поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
08.06.2015 Җәмгыять

ИSыМыS килдеме сиңа, күрше?

– ИSыМыS килдеме сиңа, күрше?

Хәбәре бик җитди ахрысы Сәхипҗамал әбинең, исәнлек-саулык сорашу юк – биек баскычтан мүкәләп менгәндә беренче сүзе шул булды.

– Нинди ИSыМыS ул тагын? – дип сорауга каршы сорау белән җавап бирде Хәйриҗамал әби, – күрмәдем-ишетмәдем, кара инде, кая киткән соң әле кесә телефоным?..

– Үләксә базына чакырганнар!

– Кая?

–Үләксә базына!

– ?!

– Тантаналы төстә үләксә базы ачалар икән. Авыл Сәвитенең Әсфәндияре иSыМыS җибәргән. Район башлыгы үзе килә ди, шуна да бөтен авыл халкын чакырган...

Вәт китте замана. ИSыМыS аша гына аралаша хәзер авыл халкы да! Ци-ви-ли-за-ция!!! Ниһаять, безгә дә килеп җитте ул нәрсә! Хәер, өйләргә су керткәннәренә бик күптән инде, газлы булганнарына да 10 гына ел түгел. Асфальтын да салдылар – 2 карчыгы калган 10 йортлы Балыкчы урамына хәтле. Сәхипҗамал-Хәйриҗамаллар кыз чакта, бер-бер хәбәр җиткерергә кирәк булса, авыл Сәвите йомышчылары бар иде. Аннан өйләргә радио керде, соңрак телефон тезеп чыктылар, инде менә хәзер һәрберсендә – кесә телефоны! Яшьрәкләр компьютер аша, скайп дигән нәрсәдән гына аралаша... Соң, Хәйриҗамал әби үзе дә калышмый әле алардан – читтәге балалары, оныклары белән атна саен шул әйбердән күреп сөйләшә бит. Ә замана балаларының кулында яки кесәсендә хәзер телефон гынамы – кесә компьютеры. Инде менә урамда барганда да шул айпадлары, смартфоннары, планшетлары – тагын әллә нәрсәкәйләре аша бер-берсен күреп гәпләшә, берсе Казанда, икенчесе Төркиядә булса да! Менә аларына инде Хәйриҗамал әби кебекләрнең башлары җитеп бетми! Цивилизация!

Тик... бөтен дөнья кешеләрен күреп сөйләшә алсалар да – тере кешеләре белән генә күрешергә мөмкинлеге бетеп бара авылның. Халык дигәч тә – бөтен авылына ничә бөртек кешесе калган икән инде – 600 йортка алтмышлап җыела микән?!

– Тантаналы төстә... үләксә базы ачалар, имеш, мыштым гына мәктәпне ябып!

– Монысы инде Хәйриҗамал әбинең килене Илсөяр сүзгә кушылды. Укытучы ул. Мәктәпне ябалар дигән ым-шым бар – шуңа үзен-үзе кая куярга белми йөри торган чагы!

– Анысы, кызым, балалар булмагач, ничек мәктәп булсын инде? – дип сүз катты Хәйриҗамал әби. – Үзегез дә бит 2 генә бөртек нарасый алып кайттыгыз. Үсеп тә җиттеләр, бер-бер артлы өйдән чыгып та киттеләр – төштә генә күргән кебек булдым үзләрен. Хет 3-4 кенә булсалар шунда – мин дә бер ялгызым утырмас идем бүген...

– Әй, әни, икесе дә бик җиткән хәзерге заманда, аларын үстереп тә җык чигәсең әле монда!

– Анысы, килен, без 7 нарасый үстердек бит әле – ач-ялангач та булмадык. Шөкер, барысы да таза-саулар. Авырга туры килсә дә – “җык чиктек” дип тә әйтә алмыйм. Һәрбер балам шатлык өстенә шатлык була торды.

– Ыһы-ыһы, шулай шул, әйе- әйе, нәкъ минем авыздан өзеп алдың инде, Хәйриҗамал! – дип, һәр сүзен җөпләп утырды Сәхипҗамал түти дә. – Ярый әле, синең малаең белән киленең үз яныңда. Миңа менә 7 баламның бер нарасыен да үз нигеземдә үчтелдәтеп сөеп үстерергә насыйп булмады. Үсә тордылар – чыгып китә тордылар. Төпчегемә хәтле, әнә, «очучы булам» диде дә, очып кына чыгып китеп барды...

