|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.06.2015 Бәйрәм
Самар өлкәсенең иң зур татар авылында Сабан туе уздыҖәй башланып китте, димәк чиратта – ямьле Сабан туе бәйрәме чоры. Милли гореф-гадәтләребезнең асылыннан саналган бу бәйрәмне Татарстан чикләрендә генә түгел, ил, хәтта дөнья күләмендә дә бихисап милләттәшләребез билгеләп үтә. Узган ялларда Самар өлкәсендәге Гали авылында Сабан туе гөрләде. Самар өлкәсенең Похвистнево районында урнашкан әлеге авылның тарихы бик бай. Моннан дүрт гасыр ел элек Гали атлы кеше республикабызның Балык Бистәсе районы, Күгәрчен авылында туып, Самар өлкәсенә күченгән. Ул әлеге авылга нигез салучы, шунлыктан авыл исеме дә аңа атап кушылган. Авыл быел зур юбилеен – 405 еллыгын каршылый. Монда 2,5 мең чамасы кеше яши, күпчелеге – татарлар. Сабан туе бәйрәме дә татар милләте гореф-гадәтләренә туры китереп оештырыла: монда милли уеннарны һәм бәйрәм күрке булган көрәшне дә күрәсең.
Регина ШИҺАБЕТДИНОВА |
Иң күп укылган
|