поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 13 Май
  • Солтан Габәши (1891-1942) - композитор
  • Халидә Минһаҗева - журналист
  • Таһир Якупов (1946-1999) - җырчы
  • Миләүшә Таминдарова - мәдәният хезмәткәре
  • Җәүдәт Хөсәенов - көрәшче
  • Рөстәм Нәбиев - блогер
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
06.06.2015 Язмыш

Балалар әниләрен көтә

Розаның бу дөньяда юклыгына якыннары әле дә ышана алмый. Яңа гына 33 яшен тутырган, салкын тиюдән башка чирне белмәгән хатын кинәт кенә баш авыртуыннан зарлана да өч көн дигәндә бакыйлыкка китеп бара.

“Розабыз бик тыйнак, акыллы иде. Алар энем Марат белән соң гына таныштылар. Кияүгә чыкканда Розага 27 яшь иде. Яшь чакта үзен укуга багышлый. Егетләр белән йөрми. Күрәсең, насыйбын көт­кәндер. Ә энемә бер күрүдә гашыйк була, – дип сөйли Маратның апасы Фәридә. – Алар танышып озак йөр­мәделәр. Матур гына тормыш корып җибәрделәр. Шундый тыйнак, тәрбияле кызны килен иттек. Үз-үзен тотышы белән дә башкалардан аерылып тора иде ул. Бизәнергә дә яратмады. Кычкырып торган кием дә кимәде. Табигатьтән бирелгән матурлыгы бар иде аның. Бер-берләрен яратып, хөрмәт итеп яши башлады алар. Роза ирне ир итә белде. Ике якта әти-әнине хөрмәт итте. Ир туганнарына да якты йөз күрсәтте”.

Ир дә, хатын да тормышны яратучан, эш сөючән, тырыш булып чыга. Эшләгән акчаларын җыеп, фатир да алалар. Тиздән бәхетлә­рен тулыландырып, уллары Алмаз туа. Марат белән Роза бер-берсен аңлап яшиләр. “Хатыным мәгънәле кеше иде. Һәр нәрсәнең җаен белде. Башка киленнәр төсле түгел иде ул. Тик гомере генә булмады. Без хәтта үпкәләшә дә белми идек”, – дип сөйли Марат.

Иртә калдырып китәсен бел­гәнгәме, Марат хатыныннан бер – нәрсә дә кызганмый. Юкны да сәбәп итеп бүләк ясый. Әле улларына сеңел алып кайтырга да уйлыйлар. Дөньяларын түгәрәкләп, кызлары Самира туа. Атна ахырында Роза бик тә мунча керәсе килгәнен әйтә. Марат аны авылга кайтара да кире шәһәргә китә.

Роза исә мунчадан чыккач, башы авыртудан зарлана башлый. Кичке якта, гаиләсен алырга дип, Марат та кайтып җитә. Киткәндә Роза әти-әнисенә: “Сез безгә бик кирәк”, – дип әйтә. “Әллә үләсен сизеп, киләчәктә оныкларына әби-бабасының кирәк буласын әйтте микән? Әле бит өенә кайткач та, баш авыртуын онытып торып, җыештыра, ашарга пешерә башлый. Марат хәлен сорагач, бар да әйбәт,  дип җавап бирә”, – дип сөй­ли Фәридә. Хатынының соңгы көннәрен Марат та бүгенгедәй хәтерли. “Уянып китсәм, аяк очымда Роза басып тора. Үзе елмая, үзе­нең нидер әйтәсе килә. Улы­бызның туган көне турында икән сүзе. Ә аңа кадәр вакыт бар иде әле”, – дип искә ала ул. Тик әнисе улының туган көненә кадәр яши алмый. Аңын югалтып егылган хатынны хаста­ханәгә алып китәләр, тик аңа табиблар ярдәм итә алмый. “Баш мие эчендәге тамырлар шартлаган”, – дип диагноз куя алар.

Туганнан бирле әниләре яныннан китмәгән балалар бүген аны таптыра. Алмаз һаман әнисен көтә. Фотоларына карап: “Сагындым сине, тизрәк терелеп кайт”, – дип елый. Сабый күңеле кабердә ятучы әнисенең кайчан да булса терелеп чыгасына ышана. “Мин бит бала да карый белмим, – дип өзгәләнә әти­ләре. – Розасыз калгач, Җир йөзен­дә хатын-кызның нинди кадерле кеше икәненә тагын бер кат инандым. Барыбызга да җитми ул. Ә үткәннәрне кире кайтарып булмый. Бирешмәскә, алга карап яшәр­гә кирәк. Сабыйларым хакына. Аларны кеше итәсе, аякка бас­тырасы бар бит. Улым белән кызыма бар җылымны бирергә тырышам. Барысын да дөрес эшләсәм, Розам да риза булып ятар төсле”.


Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ 78 | 05.06.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»