ишетсәләр. Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Риза Фәхертдиннәр, Муса Җәлил, Һади Такташлар, Хәсән Туфаннар нинди халәткә керер иде дә, нинди гамәлләр кылыр иде икән?

Татар язучылары телевидение экраныннан, татар китапларын алмыйлар дип, зар елыйлар. Ник алынмаганын аңларлыгыгыз да юкмыни соң сезнең?

Бар ул ирләрдә дә бар зар һәм зар гына да түгел...

–Аңладым, – дим.

–Аңласаң шул, “Татарстан яшьләре”н укучыларга минем йөрәк януларымны да җиткерә алмассыңмы? Валлаһи дип әйтәм, бихисап ир-атлар минем фикерләремә кушылачаклар.

Ярый, җиткереп карыйм әле. Ни диярләр, чынлап та ил язмышы – ирләр иңендәме икән?


Нәҗибә САФИНА
Татарстан яшьләре
№ 20 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»