поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
08.06.2015 Җәмгыять

Балаларын караусыз калдырган ата-аналарга штраф салмакчылар

Бала хокукларын яклаучы омбудсмен Павел Астахов ваемсыз ата-аналарны акылга утыртмакчы. Балаларын караусыз калдыралар икән, андыйларга җәза булырга тиеш дигән фикердә ул. Тотарга да штраф салырга, ди. Штраф күләме – 5 мең сум тирәсе.

Шул рәвешле бюджетны да тулыландырмакчылар. 6 яшькәчә бала берүзе кала икән, ата-анасын жәлләмәскә – административ җәзага тартырга. Астахов сүзләренә караганда, тиздән барлык үзгәрешләр кертелгән текст инде әзер булачак. Административ хокук бозу турында кодекска үзгәрешләр кертүне РФ Хөкүмәте караячак. Ул хупласа, гамәлгә керә дигән сүз. Хокук яклаучылар, балалар караусыз калганда, аларның үлем очраклары арта, дип әйтә. Ә сез ничек уйлыйсыз: гамьсез ата-аналарга штраф салу дөресме, җәзалап, аларны акылга утыртып буламы?

Ринат БИКТИМЕРОВ, эшмәкәр:

– Файдасыз гамәл дип саныйм. Караусыз балалар кемнеке? Андыйлар, гадәттә, хә­мер белән шаяручыларныкы. Боларга инде бер-ике генә тапкыр янау булмаган, аларга штраф та салынган була, ата-ана хокукыннан мәхрүм ите­ләчәксез дип, кат-кат кисәтел­гәннәр. Аларны өстәмә җәза, штраф дип куркытсаң ни, әйтсәң ни?! Барыбер. Бу кодекска кертелгән үзгәреш­ләр кем башына төшәргә мөм­кин? Әйе, баласын онытып, аракы чөмереп гомерен уздыручылар аңлашыла. Тик баласын күз карасыдай саклаган ата-аналар да бер­никадәр вакытка игътибарын җуярга мөмкин. Була бит андый хәлләр, эш белән мавы­гасың, онытылып китәсең, борылып карасаң – бала юк. Исерек ананы шуның өчен атып үтерсәң дә, ул ни өчен атып үтергәннәрен аңла­мая­чак. Ә икенче анага, Аллам сакласын, баласы белән нидер була калса, ул аның гомерлек ярасы булып, үз-үзен җәза­лаячак. 5 мең сум штрафтан да куркыныч булачак анысы.

Алсу САБИРОВА, ике бала анасы:

– Штраф булсын ул, комачауламас. Әлбәттә, штраф тү­ләгән кешеләрнең бик сирәк­ләренең генә балаларга карата мөнәсәбәте үз­гәрер, әмма башкаларга да са­бак булыр. Үземнең дә шундый бер хәл булды. Олы кы­зыма – 5 яшь. Мин авырлы, ашыгыч рәвеш­тә хас­таханәгә китәсе бар, баланы калдырып китәргә туры ки­лә, ирем кайтып җитәргә тиеш. Менә шундый форс-ма­жор. Ә әтисе кайтмаган, бала курыккан, подъездга чыккан, үксеп беткән. Әлеге вакыйганы бала да хәтерли, мин дә бик авыр кичерәм. Гомерлек­кә психологик яра булып калды. Чит кешеләр күзлегеннән дә, үземнең фикерем дә шул: бу адымым – гамьсезлек. Шт­раф чәпә­сә­ләр, дөрес эшләр­ләр иде. Аек акыллы кешеләр аны адекват кабул итәчәк. Эч­кечеләр дә, штраф түләсә, ичмасам, бер көн булса да эч­мичә, балаларын карарлар иде. Әнә Көнбатыш ил­лә­рен­дә урамда балаңа кычкыр­дың исә, чит кеше күреп, шун­да ук полициягә хәбәр итә һәм ата-ана зур штраф түли.

Надия СӘФӘРГАЛИЕ­ВА, Әтнә районы, Олы Мәңгәр авылы:

– Юкны бушка аударып утыралар! Эш күрсәтү генә инде бу, андый үзгәрешләр кертү, законнар кабул итү күп хә­зер. Мәс­кәү­леләрнең юләр­­­­лекләренә исем дә китми башлады. Исерек гамьсез ана белән аек тормыш алып барган, әмма баласын бер­ничә минутка игътибарсыз кал­дырган ананы бер-бер­сен­нән ничек аерачаклар? Гамь­сезлекнең дәрә­җәсен ни­чек үлчәячәкләр? Нинди биз­мән белән эш итәрләр?

Фәнис ҖИҺАНША, Камал театры артисты:

– Төрле кешеләр була: аяк астына энҗе-мәрҗән сип – ул аңа игътибар итми, башкасына сабак урынына берәр гамәл кыл яки сүз әйт – ул аны гомерлеккә күңеленә сеңде­реп кала. Менә монда да шулай, кемдер аны исәпкә алачак, ә кемнеңдер исе дә кит­мәячәк. Әмма җәза уйлап тапканда аның критерийлары булырга тиеш. Ярый, менә 6 яшькәчә кадәрге бала урамда йөри икән, үзе караулы, пөх­тә, тәрбияле. Полиция аны кү­реп: “Син кем баласы? Күр­сәт!” – дип, игътибарын беразга гына җуйган ата-анасын эзләп китәчәк. Аларга шунда ук штраф салырлар. Ә хәмер­дән айнымаган ата-ананың баласын күреп, аларны юллау булырмы? Нинди акчадан штраф түләтерләр икән соң?



Ватаным Татарстан
№ 79 | 06.06.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»