Илсөяргә генә ошамады бу ике әбинең фикер сөреше дә, уй-фикерләре дә. Ялган булмастыр – беренче тапкыр дип әйтерлек – килен белән кайнана бер-берсенә чынлап торып үпкәләштеләр...

Ачтылар үләксә базын... Җыелган халык дигәннәре шул 5-6 бөртек карчык белән 2-3 бабай гына булса да – кызыл тасма кисеп, тантаналы төстә ачтылар. Авылдан 3 чакрым читтә, биек койма белән әйләндереп алынган ул баз – так ышту хайван үләте дигән нәрсә янамый хәзер авылга! Тик... үләттән башка гына юкка чыга авыл!

Икенче көнне район гәҗитендә Чәчәкле авылында үләксә базы ачылу һәм... мәктәп ябылу турындагы хәбәр янәшә басылып чыкты...

– Күршекәем, Хәйриҗамал дим, куаныч! Кайталар!

Кичә генә мүкәләгән баскычлардан Сәхипжамал әби ике атлап та бер сикереп, очып кына менде.

– Кайталар! Гөлназым кайта. Оныкларым белән! Ташкенттан! Бө-тен-ләй-гә!!!

– Бер-бер яман хәл булмагандыр бит... үзбәк киявең белән дим? – Хәйриҗамал әби курка калып, пышылдап кына бирде бу сорауны. Оҗмах җиреннән, кояшлы-нурлы, йөземле-өрекле Ташкенттан үзбәк кешесе ничек шушы бетеп барган авылга кайтсын инде бер дә юктан?

– Ташкент дигәч тә, бер кышлакта торалар бит алар, бездәге кебек үк авылда! Оҗмах җирләре булса да, елгалары кибеп бетеп бара ди – икология дигәннәре шул бит инде, шуңа да хәзер ул якларда яшәүләре бик үк җиңел түгел икән. Казандагы балаларың ук гел әйтеп тора бит инде үзеңә дә – ярты Казан шул үзбәк-таҗик кешеләре инде хәзер дип. Күрше Рәҗәп авылында урамы белән шул көньяк халкы ди бит инде. Бишәр-алтышар балалары белән күченеп килгәннәр. Шуңа да мәктәпләре гөрләп тора ди!

Сәхипҗамал әбинең шулкадәр эчкерсез самими куанганын гомердә күргәне юк иде Илсөярнең.

– Илсөяр кызым, ябылмый безнең мәктәп тә, Алла бирсә. Япсалар да ачабыз аны! 5 оныгым – үзләре ярты мәктәп бит!

...Тәки ачтылар мәктәпне. Кая барсыннар ачмыйча! Бер генә бала булса да, мәктәп бетмәскә тиеш авылда – законы шундый! Ә инде Сәхипҗамал әбинең оныкларына башлангыч мәктәп кенә дә җитми әле!

Бу хәтер дигәнең әйт инде – онытып та җибәрә язган – күрше Такталыда да «балалар җитми» дип мәктәпне япмакчы булалар дигән иде Гафиятулла кодасы.

...Хәйриҗамал әби «чылт» итеп кәмпитерның бер төймәсенә генә басты, «шалт» – стенадагы плазма мониторда кодасы белән кодагые чәй эчеп утыра! Әйтерең бармы, бер өстәл артында утырганнан ким түгел! Өстәлләрендә – оҗмах нигъмәтләре – барысы да бар. Тик... Хәйриҗамал әбинең үзендәге кебек – өстәл тирәли чабышып йөргән бала-чага гына күренми! Тынлык!

– Әссәламегаләйкем, кода-кодагый!

– Вәгаләйкемәссәлам, кодагый!

– Яңалык, кодалар! Сәхипҗамал әбиегезнең Ташкенттагы кызы кайта авылга, бөтенләйгә бит! 5 баласы белән. Илсөяребез янә мәктәптә! Сезнең Халидәгез дә таҗик кияү Илшат, әй лә, ялгыш, Дильшот белән 7 оныгыгызны җитәкләп кайтып керсәме Дүшәмбедән?! Япмаячаклар сездә дә мәктәпне!


Рифкать ХУҖИЕВ
Татарстан яшьләре
№ 20 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»